Сарман районы социаль яклау бүлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман районы социаль яклау бүлеге latin yazuında])

Сарман районы социаль яклау бүлеге

Элек-электән аерым кешеләр һәм дин әһелләре тарафыннан мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итү булган. Соңрак бу юнәлештә хөкүмәт тарафыннан да төрле чаралар каралган, картлар, инвалидлар, ятим балалар өчен махсус йортлар төзелгән. Сугыш вакытларында госпитальләрдә ярдәм күрсәтәләр, әсирләрне әсирлектән йолып алып калулар каралган.

Сарман районы оешкан ваккыттан алып бу эшләр социаль тәэмин итү бүлеге тарафыннан башкарала башлый. Бүлек ашыгыч ярдәм, йортларга йөреп ярдәм күрсәтү, пенсия яшендәгеләр белән эшләү, төрлечә түләүләр белән ярдәм күрсәтү, бүлекчәләреннән торган. Бу бүлекне иң элек Хаҗиева Клара Сибгатулла кызы җитәкли. Халыкны социаль яклау бүлеге (отдел социальной защиты) 2001 нче елгы бу өлкәдәге үзгәрешләрдән соң оеша. Төрле чорлардан бүлек җитәкчеләре булып Вәлиев Фәнил Солтан улы, Шиһапова Рузалия әнәс кызы, Фәретдинов Салават Илгизәр улы, Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы эшләделәр. 2016 елның ноябереннән Татарстан Республикасы Хезмәт, халкыны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе булып Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы эшли.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Президентының 2007 ел 14 июнь “Татарстан Хезмәт, халкыны эш белән тәэмин иту һәм социаль яклау министрлыгын булдуру турында” №ПУ-306 Указы нигезендә булдырылган һәм ТР Министирлар Кабинетының №388 “Татарстан Республикасы  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәсьәләләре” Карары нигезендә гамәлдә ашырыла.

Максаты – тормыш дәрәҗәсенең югары стандатларын һәм социаль иминлеген тәэмин итү, аеруча яклауга мохтаҗ халыкка арзан һәм сыйфатлы социаль яклауны көчәйтү.

Министрлык тарафыннан 3 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла:

-                Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән расланган “2014-2021 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү” дәүләт программасы;

-                Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Републикасы граждыннарынарына социаль ярдәм күрсәтү” дәүләт программасы;

-                “2017-2020 елларга Татарстан Республикасы граждынарына социаль ярдәм күрсәтү” дәүләт программасы;

-                “2017-2018 елларга Татрастан Республикасына чит илләрдән яшәүче ватандашларына күчерүдә ярдәм итү” дәүләт программасы.

Бүлекнең эшчәнлеге Дәүләтебез тарафыннан кабул ителгән законнар нигезләнеп, аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү; авыр тормыш шартларында яшәүче гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү; халыкның социаль ярдәм күрсәтү; халыкның социаль ярдәм күрсәтү алуга хокукын тормышка ашырудан гыйбарәт .

Төрлечә түләүләр белән ярдәм күрсәтү бүлегенең  (отдел компенсационных выплат) беренче җитәкчесе Халикова Ләлә Вагиз кызы була. 2009 нчы елга кадәр бу хезмәтне Нәҗметдинова Рәзидә Вәсил кызы башкара. Бүгенге көндә Сарман районындагы 37 номерлы “Республика матди ярдәмендә Үзәге”н (отделение №37 “Республиканского центра материальной помощи – РЦМП”) Хаҗиева Резеда Фәрит кызы җитәкли. Бүлек пособияләр, компенсацияләр, торак–коммуналь субсидияләре билгеләү, аларның исәбен алып бару кебек функцияләр башкара. Бүлектә ике генә  хезмәткәр эшләүгә карамастан, бик җаваплы, кирәкле хезмәтне үз вакытында башкара.


Чыганак: Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. - Казан: Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте, 2020. - 384 б.