Сару кайнау
Сару кайнау | |
... хөрмәтенә аталган | яну[d] |
---|---|
Дәвалануда кулланыла торган дару | низатидин[d][1], циметидин[d][1], омепразол[d][1], гидроксид магния[d][1], гидрокарбонат натрия[d][1], фамотидин[d][1], эзомепразол[d][1], трисиликат магния[d][1], calcium gluceptate[d][1], magaldrate[d][1], карбонат кальция[d][1], dihydroxyaluminum sodium carbonate[d][1], aluminium carbonate[d][1], карбонат магния[d][1] һәм carbonate ion[d][1] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | opa.org.uk/what-is-water-brash/[2], actionagainstheartburn.org.uk/heartburn-water-brash/(ингл.)[3] һәм epainassist.com/gerd-heartburn/how-is-water-brash-treated[4] |
ICPC 2 идентификаторы | D03 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C34670 |
Сару кайнау Викиҗыентыкта |
Сару кайнау — ашказаныннан әче сыеклыкның үңәчкә менүе аркасында барлыкка килә. Ул күкрәкнең аскы өлешендә кыздыру тойгысы, авырту барлыкка килү белән бергә бара һәм кайвакыт авырту югарыга—йоткылык ка кадәр күтәрелә. Сәламәт кешеләрдә сару кайнауның сәбәбе — күп ашау. Ашамлыкларны яхшылап чәйнәмәү нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин. Ләкин күп вакытта сару кайнау нинди булса да авыру билгесе булып тора. Мәсәлән, ашказаны-үңәч (гастроэзофагеаль) рефлюксы авыруы булганда. Бу очракта сару кайнау, авырту күкрәк сөягенең аскы өлешендә, ашаганнан соң борчый.
Авыруга нинди факторлар китерә соң? Беренче чиратта алкоголь белән мавыгу, тәмәке тарту. Икенче мөһим фактор — рациональ ашамау, аерып әйткәндә, бик майлы һәм тәмләткечләре күп булган ашамлыклар ярату. Болардан кала ашкайнату органнарының эшенә нерв системасы тайпылышлары, төрле стресслар тискәре тәэсир итәләр. Югарыда искә алынган факторлар аерым-аерым яки барысы бергә ашказанындагы кислота балансы бозылуына, ә бу, үз чиратында, авыруга китерә.
Хәер, сару кайнау ашказаны-үңәч рефлюксы гына түгел, киң таралган гастрит, ашказаны ялкынсыну, холецистит авыруларының да симптомы булып тора. Аларның барысының да хроник формага күчү куркынычы бар. Шуңа күрә авыруны аздырмыйча, үз вакытында гастроэнтерологка мөрәҗәгать итү мөһим. Ул авыруны тиешенчә тикшереп, диагноз куйгач, кирәкле дәваны билгели. Гадәттә, бу дәвалау дарулар кабул итү һәм диета саклаудан гыйбарәт. Мәсәлән, сөтле боткалар, яшелчә ашлары файдалы, ; ә кыздырылган, борычлы ризыклар, ачы тәмләткечләр киңәш ителми.
Сару кайнау җитди авыруга бәйләнмичә, рациональ тукланмау нәтиҗәсе : булса, менюны үзгәртергә кирәк була. Әйтик, катлаулану чорында ; казылыкларны, арыш икмәген, әче сөт продуктларын, цитрусларны рационнан чыгарып тору таләп ителә. Алкогольдән баш тартырга кирәк. [ Көненә 5-6 тапкыр, кечкенә порцияләр белән туклану яхшы.
Үңәчкә ашказаны сыекчасы чыкмасын өчен, ашау белән ятып ял итәргә киңәш ителми. Йоклаганда гәүдәнең өске ягы күтәренке хәлдә булырга тиеш, шуның өчен зуррак мендәрдә йокларга кирәк.
Сару кайнауны дәвалау өчен, халык медицинасында рецептлар бик күп.
Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Бәрәңге согы. 3 атна буе, ашарга 20 минут кала яртышар стакан эчәргә ; кирәк. Сок эчәр алдыннан гына ясалырга тиеш. Дәва курсы беткәч, сару кайнау туктый. Бәрәңге согы хроник гастритны дәвалау өчен дә яхшы чара булып исәпләнә.
Җитен орлыклары. 2 аш кашыгы җитен орлыгына 1 стакан кайнар су салалар. Ярты сәгать төнәтеп, сөзәргә кирәк. Көн саен 1/3 стакан күлә мендә, йокы алдыннан эчәргә.
Карабодай. Ярманы кыздырыгыз, ул кызгылт-көрән төс алырга тиеш.
Аннары иләк аркылы уздырыгыз. Ярманы пычак очына гына алып, көненә 4 тапкыр кабул итегез. Шул ук вакытта 1 атна буе көн саен 1 чеметем коры карабодай ярмасын чәйнәргә ярый.
Каен көле. Ярты бал кашыгы каен кайрысы көлен көнгә бер тапкыр су белән йотарга кирәк. Шулай ук күмер порошогы да ярдәм итә — аны да су белән эчәргә.
Кабак орлыклары. Сару кайный башлау белән, 1 чәй кашыгы кабак орлыклары чәйнәргә.
Алоэлы катнашма. 1 аш кашыгы кипкән алоэ, 2 аш кашыгы виноград яфраклары, 1 аш кашыгы андыз (девясил) тамырлары һәм 4 аш кашыгы сары мәтрүшкә чәчәкләрен 1 литр суда кайнатырга. Ярты сәгать төнәткәннән соң сөзәргә. Көненә 3 тапкыр, ашарга берничә минут кала эчәргә. Ашаганнан соң эчсәгез нәтиҗәсе булмый.