Сарман районы
|
|||
Ил | |||
---|---|---|---|
Статус | |||
Җөмһүрият | |||
Административ үзәк | |||
Нигезләү датасы | |||
Район башлыгы | |||
Халык саны (2010) |
36 681 кеше |
||
Мәйдан |
1 385 км² |
||
Сәгать поясы |
MSK (UTC+3) |
||
Автомобиль номерлар коды |
16, 116 |
||
http://sarmanovo.tatar.ru/ | |||
Сарма́н районы — Татарстан Республикасының муниципаль районы. Административ үзәге — Сарман авылы.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төньякта район Тукай районы белән, көнчыгышта Азнакай һәм Мөслим районнары, көньякта Әлмәт районы, көнбатышта исә Зәй районы белән чиктәш. Сарман районы мәйданы 1385,2 км² тәшкил итә.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1920 елга кадәр Сарман районы җирләре Уфа губернасы Минзәлә өязенә кергән иде. 1920 елда исә уезд ТАССР составына керде. Сарман районы 1930 елның 10 августында оешкан.
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кеше саны - 37 мең, шуларның 39,3% шәһәрнеке (Җәлил штб). Ир-атлар — 46,4 %, хатын-кызлар –53,6 %.
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|
40 128 | 39 919 | 39 256 | 32 258 | 37 475 | 36 681 |
Районда 19 сельсовет, 72 торак пункт бар.
Туучылар саны – 13,6 %, үлүчеләр саны – 12,8 %,
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милләт | 1970[8] | 1979[8] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 91,1% | 90,9% | 90,4% | 90,6% | 90,8% |
руслар | 7,9% | 8,0% | 8,3% | 7,5% | 7,8% |
Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нияз Акмал — татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан).
- Роберт Андреев — композитор, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- Кашшафетдин әс-Сөлеки — татар шагыйре, казакъ акыны.
- Валерий Әхмәтшин (1941), композитор, музыка педагогы.
- Вәсим Әхмәтшин (1951), композитор, музыка педагогы. В. Әхмәтшинның энесе.
- Марат Бибишев, архитектор.
- Клара Булатова — шагыйрь.
- Әзһәр Габиди — шагыйрь.
- Дамир Гарифуллин — шагыйрь, журналист, археограф.
- Әмирҗан Гәрәев — генерал-майор, хәрби табиб.
- Рафис Гыйззәтуллин — татар язучысы, журналист.
- Аяз Гыйләҗев (1928–2002) — татар язучысы, драматург.
- Изаил Зарипов (1927-1999) — журналист, язучы.
- Чәчкә Заһирова (Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова) — сугыш чорында партизан-разведчик, тыныч тормыш елларында икътисад фәннәре кандидаты.
- Гөлшат Зәйнашева (хәзерге Тукай районы) — күренекле татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1969 елдан).
- Әүфәр Зәкиев (1938-1994) — төзүче-җитәкче, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (1981).
- Диләрә Зөбәерова — язучы, журналист.
- Саимә Ибраһимова — тәрҗемәче, журналист.
- Ямаш Игәнәй — татар шагыйре, журналист, публицист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1982 елдан).
- Александр Казаков (1917, Александровка — 1950, Азнакай), Советлар Берлеге Каһарманы (1944).
- Рәфкать Кәрами — язучы-прозаик.
- Мәдинә Маликова — күренекле татар язучысы, драматург.
- Рафис Могыйнов — хәрби журналист.
- Илдус Мортазин — рәссам.
- Морад Рәмзи — мәгърифәтче.
- Сөббух Рәфыйков (1913-1971) — татар шагыйре, язучы.
- Җәүдәт Салихов — ТР президенты иминлек хезмәте башлыгы (1998-2002), ТР президенты эшләр идарәсе җитәкчесе (2002-2010).
- Хафиз Салихов — ТР сәүдә министры (1998-2007), физика-математика фәннәре докторы (2010).
- Зөһрә Сәхәбиева (Хәзерге Тукай районы) — күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССРның халык артисткасы (1984).
- Марсель Таишев — ТАССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры (1985-1999).
- Габдрахман Тайсугани (Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин) (1691-1764) — имам-мөдәррис, хаттат, дәреслекләр авторы.
- Адлер Тимергалин (1931-2013) — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан).
- Әбүзәр Фәйзуллин (1964) — виртуоз баянчы, ТР атказанган артисты (1997).
- Мәснәви Хәертдинов (1924-1983) — ТАССР халык рәссамы (1977).
- Хәниф Хәйруллин — язучы.
- Вәсимә Хәйруллина — шагыйрь.
- Гөлдания Хәйруллина — җырчы.
- Зиннәт Хәсәнов (1916-1944) — Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасының катнашучы, җәлилче.
- Әзһәр Хөсәенов (1941), Минзәлә, Курчак театры, Камал театры директоры.
- Мәгъсүм Хөсәенов (1911-1987) — Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Илһам Шакиров (хәзерге Тукай районы) — җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
- Зөһрә Шәрифуллина — җырчы.
- Фәрит Яхин — язучы.
Мәдәни мирас объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәчет, XIX гасыр (Иске Минзәләбаш) — мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- Мәчет, XIX гасыр (Яхшыбай) — мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
Сарман турында җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сарман
- Сарман алмагачлары
- Сарман буйларында тирәктә
- Сарман көе
- Сарманым
- Сарман тангосы
Гаммәви мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Татмедиа» ААҖ филиалы — Сарман мәгълүмат-мөхәрририят үзәге
- «Сарман» газетасы
- «Новый Сарман» газетасы
- Сарман радиосы
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://www.sarman-rt.ru/tt/component/k2/item/5654-rayonda-yaңa-җitәkche-bilgelәnde.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ 8,0 8,1 8,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf