Сарман мәгарифе тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман мәгарифе тарихы latin yazuında])
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Сарман районы мәгариф үсеше тарихы, һичшиксез, кызыклы һәм гыйбрәтле. Белем бирү агартуда данлы эшләр, исемнәр һәм вакыйгалар булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1552 нче елда Явыз Иван Казанны басып алганнан соң, башка җинаятьләре белән бер рәттән, татар халкының рухи нигезен барлыкка китерүче мәчет һәм мәдрәсәләрне дә юкка чыгарта.

Сарман җирлегендә мәгърифәткә яңадан үсә башлауга XVIII гасыр азакларында мөмкинлек туа. Екатерина II (Әби патша)нең рөхсәте белән мәчетләр яңадан торгызыла, алар каршында мәдрәсәләр ачыла. Ләкин аннан соңгы патшалар заманында мәгърифәткә, мәдәнияткә игътибар бөтенләй бетә диярлек.

Беренче мәктәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905-1907 нче елгы буржуаз революция татар халкына да күпмедер дәрәҗәдә ирек һәм мөмкинлекләр бирми калмады. Беренче театрлар, татар телендә газета-журналлар барлыкка килә:мәдәният, мәгърифәт өлкәсендә алга китү сизелә. Карамалы, Сарман волостьларына кергән авылларда мәктәпләр ачыла башлый. Петровка б/к да(1905), Ләкедә(1905), Петровка-заводта(1910), Александровкада (1914) мәктәпләр ачыла. Күренгәнчә, бу авылларда христиан динендәге балаларны чукындыруның бер чарасы дип караганнар, һәм бу фикерләрдә күпмедер дәрәҗәдә дөреслек тә булган. Өч сыйныфлы югарыда саналган мәктәпләрдә бер үк бинада укытучылар өчен 2-3 бүлмәле фатирлар да төзелгән.

1918 нче елда 7 беренче баскыч мәктәп оеша, аларда дин нигезләре укытыла һәм укырга өйрәтелә.

1925 нче елда район территориясендә мәктәпләр саны 15 кә , 1930 нчы елда 20 гә җитә. Мәктәпләр саны арту Совет дәүләте сәясәтенә кагыла. Рус булмаган халыкларның үз телләрендә уку мөмкинлекләре  барлыкка килә.

Алфавит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 нче елга кадәр укулар гарәп алфавиты нигезендә алып барыла. Ә 1928 нче елда ,,Яңалиф”латин графикасы кертелә. Татар һәм башка милләтләрнең меңәр  еллык тарихы искелек калдыгы дип игълан  ителә. Алфавит ны үзгәртү тарихны оныттыруның иң эффектлы юлы  була. Ә яңадан 10-11 елдан алфавит тагын үзгәртелә. Нәтиҗәдә, элек укый-яза белгән, хәтта үзләре мөгаллим-мөгаллимә вазифаларын башкарганнар да, укый-яза белмәүчеләр рәтенә кертелеп, һәр кичне укырга һәм язарга тиеш булалар. Ә  өйдә гарәп алфавиты белән язылган китапларны, бигрәк тә Коръәнне саклаучылар  социализмның сәяси дошманнарына тигезләнәләр. Нәтиҗәдә, бик күп китаплар юкка чыга.

Сарман авылында мәктәп ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 нче елның декабрендә Сарманда беренче баскыч мәктәп ачыла. Аны оештыручы Айдашев Фатыйх, ә мөгаллимнәр Газдал Хаҗый улы һәм Гыймазетдин Борһановлар була. Дин  дәресләре белән бергә фән нигезләре дә бирелә башлый. Ә мәктәп итеп Миргасим мулланың бәрәннәр сарае файдаланыла. Башта  укырга гына өйрәтсәләр, аннан язарга  өйрәтергә дә күчәләр.

  1920 нче елда Совет дәүләте тарафыннан Сарман авылында дәүләт башлангыч мәктәбе ачыла. Бу 3 бүлмәле кечкенә генә бинага урнаша. Үзенең исемен дә язарга  өйрәнә алмыйча, белемнең барлык төрләреннән мәхрүм калган агайлар үзләренең балаларын ,җитәкләп ,мәктәпкә китерәләр. Башлангыч мәктәптә парталар арасында 13-14 яшьлек малайлар һәм кызлар утыралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]