Сарматлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарматлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сарматлар
Сурәт
Дәүләт Сарматия[d]
Скифия
Commons-logo.svg Сарматлар Викиҗыентыкта
Сармат катафрактары даыкий сугышында. Траян колоннасы барельефы.

Сарматлар (бор. грек Σαρμάται, лат. Sarmatae) — Тиса һәм Дунай елгасыннан Арал диңгезенә (хәзерге Украина, Русия һәм Казакъстан чикләре) тиклемге су аергычның дала районнарында иртә Тимер гасыр (VI—IV гг.) азагында яшәгән иран телле күчмә кабиләләрдән торган халык. Тикшеренүчеләр фикеренчә, сарматларны, «савроматлар» исеме астында, беренче тапкыр Геродот телгә алган, ул болай дип хәбәр иткән: «Әгәр Танаис (хәз. Тын) елгасын кисеп чыксаң, анда инде скиф җирләре түгел, ә савромат өлкәсе». Н. Лысенко фикере буенча, Марк Випсани Агриппа (б. э. к. I г.) дөнья картасын төзегән вакыттан бирле «савромат» һәм «сармат» этнонимнары мәгънәдәш итеп кулланылган.

Антик авторлар сарматларга: аорсларны, языгларны, сиракиларны, аланнарны, роксоланнарны, сайиларны керткән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иртә тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диодор Сицилийский скифларның савроматларны Мидияннан Танаис елгасына күчерүе турында хәбәр итә. Плиний шулай ук сарматлар мидийлыларның кардәше дип хәбәр итә[1].[2].

Геродот, сарматлар «Танаистан көнчыгышта төньяк еле юнәлешендә өч көнлек ераклыктагы җирләрдән» хатыннары белән күчеп килгән; алар скиф егетләренә кияүгә чыккан амазонкалардан туган, дип хәбәр итә[3][4].

Әммә, скифларның үзләренең чыгышы турында әйткәндә, Геродот, Азияда яшәгән «күчмә скифлар» массагетлар тарафыннан кысрыклап чыгарылган һәм, «Аракс елгасын кичеп,[5][6] Киммерий җиренә киткән», шул ук вакытта ул, икеләнеп булса да,[7] массагетларны скифларга индерә [8][9]. Шулай ук Геродот, «борыннан ул телдә хаталы сөйләшәләр» дип хәбәр итә[3]. Дарий I Скифиягә басып кергән вакытта, сарматлар скифларга ярдәм итә [10].һәм скиф патшасы гаскәренең бер өлешен тәшкил итә [11].

«Сармат» исеменең килеп чыгуы турында тагын икенче фараз да бар, И. Маркварт аны Сайрим, Тур һәм Арья турында авестий тарихында чагылган Траэтаон улларының берсе белән якынайта[12] Фирдәүси «Шаһнамә» әсәрендә Сальма (Сайриме) биләмәләренә «Көнбатыш», Турга — Чин һәм Туран, ә Ирежга (Арья) — Иран эләгә дип яза.

Скифияне басып алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. э. к. беренче меңьеллыкта Скифиянең якынча территориясе

Б. э. к. V—IV гасырга кадәр сарматлар Скифиянең тыныч күршеләре булган. Көнчыгыш илләренә юлланган скиф сәүдәгәрләре сармат җирләре аша иркенләп үткән. Фарсылар белән сугыш барышында скифлар сарматларның ышанычлы союздашлары булган. Атей чакта союздашлык мөнәсәбәтләре сакланган, сармат отрядлары скиф патшасы гаскәрендә һәм сараенда хезмәт иткән. Сарматларның аерым төркемнәре Аурупа Скифиясе территориясенә күчеп утыра.

Б. э. к. III гасырда дуслык мөнәсәбәтләре дошманлык һәм сарматларның Скифиягә хәрби һөҗүме белән алмашына. Яшь сармат союзларының агрессив сугышчанлыгы Скиф пашлыгының көчсезләнгән дәвере белән тап килә. Б. э. к. IV гасыр ахырына фракий һәм кельт кабиләләре скифларны көнбатыштан кысымга алганнар. Хуҗалыкның бөлгенлеккә төшүе һәм элек яулап алынган җирләр һәм кабиләләрнең Скифиядән аерылуы уңышсыз сугышларның нәтиҗәсе була.

Лукианның «Токари яки дуслык» дигән билгеле хикәясендә скифлар Дан-дамис һәм Амизык үзләренең дуслыкка тогрылыгын сармат басып алуы дәверендә сыный. «Искәрмәстән безнең җиргә ун мең атлы савромат һөҗүм итте, — дип сөйли скиф Токсарис, — җәяүлеләре өч тапкыр күбрәк. Аларның һөҗүме көтелмәгән булгач, барсын да качырга мәҗбүр, корал тота алырлыкларның күпчелеген үтерде, башкаларын тереләй әсир итте. ...Савроматлар барча табышны бер җиргә, әсирләрне бер төркемгә җыйды, чатырларны талый башлады, кешеләре-ние белән күп санлы арбаларга ия булдылар»[13].

Сармат кабиләләренең скиф территорияләренә даими һөҗүме, басып алулары сарматларның Төньяк Кара диңгез буена күпләп күчеп урнашуы белән тәмамлана.

Помпон Мела үзенең тасвирламасында б. э. 5 елында Ютландияга барган рим диңгез экспедициясе мәгълүмәтләрен куллана. Бөтен герман кабиләләреннән тик гермионнар гына Эльбадан көнчыгышка таба яшәгән, әммә Помпоний аларны сарматлар дип уйлаган, һәм бу этнонимны Дунайдан төньяккарак һәм Эльбадан көнчыгышкарак герман булмаган бөтен кабиләләргә дә кулланган[14].

Халыкларның бөек күченүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Безнең эра башында Халыкларның бөек күчү дәвере башлана, күп кенә тикшеренүчеләр фикере буенча, аны һуннар башлап җибәргән.

Аммиан Марцеллин (б. э. 330-400 йй.), һуннарны тасвирлап, бу кабилә Меотий сазлыгы (хәз. Сабыр диңгезе) аръягында Боз океан юнәлештә' яши[15], аланнар — борынгы массагет җирләренә барып җитә, дип хәбәр итә[16]. Аланнарның үзләрен Марцеллин Танаис (хәз. Тын) елгасыннан көнчыгышкарак, скиф чүлекләрендә ә савроматларны Истра (хәз. Дунай) елгасыннан төньяктарак урнаштыра, һәм биләмәләре Танаи кадәр сузылган ди. Моннан Аммиан Марцеллинның савроматларны аланнардан аерганы күренә.

