Сарман балалар сәнгать мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман балалар сәнгать мәктәбе latin yazuında])
Сарман балалар сәнгать мәктәбе
Директоры:

Эльмира Ринат кызы Әскарова

Төре:

өстәмә белем бирү

Адресы:

423350 Татарстан байрагы Татарстан, Сарман районы, Сарман, Ленин ур., 31

Телефон:

+7(855)-592-52-54

Эл. почтасы:
Сайт:

Рәсми сайт

Телләр:

татар теле, рус теле

Сарман балалар сәнгать мәктәбе, Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе (рус. Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Сармановская детская школа искусств» имени Ильгама Шакирова) ― Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында 1965 елдан эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы сәнгатьнең күптөрле төрләре буенча балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе. Сәнгать мәктәбенең уку-укыту һәм иҗади эшчәнлеге балаларга музыкаль-эстетик тәрбия бирүгә юнәлтелгән [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарман балалар сәнгать мәктәбе янәшәсендә Илһам Шакиров бюсты

Сарман балалар сәнгать мәктәбе 1995 елда Сарман музыка һәм сәнгать мәктәбе базасында оештырыла. Сарман музыка мәктәбе 1965 елда нигезләнә. Скрипкачы Анатолий Павлович Шинко оештырган мәктәп эшчәнлеген 5 укучы белән ике катлы (асты таш, өсте агач) йортның тар гына бүлмәсендә башлап җибәрә. Соңрак музыка мәктәбен аскы каты клуб итеп файдаланылган әлеге бинаның өске катына күчерәләр. Аскы катка Тәлгать Хәбибуллин җитәкләгән рәсем сәнгате мәктәбе урнаша. Беркадәр вакыт мәктәп белән Мәҗит Зәйнуллин, Мәсгудә Шириязданова җитәкчелек итә. 1969 елда мәктәпкә җитәкче итеп Лениногорск музыка училищесын тәмамлаган Венера Гариф кызы Кәримова билгеләнә. Башлап Азалак авылында, соңрак районның башка авылларында музыка мәктәбенең филиаллары оештырыла. Баян һәм рәсем сәнгате бүлекләренә өстәп, тынлы уен кораллары, фортепиано, хореография бүлекләре ачыла.

Мәктәпнең беренче укытучылары — баянчы Изаил Габделхак улы Һадиуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган Вәсим Васил улы Әхмәтшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм сәнгать эшлеклесе; Бохара музыка училищесын тәмамлаган Рафис Яскәр улы Уразаев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Сәлимгәрәев, Фаиз Садыйков, Сөмәя һәм Заһир Фәхрисламовлар, Венера Хәкимова, Нурия Баһауова, Вәзирә Гайнемөхәммәтова, Алабуга мәдәни-агарту һәм Түбән Кама музыка училищеларын тәмамлаган Флүр Гайнемөхәммәтов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1981—1995 елларда Әлмәт музыка училищесын тәмамлап, яшь белгечләр Мөнир Гадиев (халык уен кораллары), Сабир Зарипов, Гөлнур Шәйдуллина (Һадиуллина, халык уен кораллары), Елена Зайцева, Рафис Миннәхмәтов, алар белән бер чорда Рәйсә Хәсәнҗанова (Фәртдинова, фортепиано), Раушания Шакирова, Азия Әкмалова, Дилә Юнысова, Лениногорск педагогика училищесын тәмамлаган Рәсиха Хәмидуллина (вокал, Татарстанның атказанган укытучысы), Равия Дәүләтшина (хореография), Җәмил Сәгъдиевлар эшкә килә.

1995 елда Сарман музыка мәктәбе рәсем сәнгате мәктәбе белән берләштерелә һәм Сәнгать мәктәбе статусы ала. Мәктәп белән җитәкчелек итү Алис Алмаз улы Мортазинга йөкләнә. Коллективка яшь белгечләр Әлфия Сәхабетдинова, Айдар Хәертдинов, Резедә Нәбиуллина (Хаҗиева), Розалия Шәрәфетдинова, Гөлшат Нургалиева, Эльмира Әскарова, Гөлназ Мортазина (Латыйпова) кушыла. Сарман сәнгать мәктәбенең үз чыгарылыш укучылары Әдилә Гатауллина, Лена Сәйфуллина, Гөлчәчәк Каюмова, Миләүшә Хәкимуллина, Лилия Абдулкәримова, Гөлнара Якупова (Мөхәммәтҗанова), уку йортларын тәмамлап, укытучылар сафына баса. Коллективка шулай ук Гүзәл Әһелтдинова, Альбина Зөлкарнәева, Регина Шәфигуллина (Сорокина), 2017 елдан укытучылар сафына мәктәпнең үз чыгарылыш укучылары Илгизә Бакиева, Рәзилә Әхмәтшина, уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Сәлимгәрәева кушыла.

2005 елда Сарман сәнгать мәктәбенең 312 урынга исәпләнгән, 224 урынлы концерт залы, 23 уку сыйныфы булган яңа бинасы сафка бастырыла [2]. Концерт залында районның күп кенә мәдәни чаралары, күренекле якташлар белән очрашулар уздырыла[3].

2019 елның 30 августында Сарман балалар сәнгать мәктәбенә җырчы, РСФСР халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров исеме бирелә. Балалар сәнгать мәктәбе янәшәсендә, Ленин урамына каратып, җырчының бюсты (авторы ― сынчы Фәнил Вәлиуллин) куелган[4] [5].

1965 елда 5 укучы белән эшли башлаган мәктәптә 2021 елда 6 яшьтән 17 яшькәчә 315 бала сәнгать-эстетик юнәлештәге өстәмә белем бирү программалары буенча белем ала:

  • музыка сәнгате
  • хореография сәнгате
  • сынлы сәнгать
  • декоратив-гамәли сәнгать.

Сарман сәнгать мәктәбе укучылары «Татар моңы», «Җырлы-моңлы балачак», «Сандугач сайрар илем», «Созвездие-Йолдызлык», «Туым җондызы», «Ватан» һ. б. конкурсларда катнаша. Мәсәлән, «Рамай» курайчылар ансамбле ― «Сандугач сайрар илем», «Чәкчәк» дуэты (җитәкчесе Расиха Хәмидуллина) ― «Сандугач сайрар илем», «Умырзая» бию коллективы (җитәкчесе Гөлшат Нургалиева) ― «Татарстан –туган йортыбыз» этномәдәни, XXI «Төрек дөньясы» халыкара фестивальләре лауреаты.

Сәнгать мәктәбе җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Анатолий Павлович Шинко (музыка мәктәбе җитәкчесе)
  • Тәлгать Хәбибуллин (рәсем сәнгате мәктәбе җитәкчесе)
  • Мәҗит Зәйнуллин
  • Мәсгудә Шириазданова
  • 1969―1996 ― Венера Гариф кызы Кәримова
  • 1996―2012 ― Алис Алмаз улы Мортазин
  • 2012―2017 ― Илһам Бәкер улы Шакиров[6]
  • 2017―х. в. ― Эльмира Ринат кызы Әскарова

Сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сарманово (Сарман). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 504. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]