Сарман районы байрагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман районы байрагы latin yazuında])
Сарман районы байрагы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

2 март 2006

Дәүләт геральдик регистрында номер

2294

Байрак авторы

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Идея флага

Р. Ямашев
Э. Әскарова

Нисбәте

2:3

Сарман районы байрагы (рус. Флаг Сармановского района) — Татарстанның Сарман районы рәсми символларының берсе (байрак). Байрак турында нигезләмә һәм байракның тасвирламасы 2006 елның 2 мартында Сарман муниципаль районы район шурасының 52нче карары белән раслана[1].
Россия байрагы РФ дәүләт геральдика регистрына 2294нче сан белән,
Татарстан байрагыТатарстанның геральдика реестрына 43нче сан белән теркәлгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарман районы байрагы киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттә булган туры почмаклы, яшел тукымадан гыйбарәт. Сапка якын урнашкан һәм тукыманың буш кырына (сапка каршы якка) кадәр сузылучы кызыл, өчпочмаклы чөйгә фигурасы тукыма киңлегенең 2/3 өлешен алып торучы сары сандугач сурәтләнгән

Символлар нигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак район гербына нигезләнеп эшләнгән, символлар теле белән һәм аллегорияләр ярдәмендә район халкының мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Район байрагында сурәтләнгән сандугач образы күтәрелеш, иҗат итү символы булып тора. Җырлаучы сандугач җирле халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларын күрсәтә. Кошлар кешеләрдә һәрвакыт гадәти булмаган хисләр тудыра; җирдән күтәрелеп күккә оча алулары рухи үсеш һәм иҗат белән бәйле сыйфатларга ия, дип исәпләнгән.

Җирлеккә кергән кызыл чөй алга омтылыш, халыкның хезмәт сөючәнлеге, ныклыгы, оптимизмы белән ирешелә торган үсеш һәм камилләшү юлын тасвирлый.

Районның икътисади үсеше, аның хуҗалык итүенең нигезе булган авыл хуҗалыгы табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык һәм үсеш символы булган яшел төс белән күрсәтелгән.

Сары төс (алтын төсе) — байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы.

Авторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.

Идея авторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байракның эскизларын әзерләүдә Җәлилдән үзешчән рәссам Раил Ямашев күп көч куя: 50 ләп эскиз ясый. Авторлар группасының ин актив әгъзасы Р. Ямашев яңа гербны һәм байракны район Советы утырышына кертер алдыннан (2006) вафат була[2].

Геральдик яктан төгәлләү төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы гербы. 2020 елның 7 август көнендә архивланган. Рәсми Татарстан порталы(тат.)(рус.)
  2. Дамир Гарифуллин. Район тарихы. Сарман гербы. «Сарман», 2020 елның 22 мае, 5нче бит