Аврелий Виктор «Цезарьлар турында» әсәрендә, Константны (320 — 350 еллар тирәсе) цезарь итеп игълан иткән вакытта[17][18] готлар һәм сарматлар кыйратылды ди.

370— 380 елларда һуннар остготларның кыйрата, ә соңгарак Меотида (Азау диңгезе) аша күчеп, аларның еш кабатланган бәрелешләреннән көчсезләнеп[19], аланнарны буйсындыра.

Сарматларның тел буенча токымнары — осетиннар, аларның ата-бабалары —аланнар — сармат кабиләләренең бер өлеше булган[20].

Птолемей Сарматиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клавдий Птолемей үзенең «География буенча кулланма» трактатында Аурупа һәм Азия Сарматиясе арасында Танаис чик ролен үти, дип язган.

Аурупа Скифиясен яулап алганнан соң, сарматлар борынгы дөньяның иң көчле халкы дигән данга ия була. Бөтен Көнчыгыш Аурупа (Кавказ белән бергә) Сарматия атамасын ала. Аурупа далаларында үз хакимлеген урынлаштырып, сарматлар игенчелек белән шөгелләнгән халыклар белән тыныч хезмәттәшлекне яйга сала башлый, халыкара сәүдәгә һәм Кара диңгез буе грек шәһәрләрен саклый. Сармат кабиләләренең сәяси берләшмәләре исә Кытайдан алып Рим империясенә кадәр якын һәм ерак күршеләрен үзләре белән исәпләшергә мәҗбүр итә.

Б. э. к. II гасырдан бирле сарматлар еш кына грек, рим һәм көнчыгыш авторлары хезмәтләрендә сүрәтләнә башлый. Страбон хезмәтләреннән аларның кабиләләре исемнәрен — языглар, роксоландар, аорслар, сираклар, аланнар — беләбез; Тацит роксоландар Рим империясенең Мезия биләмәләрен б. э. 68 елында кырып салды ди; Б. э. 8 елында Томы шәһәрендә сөргенгә җибәрелгән шагыйрь Овидий үзенең "Зарлы элегия"ларында сарматлар турында — «аты белән һәм елгыр очкан угы белән көчле дошман талый ...» дип яза; Иосиф Флавий һәм Ариан I һәм II гасырларда Әрмәнстанда һәм Каппадокиядә сугышлары турында — «аяусыз аланнар» дигән хәбәр калдырганнар.

«Аурупа Сарматиясе»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аурупа Сарматиясен һәм Таврия Херсонесен үз эченә алган Аурупаның сигезенче картасы. Матбугат: Страсбург (1513 й.).

Көнбатыш сармат кабиләләре — роксаланнар һәм языглар — Төньяк Кара диңгез далаларын били. Б. э. к. якынча 125 елда, көнчыгыш сармат кабиләләренең басымына каршы тору максатында, федерация булдыралар. Күрәсең, бу күчмә кабиләләр өчен патша сарматлар кабиләсе җитәкчелегендәге типик иртә дәүләт булган. Әммә көнбатыш сарматларга скифларның дәүләт тәҗрибәсен кабатлау мөмкин булмаган — б. э. к. I гасыр уртасынан алар ике үз аллы союз буларак яшәгән. Тын һәм Днепр арасында роксоланнар күчеп йөргән, алардан көнбатышта — Днепр һәм Дунай арасында — языглар яшәгән.

Яңа эраның беренче ярты еллыгында язылар Урта Дунай уйсулыкларда үрли, һәм анда Дунай һәм Тиса елгалары арасын (хәзерге Венгрия һәм Сербия территориясенең бер өлешен) биләгән. Язылар эзеннән Рим империясе чигенә роксолана килгән, һәм аларның күпчелеге Дунайның түбән агымында (хәзерге Румын территориясендә) яшәгән. Көнбатыш сарматлар Римнең тиктормас күршеләре булган, алар я союздашлары булып, яисә дошманы булып чыгыш җитте һәм империя эчендәге үзара көрәшкә кысылу мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмаган. Хәрби демократия чорына хас булганча, сарматлар Римгә бай табыш чыганагы буларак караган. Табышлы алу ысулы төрлечә булган: талау барылалар, корылма җыю, ялланма ғәскәр.

I гасырның икенче яртысыннан бирле, сарматлар, Дакия патшасы Децебалның чакыруына кушылып, дакий сугышларында катнаша. 87 елда Корнелий Фуск җитәкчелегендәге рим армиясе Дакияга басып керә. Тапай янындагы каты алышта римлеләр тар-мар ителә. Роксолан һәм языглар дакларның тугъры союздашлары булган һәм римләләргә каршы Траянның беренче һәм икенче хәрби походларында катнаша. 106 елның җәенә, император Траян гаскәрләре Дакияне һәм аның башкаласын тулысынча басып ала. Бу вакытта зур югалтулар кичергән языглар элекке кодрәтен кабат тергезә алмаган. Хәзер инде өстенлек көнчыгышта яшәгән һәм шул сәбәпле рим оккупациясенә эләкмәгән кабиләләргә — роксоландарга күчкән. Дакия тар-мар iителгәннән соң да римлеләр күпмедер дәвер роксоланнарга ясак түләүен дәвам иткән, әмма оңгарак баш тарткан. Ясак килми башлагач, роксолан һәм языглар 117 елда Римнең дунай провинцияләренә басып кергән. Үзенең көнчыгыш чикләрендә басмачылыктан ялккан һәм тынычлык теләгән Рим империясе роксоланнарга ясак түләүне яңадан тергезергә мәҗбүр була. Римлеләр ике титулга — «роксолана патшасы» һәм «сарматлар патшасы» титулларына ия Распараган белән тынычлык килешүе төзегән. Бу, мөгаен, языглар һәм роксоланнарның формаль рәвештә бердәм югары хакимлек саклаганлыгы турында сөйли. Языглар Урта Дунай уйсулыкларында, ә роксоланнар Түбән Дунайда урынлашкан, һәм алар еш кына тыгыз союзда чыгыш ясый. Языглар һәм роксолана арасында яшәгән дакларны яулап, римлылар аларның бәйләнешләрен җимерергә тырышкан. Сарматлар моңа сугыш белән җавап биргән.

