Сарыкүллеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарыкүллеләр latin yazuında])
Сарыкүллеләр
Кулланылган тел Сарыкүл теле[d] һәм Вахи теле
Сарыкүллеләр
Үз аталышы

Тоҷик, تاجک

яшәү җире

Кытай / Көнчыгыш Төркестан

Теле

сарыкүл теле, уйгыр теле

Дине

Ислам

Кардәш халыклары:

таҗиклар һәм башка иран халыклары

Кытай таҗикларының сарык көтүләре
Кытайның Ташкурган шәһәре янында Каракорым шоссесында памирлылар

Сарыкүллеләр, яки Кытай таҗиклары ((кыт. 塔吉克族, пиньинь Tǎjíkèzú) ― Памир халыкларының берсе. Памир халыкларыннан бердәнбер Көнчыгыш Төркестан территориясендә генә яшәүче халык. Борынгы җирле халыкның токымнары. Кытайның Синьцзян-Уйгыр автоном районында Ташкурган (Сарыкүл) елгасы үзәнлегендә һәм аның кушылдыгы Тагармасу, Вача үзәнлекләрендә, шулай ук Марьян елгасы үзәнлегендә һәм Марьян тамагыннан түбәнрәк Раскемдарья елгасы үзәнлегендә яшиләр. Ташкурган (Сарыкүл) үзәне Таҗикстаннан Сарыкүл тау сырты белән аерылган, көнчыгыштан Кашгар тау сырты һәм Ташкургантаг тау сырты белән чикләнгән.[1][2]

XX гасыр башында Ташкурганда булган Лавр Георгиевич Корнилов (1870―1918), «Кашгариядә борынгы арий расасы вәкилләре булып Сарыкүл таҗиклары, яки сарыкүллеләр тора, алар үзләрен сарыкүли дип атый, Ташкурган, Тагарма, Вача, Марион үзәнлекләрендә һәм Яркенддәрья буенча Марионнан Касарабка кадәр утрак тормыш алып бара. Чыгышлары буенча Сарыкүл таҗиклары Вахан, Шугнан һәм Рушан таҗикларының якын туганнары; борынгы фарсы теленең аерым сөйләмендә сөйләшәләр», дип яза. [3][1][2]

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарыкүл теле Һинд-аурупа телләре гаиләсенең памир телләре көнчыгыш иран телләренә кертеп каралә, шул ук вакытта таҗик теле көнбатыш иран телләренә карый һәм классификация ягыннан памир телләренең шугнан-рушан төркеменә керә. [4][5] Сарыкүл теле язусыз тел, шуңа күрә мәктәпләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары уйгыр телендә эшли, бу Сарыкүлнең ике телле булуына сәбәп булган. Телнең исеме бу телдә сөйләшүчеләр яшәгән Сарыкүл (Ташкурган) елгасы исеменнән килеп чыккан.[6][1][2]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Кытайда ислам

Таҗиклар элек зороастризм яки буддизм динен тоткан, XI гасырның икенче яртысында ислам диненә күчкән. Күпчелек өлеше хәзерге вакытта низариләргә, Ага Хан IV җитәкчелегендә шигый-исмәгыйлилек агымына карый.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай таҗиклары якынча 25 мең кеше. [7] Кытайда халык санын алу вакытында памир халыклары (сарыкүллеләр, шулай ук ваханлылар) таҗиклар составына кертелә, алар Кытайда 2000 елгы халык санын алу буенча 41 028 кеше булган, шул исәптән Синьцзян-Уйгыр автоном районында 39 493 кеше, шуларның 33 611 кешесе Кашгар округында, шул исәптән Ташкурган-Таҗик автономияле өязендә 23 350 кеше (өяз халкының 84 % ы).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Саидов А. К истории и этнографии таджиков Китая. Самарканд: издание МИЦАИ, 2008, стр. 167-174
  2. 2,0 2,1 2,2 Саидов А. К истории и этнографии сарыкольцев и ваханцев Китая. М.: Наука, 2009, стр. 348. ISBN 978-5-02-036741-8
  3. Корнилов Л. Кашгария или Восточный Туркестан. Опыт военно-статистического описания. — Ташкент: изд. штаба Туркестанского военного округа, 1903. — С. 240-241.
  4. Калып:БСЭ2
  5. Калып:БСЭ2
  6. Пахалина Т. Н. Сарыкольский язык: (исследование и материалы). — М.: «Наука», ГРВЛ, 1966. — С. 3. — 239 с.
  7. Памирцы России(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]