160 — 170-се елларда сарматларның Рим белән көрәше бигрәк тә кискен була. Языглар 179 елда император Марк Аврелий белән тынычлык килешүе төзи. Рим Сугышлар римлеләрне дә, сарматларны да каңгырткан була. Ниһаять, сугыш яклылар юлбашчысы Банадасп патша сак астына алына. Марк Аврелий белән сөйләшүне Зантик җитәкли. Килешү нигезендә языглар роксоланнарга рим җирләре аша үтәргә хокук юллап ала, ләкин Дунай елгасы буйлап корапларда йөзмәскә һәм чик буена якын урнашмаска йөкләмә ала. Соңрак римлеләр бу чикләүләрне юкка чыгара һәм сарматларга Дунайның рим ярларына чыгып сәүдә алып бара торган махсус көн билгели. Языглар Римгә 100 мең әсирне кире кайтара.

Сигез йөз яугирдән торган языг атлы отряды Рим армиясенә кабул ителә, һәм сыбайларның бер өлеше Британияга җибәрелә. Кайбер галимнәр, мәсәлән, Жорж Дюмезиль, фаразы буенча, нәкъ шушы сарматлар король Артур һәм түгәрәк табын рыцарьләре турында кельт мифлары чыганагы булып тора[21].

Сарматларның Рим белән бәрелешләре соңрак та була. Тынычлык сугыш белән алмашынган, алар артыннан тагын да хезмәттәшлек килгән. Сармат отрядлары рим армиясенә һәм герман кабиләләре корольләренә хезмәткә ялланган. Рим провинцияләренә — хәзерге Венгрия, Румыния, Болгария, Югославия, Франция, Италия, Бөекбритания биләмәләренә көнбатыш сармат төркемнәре күчеп утыра .

«Азия Сарматиясе»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азиядагы Сарматияне үз эченә керткән икенче Азия картасы. Матбугат: Лондон (1770 й.).

Аорслар һәм сиракларның көнчыгыш сармат союзлары Азау һәм Каспий диңгезләре аралыкларда яшәгән, көньякта аларның җирләре Кавказ тауларына кадәр җәйрәп яткан. Сираклар Азау буйлары далаларын һәм Кубаньдән төньякка төньяк Кавказ тигезлекләрен биләгән. Үзәк Кавказ тау алды һәм тигезлекле районнар да сираклар кулында булган, әммә аларны аорслар кысырыклаган. Аорслар Тыннан Каспийга, Түбән Идел буенда һәм Көнчыгыш Кавказ биләмәләрендә күчеп йөргән. Идел аръягында аларның күчү урыннары Көньяк Урал алдына һәм Урта Азия далаларына кадәр барып җиткән.

Борынгы грек географы һәм тарихчысы Страбон: орслар һәм сираклар «өлешчә күчмә, өлешчә чатырларда яши һәм игенчелек белән шөгыльләнә».

Төньяк-Көнбатыш Кавказда игенче-меотларны буйсындырган һәм үз дәүләтен төзегән сираклар югарыгы җәмәгать үсеше кимәле белән аерылган. Сирак патшаларының резиденцияләренең берсе Азау диңгезенең көнчыгыш ярларыннана якын урнашкан Успа шәһәре булган.

«Югары аорслар» Каспий буе һәм Кавказ алды далаларында яшәгән, Кавказ һәм Урта Азия аша үткән Каспий диңгезенең көнбатыш һәм төньяк яр буйларын һәм диңгез сәүдә юлларын контрольдә тоткан. Борынгы заманнардан аорсларның күәтен һәм байлыгын халыкара сәүдәлә катнашуы белән аңлатканнар. Кытайда аорслар илен «Янтсай» дип атаганнар — аның аша Кытайны һәм Урта Азияны Көнчыгыш Аурупа һәм Кара һәм Урта диңгез сәүдәсе белән бәйләүче юл үткән.

Сираклар һәм аорслар мөнәсәбәтләре турында аз билгеле. Б. э. к. I гасыр уртасында алар союздаш булган һәм боспор патшасы Фарнакка хәрби ярдәм күрсәткән. Яңа эраның I гасыр уртасында, боспор патшасы Митридат VIII һәм аның туганы Котис арасында тәхет өчен көрәш вакытында, сираклар Митридатны хуплый, аорслар римлеләр белән бергә Котис яклы була. Римлеләр, аорс һәм боспор оппозициясенең берләшкән гаскәрләре сирак шәһәре Успаны басып ала. Бу вакигаларны рим тарихчысы Корнелий Тацит сүрәтләгән. Успа колатылганнан соң, сирак патшасы Зорсин «халык мәнфәгате өчен» корал сала. Союздашларын югаткан Митридат каршылыгын туктата. Римлеләр кулына эләгергә теләмәгәнлектән, аорслар патшасы Евнонга бирелә. Тацит язганча: «Ул Евнонның каршысына тубыкланып, синең алда римлеләр тарафыннан берничә еллар буенча эзәрлекләнгән, үзе теләге белән килгән Митридат».

Аланнар — I гасыр уртасында антик авторларның игътибарын җәлеп иткән көнчыгыш-сармат иран телле күчмә кабиләләр берлеге[22]. «Алан» термины скиф-сармат халкының этнонимикасына киң таралган борынгы иран сүзе «ариан» сүзеннән килеп чыккан.

Аорслар җитәкләгән көнчыгыш сармат союзлары арасында аланнар үзләренең сугышчанлыгы белән аерылып торган. Ул дәвердәге чыганаклар «җиңелмәс», «азамат», «сугышчан» аланнар турындагы билгеләмәләр белән чыбарланган. Алар Дунай уйсулыгында, Төньяк Кара диңгез ярында һәм Кавказ алды далаларында яшәгән.

II гасырда «Алания» аланнар биләмәсе дип телгә алына. Шул ук вакытта Терек елгасы «Алонта» атамасын ала. Кытай елъязмаларында, III гасыр уртасыннан да соңламый, арал-каспий далаларында урнашкан аорс биләмәләре «Аланья» дип атала башлаган. Шул ук вакытта башка сармат кабиләләренең атамалары юкка чыга. IV гасыр авторы Аммиан Марцеллин әйткәнчә, бу процеста тарихның төп этаплары чагылган: аланнар «даими җиңүләре белән күрше халыкларга тынгылык бирмәгән һәм аларга үз исемен таккан».

Аланнар, 134 елдагы кебек, Кавказ аша, Дарьял («Алан капкалары»), Дербент аралыкларын файдаланып, Кавказ Албаниясен, Атропатенаны тар-мар итеп, Каппадокиягә барып җитә. Кайбер төньяк кавказ кабиләләре белән элемтә урнаштырып, алар Кавказ аръягының чын бәләсе була. Бу вакыйгаларның шаңдавы грузиннарда саклана. Каппадокия хакиме Флавий Ариан «Алан тарихы» дигән хезмәт яза.

Аланнар Боспор патшалыгы эшләрендә актив катнашкан. Фанагория шәһәрендә алан тәрҗемәчеләре төркеме була. Аланнарның хәрби абруе шулай зур булган, хәтта Рим империясендә — аларның үзләренә каршы махсус хәрби кулланма булдырганнар, ә рим кавалериясе алан атлыларының кайбер тактик алымнарын үзләштергән[23].

I һәм II гасырларда сираклар аорслар, римлеләр һәм боспорлар белән сугышларда зур югалтулар кичергән. П. У. Атле һәм Н. В. Анфимов[24] сыгымтасына ярашлы, исән калган сиракларның күп өлеше Боспор патшалыгында эллиннләштерүгә дучар ителгән, һәм соңыннан алар аланнар этносы формалашуда катнаша, ә сиракларның аз өлеше меотлар арасында йотылган. Осетиннарның Нарт эпосында Саусырык дигән нартның («көрән сирак» дип аңлашыла) килеп чыгуы сәбәпләрен нәкъ шушындый вакыйгалар аңлата.

Сармат хакимнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Поляк портреты, XIX гасыр башы

ДНК-археология мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Кавказда табылган II—III гасырлар сармат мәдәниятенә караган ике өлгедә J1 (M267+) Y-гаплотөркөмө һәм митохондриаль һәм H1c21 һәм K1a3 гаплотөркемнәре билгәләнде. II—IX гасырлардагы сармат-алан этник тармаклары белән бәйләнгән антропологик материалны анализлау түбәндәге Y-хромосомы гаплотөркемнәр: G2a (P15+), R1a1a1b2a (Z94+, Z95+), J1 (M267+) һәм J2a (M410+) барлыгын билгеләне. Хатын-кыз эченнән түбәндәге митохондриаль гаплотөркемнәре: I4a, D4m2, H1c21, K1a3, W1c һәм X2i сүрәтләнгән. Үз чиратында, аутосома маркёрларны тикшерүләр күрсәтүенчә, төрле юнәлешләр кушылмалары булуга карамастан, гомуми алганда бу нәтиҗәләрдә типик аурупа генотибы мәгълүматлары табылды, дип сөйләргә мөмкин[26]..

XVI гасыр уртасыннан поляк гуманистлары поляк шляхтасы, грек һәм рим этнографиясеннән билгеле булган борынгы дала халкы сарматлардан барлыкка килгән дигән фикерен әйтә башлый. XVII гасырда бу тезис поляк югары катламының идеологик — сарматизм (үзенә күрә социаль расизм: аксөякләр сарматлар токымы дип санала, ә гади халык — литвалылар һәм славяннар) нигезе була. Сәнгать гыйлемендә «сармат портреты» дигән махсус атама бар: XVII һәм XVIII гасырлар дәвамында поляк аристократлары рәссамнар аларны «сармат» итеп сурәтләүләрен тансык иткән.

Көнкүреше һәм мәдәнияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарматларның төп киеменә иркен озын чалбар, күн куртка, йомшак тире итекләр киез һәм очлы башлы киез кәпәчләр (башлык) карый.

Борынгы тарихчеләрнең мәгълуматлары буенча, сарматлар «сугышчан, ирекле, буйсынмас һәм шул кадәр аяусыз һәм ярсу кабилә, биредә ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да сугышта катнаша хәтта» (Яңа гасырның I гасыр рим географы Помпоний Мела).

Торлаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы автор хәбәр итүенчә, сарматлар күчүче булган. Чатыр һәм тирмәләр аларга торак булып хезмәт иткән. «Сарматлар шәһәрләрдә яшәмиләр һәм аларның хәтта даими яшәү урыны да юк. Алар, байлыгын һәм мөлкәтен иң яхшы көтүлекләргә күчереп, я чигенгән һәм эзәрлекләгән дошманы мәҗбүр иткәндә, һәрвакыт лагерь булып яши» (Помпоний Мела).

Күченеп йөргән вакытта, сарматлар балаларын, карт-корыны, хатын-кызларын һәм мөлкәтен көймәле арбаларында утыртып йөрткән. Б. э. к. I гасыр ахыры һәм I гасыр башында яшәгән грек географы Страбон: «Номадларның (күченүчеләрнең) киездән эшләнгән көймәле тирмәләре үзләре яшәгән арбаларга беркетеп куелган, тирмә тирәли, итен, сырын һәм сөтен туклану өчен файдаланган маллары көтелә».

Хатын-кызларының хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кызларының югары урыны, җәмәгать тормышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә актив катнашуы савроматларның үзенчәлеге булып торган. Борынгы язучылар савроматларны еш кына хатын-кыз тарафыннан идарә ителгән халык дип атый. Геродот аларның скиф яшь егетләренең амазонкалар — сугышчан хатын-кызларның легендар кабиләсе вәкилләре белән никахыннан килеп чыгуы турында риваять бәян иткән. Савромат хатын-кызлары кабилә белән идарә иткән һәм ҡанббалар функцияләрен башкарган. Галимнәр уйлавынча, савромат ыруы ана башлангычлы булган, һәм туганлык исәбе хатын-кыз буенча да алып барылган. Аннары, сармат кабиләләре нигезендә яңа сармат союзлары барлыкка килгәннән соң, «матриархат» билгеләре юкка чыгарыла. Сармат җәмгыяте «патриархаль» төс ала[27].

Күренекле хатын-кыз еш кына ихтирамлы канбаба функцияләрен үтәгән. Мәрхүм хатын-кыз, хәтта кыз бала каберенә, еш кына, бизәвечләр белән бергә, тагын да корал салганнар. Нәсел зыяраты, кагыйдә буларак, ырудашлар Тәвәчә дип хөрмәтләгән элегрәк җирләнгән атаклы хатын-кыз — юлбашчы я анаба кабере тирәли формалашкан.

Сугышчан сармат хатын-кызлары турында шул чорда яшәгән антик авторлар хәбәр иткән. Шулай, грек тарихчысы Геродот: «аларның хатын-кызлары ирләре белән атлы сунарга йөри, сугышларда катнаша һәм ир-егетләр белән бер төрле кием кия... Дошманын үтерми торып бер кыз да кияүгә чыкмый» дип билгели. Ялган-Гиппократ та шулай ук, сармат хатын-кызлары атланып йөри, җәяннән һәм кыска саплы сөңгеләрдән ата дип хәбәр итә. Ул шундый бер искиткеч тәфсил китерә: еш кына, башка көчләре уң яурынына килсен дип һәм хатын-кызны ир-егет кебек көчле итсен өчен, кызларның уң күкрәген кисеп алганнар имеш. Сармат сугышчан хатын-кызлары, мөгаен, амазонкалар турында борынгы грек легендалары килеп чыгуга нигез булып торгандыр.

Мәдәнияте, дине, теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрәсең, сарматларның идарә итү төре хәрби демократик булгандыр, әммә эра башында сармат кабиләләре югары власты төзелеше турында мәгълүмат юк. Югары власть, кабилә башлыклары, патшалар, хәрби начальниклар һәм сарай сановниклары турында хәбәр иткәндә, еш кына мәгънәсе аңлашылмаган «септу» термины кулланылган.

Сарматларның дини-гыйбадәт күзаллауларында хайван, бигрәк тә, сарык тәкәсе образы күренекле урын били. Еш кына сарык тәкәсен савытларга, кылыч тоткаларына төшергәннәр. Сарык тәкәсе борынгы халыкларда «зәңгәр бәрәкәте» (фара) символы да булган. Шулай ук сарматларда ата-бабалар культы киң таралган була.

Грек-сармат алиһәсе Афродита-Апутара (алдакчы) культында грек-иран дини синкретизмы чагыла. Ул гыйбадәтханә булган. Пантикапейда аның гыйбәдәтханәсе булганмы — билгесез, әммә Таманьдә Апутара дигән зур авылда булган. Афродита-Апутара культында азия культы Астартага тугандашлык сызатлары күп.

Сарматларның меңнәрчә еллар яшәгәнлеген раслаучы 5-7 метр биеклегендәге күп санлы курганнар ул дәвернең бердәнбер комарткысы булып тора. Савромат һәм сармат курганнары еш кына җәйрәп яткан далаларга киң манзара ачылган тау, сырт түбәләрендә, биек урыннарда, төркем булып урнашкан. Бу курганнар борыннан ук талаучыларның һәм хазинә эзләүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән.

Сарматлар Украинаның көньягы һәм Русия тарихында зур эз калдыра. Алардан тере тел ярчыклары сакланып калган, һәм, академик Соболевский сүз буенча, алардан хәтта зур елга атамалары да протославяннарга бирелгән: Днестр, элек Дънестр — сарматча Danastr яки Danaistr; Днепр — Дънепр — Danaper; сарматча «dānu» Тын (су/елга), осетинча тын (су/елга) сүзләреннән. Бик күп башка елгачыклар исеме дә сармат атамасының тәрҗемәләре булып тора. Башкортстанда Ашкадар елгасы (чагыштырыгыз: фарсы ашка — «ак», «саф», дарья — «елга»), Ырынбур һәм Чиләбе өлкәсендә — Санга (топоним таҗик санг — «таш», «ташлы» белән чагыштырыла) елгачыклары.

Кайбер тарихчылар, сарматлар көнчыгыш һәм көньяк славяннарның ата-бабалары дигән фараз кора иде, әмма бу теорияны, сармат мәдәниятенең борынгы славян мәдәниятеннән ачыктан-ачык аермасын күрсәтеп, күпчелек галимнәр инкяр итә.

Археология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлыча җирләү курганнары аша күрсәтелгән сармат археологик мәдәниятен сарматлар белән бәйлиләр. Аның чикләрендә өч аерым (хронологик эзлекле) мәдәният бүлеп күрсәтәләр: иртә сармат («Прохоровский»), урта сармат («Сусловская»), соңгы сармат .

Сармат мәдәниятләре рәтендә иртә сармат («Прохоровская») мәдәнияте б. э. к. IV—II гасырлар белән билгеләнә. Үзенең атамасын ул 1911 елда крәстияннәр тарафыннан казып табылган Прохоровка авылы (Ырынбур өлкәсе, Шарлык р-ны) курганнарынан алган. Китерелгән курганнарны С. И. Руденко 1916 елда тикшереп чыккан. Прохоровка янындагы казып алынган материалларны бастырып чыгарган М. И. Ростовцев, аларны б. э. к. III—II гасырлар белән билгеләп, беренче тапкыр бу типтагы комарткыларны тарихи сарматларга тиңләштерҙе. Н. Граков, Идел ярында һәм Уралда табылган шуңа охшаган һәйкәлләрне билгеләү максатында, «Прохоровский мәдәнияте» дигән классик төшенчә кертә. Әлеге вакытта "Прохоровский мәдәнияте"нә караган соңгы комарткылар б. э. к. чор ахырына карый дип тамгалана.

Урта сармат («Сусловская») мәдәнияте 1927 елда П. Д. Рау тарафыннан билгеләнә. Охшаш һәйкәлләр A («Stuffe A») баскычын тәшкил итә дип, иртә сармат чорына кертелә. Галим бу һәйкәлләрне (аларның күп өлеше Суслов курган каберлегеннән, Сарытау өлкәсе Совет р-ны) б. э. к. II гасыр ахыры — I гасыр ахыры белән билгеләде. Б. Н. Граков периодизациясендә шуңа охшаган комплекслар сармат яки «Сусловская» мәдәнияте дигән атама алды. Һәм соңыннан, К. Ф. Смирновның хезмәтләрендә аларны «урта сармат мәдәнияте» атамасы белән йөртү ныгынды.

Каберлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зират курганнары — бу курганнарда берничә кабер аерым кагыйдә буенча урнашкан: я әйләнмә, яисә рәт буенча[28]. Мәетләр тура почмак чокырларда, аркаларында яткырылып, башлары көньякка каратып күмелгән. Матди табышларга, гадәттә, кылыч һәм уракка охшатып тәмамланган хәнҗәрләр, бронза һәм тимер ук башаклары, портупейный җыелманың ворворкалары һәм каптырмалары, әвәләү керамикасы, бронза көзгеләр, сөяк тишкес, йөн иләү ҡоролмаһы, сөяк балгалаклар кертәләр.

Антропологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антропологик яктан сарматлар, долихокранный европеоидлар (тар һәм һәм озынча баш сөяге) караган аланнарны исәпкә алмаганда, брахикранный европеоидларга (киң һәм түгәрәк башлы) карый. Соңгы сарматларга монголоидлык кушылмалары хас булган[29][30].

Хәрби эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарматлар ис киткес сугышчы саналган, авыр атлылар гаскәрен булдырган дигән киң таралган фикер яши, кылыч һәм сөңге аларның коралы булган. Башта Түбән Иделдә барлыкка килеп, озынлыгы 70 тән алып 110 см га кадәр булган сармат кылычы, тиз арада барча дала буйлап таралган. Ул атлы яуларда алыштыргысыз булып чыга.

Сарматлар үзләренең күршеләре өчен җитди дошман булган. «Сарматлар арасында бер юлбашчының гына тавышы әһәмияткә ия була алмаган: алар яуда ук кына ыргытмаган, ә дошманны кыю һөҗүм белән кисәткән һәм кул сугышлары башлаган» (Корнелий Тацит). Ләкин сарматлар дошман каршында җәяүле сирәк күренгән. Алар һәр вакыт ат өстендә булган. «Сарматларның бөтен кыюлыгы аларның үзләреннән читтә торган кебек. Алар җәяүле сугышта бик куркак; әммә, атлы отрядлары белән килеп бассалар, кайсы гына дошман сафлары каршы тора алыр иде икән».

Сарматлар бик елгыр сугышчы булган. Сармат сугышчылары озын пиклар белән коралланган, җитен киемнәре өстенә, вак итеп туралган һәм шомартылган мөгез кисәкләрен, канатлар кебек тезеп тегеп, эшләнгән панцирьлар кигәннәр. Алар, дошманнары эзәрлекләгәндә, яисә үзләренең җитез һәм күндәм атларында чигенергә мәҗбүр булганда, бик зур араларны үтә алганнар, һәм һәр берсе бер, хәтта ике атка ия булган. Атларга ял бирер өчен, алар бер аттан икенчесенә күчеп утырганнар.

Антик авторлар хезмәтләрендә сарматларның хәрби эше турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз вакыты өчен сармат хәрби сәнгате югары үсеш кимәлендә булган. Сармат стратегиясен һәм тактикасын, кораллануның яңа өлгеләрен скифлар, боспорчылар, һәм хәтта римлеләр үзләштергән. Күчүче кабиләләр ягына көнчыгышка экспансия барышында иң беренче грек, аннары рим колонистлары бәрелешкән. Грек авторлары варварларның йолаларына һәм тарихына күбрәк игътибар итә. Урындагы халык белән мөнәсәбәтләр, гомуми алганда, тыныч агышта булганлыктан, хәрби эшләре әллә ни кызыксындырмаган дияргә була.

Сарматларның сугыш сәнгатен күбесенчә рим тарихчылары яктырта. Сарматияне тасвирлауларда бик күп традицион һәм легендар мәлләр күзәтелгән. Мәсәлән, б. э. к. I—II буаттагы күпчелек авторлар, йола буенча, сарматларны скифлар я савроматлар дип атый. Б. э. к. I быуатка тиклемге сарматларның хәрби эшләре турында туры мәгълүмат юк, чөнки б. э. к. IV—III гасырларда беренче актив хәрби чыгышлары тарихи аренадан төшеп калганлыктан, сарматларның хәрби өлкәдәге читләштерелгән төрле кирәк документларын өйрәнү кирәктер.

Кыска хәбәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарматлар турында шәфкатьсез яугирләр дигән эпитетлар һәм кыска хәбәрләр куллану б. э. к. I гасырда шагыйрлар һәм фәлсәфәчеләр әсәрләрендә барлыкка килә. Б. э. 8 елында Кара диңгез буендагы Тома каласына сөргенгә җибәрелгән шагыйрь Овидий беренче тапкыр сарматларны залим яугирлар дип, аларны Марс белән чагыштырган (Хәсрәтле элегия, V, 7).

«Скифлар һәм аларга охшаган кабиләләр»нең кайбер йолаларын Нерон заманында яшәгән стоик мәктәбе фәлсәфәчесе Луций Аней Корнут сүрәтләгән. Автор күчмә кабиләләренең җиңелмәс гаделлегенә һәм хәрби күнегүләренә игътибар итә. Язучы шулай ук сугыш алласы Аресты хөрмәтләп телгә ала.

Номадларның сугыш алласы белән туганлыгын Дионисий Периэгет б. э. I—II гасырдагы хезмәтләрендә әйткән. Латин авторы Меотида янында яшәгән күчүче кабиләләрне сүрәтли, алар исәбендә «савромат кабиләләре, данлы сугышчан Арестның токымнары» (Кеше яшәгән җирне тасвирлау, 652-710).

Шагыйрь Гай Валерий Флакк Сетин Бальб «ярсулы сармат яшьләре» һәм аларның «кыргый хайваннарча үкерүе» турында мәгълүмат калдырган (VI, 231-233).

Руфи Фест Авин Лавр «кансыз сармат» турында язган (Җир түңәрәген тасвирлау, 852-891). Клавдий Клавдиан сармат атлы отрядларын телгә алган (өченче консуллыкка Панегерик, VV, 145-150).

Европий Сарматия юк ителгән легионы, шуңа өстәп ул Диоклетианның сарматлар белән сугышлары турында язган (VII, 23; IX, 25).

Күчүче атлы гаскәрне һәм сармат һөҗүмнәрен тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аристотель күчүче атлыларның «намуслылыгы һәм инсафлылыгы» турында иң иртә мәгълүмат калдырган: «Скиф патшасының изге бер беясе булып, аның бөтен колыннары да затлы була. Шул колыннарның барысына да инә булган беяне иң яхшы айгырдан каплату максатында, патша, беяне ябып, айгырны китерергә куша. Айгыр моны теләмәсә дә, ялгыш, бия белән кушылып өлгерә. Качырганнан соң, беянең башын аскач, айгыр, инәсен танып кала да чабып чыгып китә һәм каянан сикерә» (хайваннар турындагы әкиятләр, IX, 47).

Б. э. к. III гасырда Антигон Каристский шулай ук бия турындагы скиф тарихын аңга ала (Әдәм ышанмаслык хикәяләр җыентыгы, LIV, 59). Овидий кыргый атларны һәм «атлары белән җитди сугышчан сарматларны» сүрәтләгән (Хәсрәтле элегия, III, 10).

Олуг Гай Плиний Секунд болай дип яза: «озын юлга чыгыр алдыннан сарматлар атларын ашатмаган, тик бераз су гына эчергән, һәм алар шулай итеп, атка менеп, туктаусыз 150 миль араны үткән...» (4, 162) Ул Аристотельнең «скиф беясе» турындагы хикәясен телгә ала, һәм шулай ук скифлар сугыш баршында бияләргә өстенлек бирә дип яза (4а, 156, 165).

Полиен, сармат пашбикәсе Амаганың хәрби операциясен тасвирлап, аның яугирләре ике алмаш атка ия булган һәм шулай итеп 1200 стадия аралыкны үтә алган дип билгели (VIII, 56).

Күчүче атлылар турында соңгы язган авторларның берсе Клавдий Элиан булган. Ул үз чиратында тагын бер тапкыр Аристотельнең "скиф беясе турындагы хикәя"сен кабатлый (Хайваннар турында, IV, 7).

Антик авторлар, сармат атлыларын тасвирлап, аларның сабырлык һәм выҗданлык сифаттарына игътибар итә. Язучылар мәгълуматлары буенча, сармат атлары көненә 150 миль юл үткән, бу күрсәткеч 220 чакрымга тиңләшә. Алмаш атлар күченүчеләргә ерак ара үтү мөмкинлеге биргән. Овидий дошманнар «ерткыч көтү» булып һөҗүм итә дип язган (Хәсрәтле элегия, V, 10), Иосиф Флавий сарматларның Мезия һәм Мидия «кызу һөҗүмнәрен» тасвирлай, VII, 4, 3; 7, 4).

Сарматларның кораллары тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антик авторлар күченүчеләрнең укларына зур игътибар билгели. Аристотель скифлар {{comment|керпе кебек хайван|ехидна}} агуын һәм кеше канын оештырып уклар өчен эшләнгән агу рецепты турында (Гаҗәп хәлләр турында, 141) язган. Бу хикәя Аристотель язганны кабатлый, тик хикәядә ехидна агуы урынына скифлар елан агуын куллана (Гаҗәп нәмәләр турында хикәяләр, а, 141) диелә.

Теофраст «укларга үтергеч агулы үсемлекләр сөрткәннәре» турында яза. Борынгы ботаник язуынча, кайсы бер агу шундук үтерә, кайсы бер агудан кеше, ачыгып, хәлсезләнеп үлә (Теофраст, Үсемлекләр турында, XV, 2).

Овидий укларга зур мәгънә бирә. Шагыйрь күп тапкырлар номадларның агулы кармаклы укларын телгә ала (Хәсрәтле элегия, III, 10; V, 7, 10; Понттан хатлар, IV, 7, 10). Бер санак укны ул хәтта үзенең дусы Фабий Максимга бүләк итеп җибәрә (Понттан хатлар, III, 8).

Павсаний сарматларның сөяк ук башаклары турында бәян итә (Элладаны тасвирлау, I, 21, 5). Олуг Плиний да шулай ук скифларның укларны агу белән чылатуы турында яза (Табигый тарих, 2, XI, 279).

Антик авторларның хезмәтләрендә шулай ук якын сугыш коралларын — кылыч һәм сөңгене тасвирлау китерелгән. Овидий пычак белән коралланган сарматлар турында яза (Хәсрәтле элегия, V, 7). Иосиф Флавий сармат кылычын телгә ала (Яһүд сугышы турында, VII, 7, 4), Валерий Флакк «зур һөңгө белән идарә итүче сарматны» тасуирлай (Аэронавтика, VI, 20), Павсаний сөяк сөңгеләр турында язган (Элладаны тасвирлау, I, 21, 5). Клавдий Клавдиан шулай ук сармат сөңгеләре турында яза (Стилихон консуллыгы турында, I, 122).

Антик авторлар үз хезмәтләрендә сарматларның арканны файдалануы турында бик еш телгә алалар. Аларны я әсирләр тотарга, яисә сыбайлыны ат өстеннән егытып төшерү максатында файдаланганнар. Иосиф Флавий әрмән патшасы Тринидадны арканларга тырышу турында язган (Яһүд сугышы турында, VII, 7, 4). Павсаний билгеләвенчә, «сарматлар дошманнарына аркан белән ташланалар һәм соңыннан, атларын кире якка борып, арканга эләккәннәрне җиргә егалар» (Элладаны тасвирлау, I, 21, 5).

Күченүчеләрнең аркан куллануы турында соңгы б. э. V гасырда яшәгән епископ Амвросий соңгы язманы төзегән. Епископ «аланнар дошман муенына элмәк ташлау йоласын оста аткара» дип язган (Иерусалимны җимерү турында, V).

Күченүчеләрнең саклану коралы турында беренче тапкыр Теофраст Эфесский «Су турында» трактатында: «Таранд Скифиядә яши, борыны белән боланга охшаган... Аның сөякләре тире белән көпләнгән, һәм аннан йөнө дә үсә. Тиресе бармак йыуанлыгына һәм үтә, шуның өчен аны киптерәләр һәм хәрби ҡаплауыс эшлиләр» (Су турында, 172).

Павсаний борынгы хәрби кием һәм ҡорал турында кызык язу калдырган: «Панцирьлары алар болай ясый: аларның берсе бик күп ат тота... Атларны алар сугыш өчен генә файдаланмый, аларны салып, үзләренең ходайларына корбан китерәләр һәм ризык итеп кулланалар. Атларның тоякларын җыялар, чистарталар, аларны елан кавы кебек итеп телеп ваклыйлар. Беркем дә кем елан күрмәгән, мөгаен, әле яшел нарат тубырчыкларын күргәндер; шулай итеп, нарат турбырчыкларда беленеп торган буразналар кебек итеп, тояктан да шушындый күренеш китереп чыгаралар. Шул кабырчакларны тишәләр, ат йә үгез таратмышлары белән бер-беренә якынайтып тегәләр һәм ҡалҡан сыйфатында кулланалар, алар ныклыгы белән дә, матурлыгы белән дә эллиннардыкыннан кайтыш түгел, хәтта кул сугышындагы каты сугу һәм һөҗумне дә күтәрә» (Элладаны тасвирлау, I, 21, 5).

Клавдий Элиан, Теофраст окшатып, Таранд атамалы кыргый хайванны тасвирлаган, ләкин аның хикәясендә күчкенчеләр калканнарын тире белән көпләгәне генә сурәтләнә, ә панцирь эшләгәннәре турында язылмаган (Хайваннар турында, II, 16).

Сарматларның хәрби эшләрен һәм хәрби йолаларын тулы масштаблы сурәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Страбон «сугышчан» роксоланнарның 50 мең гаскәрен тар-мар итүне сүрәтли, һәм шулай ук күчкенчеләр «эш үгезенең сей тиресеннән тегелгән торалар һәм хәрби киемнәр панцирьлар киеп, чыбыклардан үрмә калканнар тотып йөри, ә һөҗүм кораллары булып сөңге, җәя һәм кылыч хезмәт итә» дип билгели (VIII, 3, 17). Географ сираклар һәм аорсларның гаскәр исәбен китерә, соңгыларның күпчелек өлеше каспий яры буйларында хакимлек итүе турында яза (V, 8).

Публий Корнелий Тацит б. э. 69 елында Мезиядә уңышсыз сармат һөҗүме турында бәян итә (Тарих, I, 79). Сарматларның атлы илбасарлар өеренә кем генә каршы тора алсын инде, дип, өченче легионның ярдәмче көчләре тарафыннан тугыз меңлек күчүче гаскәрен тар-мар итүне сүрәтләгән. Тацит сарматларның коралын тасвирлап, ике куллары белән тотып сугышкан сөңгеләрен һәм озын кылычларын, юлбашчыларның һәм югары катламның бер-берсенә үткәреп беркетелгән пластинкалардан я иң каты тиреннән эшләнгән авыр панцирьларын телгә ала. Шул ук вакытта, күчкенчеләр бөтенләй калкан файдаланмый ди.

131-137 елларда Каппадокия белән идарә иткән рим тарихчысы һәм күренекле дәүләт эшмәкәре Флавий Арианның хезмәтләре зур әһәмияткә ия. 135 елда Ариан алан һөҗүмен «кире кага». Рим легионнарының сарматлар белән каты алыш булмаганын билгеләр кирәк — Каппадокия армиясе көнчыгыш чиккә походка чыга, ә күчкенчеләр, батырчылык итмәенчә, чигенәләр. «Аланнар белән бәрелеш» нәтиҗәсендә Аррианда үз дошманы белән кызыксыну уянган һәм ул 135 елда булган вакигаларга «Аланнарга каршы диспозиция» дигән язмаларын багышлаган. Килеп чыкмаган алышның сценариен сүрәтләп, Арриан сармат коралларын һәм тактикасын сүрәтли (Аланнарга каршы диспозиция, 17, 28, 30, 31). Арианның сарматлары калкан һәм озын сөңгеләр белән файдаланган, борынгы хәрби кием һәм кораллы (доспехи) йөргән, сугыш вакытында төрле тактик алымнар — ялган чигенү, түгәрәккә алу — кулланган.

Шулай ук Аррианның тагын да бер әсәре сарматларның хәрби эшләре турында бәян итә (Тактика, 47, 16,6, 35,3). «Тактика»сында тарихчы, вак саплы сөңгеләр белән коралланып, алан манерасынча, шына клин сыман тезелеп һөҗүм иткән сыбайлыларны, шулай ук аждаһа рәвешендәге хәрби тамгаларны телгә ала. Байраклар «үзләренең күренеше белән канәгатьләнү яисә кот очырып кына калмый, атаканы аеру өчен дә һәм төрле отрядлар бер-берсенә һөҗүм итмәсен өчен дә файдалы».

Аммиан Марцеллин хәрби сарматларның кайбер хәрби холык-гадәтләрен сурәтләгән. Күчкенчеләр тумыштан ук ат өстендә йөрергә өйрәнгән, даими күнекмәләр белән шөгелләнгәннәр, кылычка табынганнар. Аларда кем яу кырында һәлак була, шул бәхетле дип саналган. Шулай ук Марцеллин дошманнан скальп кубару һәм шул скальплар белән сармат атларын бизәү йоласын сүрәтли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Латышев В. В. Известия древних писателей о Скифии и Кавказе // Вестник древней истории. — 1947. — № 4.
  2. http://annales.info/ant_lit/plinius/06.htm
  3. 3,0 3,1 Геродот. «История». 4, 110—117.
  4. Доватур А. И., Каллистов Д. П., Шишова И. А. Народы нашей страны в «Истории» Геродота. — М., 1982. — С. 143—147.
  5. Геродот. „История“, 4. 11.
  6. Доватур А. И., Каллистов Д. П., Шишова И. А. Народы нашей страны в „Истории“ Геродота. — М., 1982. — С. 103.
  7. А. А. Немировский. Массагеты Геродота и саки тиграхауда. // Эдубба вечна и постоянна. — СПб., 2005. — С. 217—224.
  8. Геродот. „История“. 1, 201.
  9. Доватур А. И., Каллистов Д. П., Шишова И. А. Народы нашей страны в „Истории“ Геродота. — М., 1982. — С. 85.
  10. Геродот. «История», 4. 119—120.
  11. Геродот. «История», 4. 119—120.
  12. J. Marquart. Eransahr…, P. 155.; Он же. Wehrot und Arang. — P. 136.
  13. Лукиан из Самосаты. Токсарид, или дружба, 39.
  14. Тадеуш Сулимирский. Сарматы. Древний народ юга России. Языги в Венгрии: ранний период. М., 2008.
  15. Аммиан Марцеллин. «Римская история» (XXXI, 2.1). Перевод Ю. А. Кулаковского и А. И. Сонни.
  16. Аммиан Марцеллин. «Римская история» (XXXI, 2.12—13). Перевод Ю. А. Кулаковского и А. И. Сонни.
  17. , готтар һәм сарматтарҙың бик күп ғәскәре ҡыйратылған, тип яҙа. Сократ Схоластик, Валентиан (321—375 йй.) үлгән йылда, сарматтар Реция өлкәһендә Дунайҙы кисеп сығып, Рим империяһына һөжүм итә, тип яҙған Сократ СхоластикЦерковная история (IV. 31).
  18. Roberts W. E. Valentinian I. // An Online Encyclopedia of Roman Emperors.
  19. Иордан. «Гетика» (129—130). Перевод Е. Ч. Скржинской
  20. Иордан. «Гетика» (121—127). Перевод Е. Ч. Скржинской.
  21. Georges Dumézil, А. З. Алмазова, Boris Aleksandrovich Kaloev. «Скифы и нарты»
  22. Аланы // БРЭ. Т. 1. М., 2005.
  23. Аланы
  24. Н. В. Анфимов. Меоты-предки адыгов. Майкоп 1989
  25. Аммиан Марцеллиан. История. XVII.
  26. Афанасьев Г. Е., Ван Л., Вень Ш., Вэй Л., Добровольская М. В., Коробов Д. С., Решетова И. К., Ли Х., Тун С. Хазарские конфедераты в бассейне Дона // Тезисы докладов на Всероссийской научной конференции «Естественнонаучные методы исследования и парадигма современной археологии». М.: ИА РАН. 2015, С.9.
  27. Сарсматское завоевание. Осетия и Осетины, Алания, Аланы
  28. Байте // БРЭ. Т. 2. М., 2005.
  29. Антропология. Материалы к краниологии сарматов. А. Н. Багашев. [www.ipdn.ru/rics/va/_private/a1/2-bag.pdf]
  30. Об антропологическом составе сарматов Терновки Балабанова М.А

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]