Сарытау дәүләт аграр университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарытау дәүләт аграр университеты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Н. И. Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт аграр университеты (СДАУ)
Саратов ул Немецкая кадр 1.jpg
Халыкара исемнәр
Saratov State Agrarian University named after N.I. Vavilov
Эшләү еллары 1913
Ректор Соловьев Дмитрий Александр улы
Адрес 410012, Россия, Сарытау, Театральная мәйд., 1
[1]
Сайт sgau.ru

Н. И. Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт аграр университеты (рус. Саратовский государственный аграрный университет имени Н. И. Вавилова) — аграр профильле югары уку йорты, Идел буе агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү буенча әйдәп баручы уку йортларының берсе. Университетта барлыгы 20 меңнән артык студент белем ала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К.Н. Гримм — Югары авыл хуҗалыгы курсларын оештыручыларының берсе

1913 елның 15 сентябрендә Сарытауда квалификацияле агрономнар әзерләү өчен Югары авыл хуҗалыгы курслары оештырыла. Әлеге курсларның беренче студентлар җыелышында 105 кеше булган. Курсларга нигез салучыларның берсе һәм беренче директор булып Сарытауның баш агрономы, профессор, атказанган фән эшлеклесе Борис Харлампий улы Медведев була[2]. Ул А.А. Богомольц, Б.И. Бируков, Я.Я. Додонов, В.Р. Заленский, В.Д. Зернов, Н.И. Суса, Д.И. Янишевский һ. б. Саратовның яхшы мөгәллимнәрен укытуга җәлеп итә алган.

1918 елның 5 апрелендә Халык игенчелек комиссариаты һәм Халык мәгарифе комиссариаты карары белән Югары авыл хуҗалыгы курслары Сарытау авыл хуҗалыгы институты буларак үзгәртелә, әмма шул ук елның 20 сентябрендә институт агрономия факультеты хокукларында Сарытау дәүләт университетына кушыла.

1917—1921 елларда курсларда һәм институтта фәнни һәм педагогик эш белән генетик Николай Иван улы Вавилов шөгыльләнә.

1922 елның маенда агрономия факультеты дәүләт университетыннан аерылып чыга һәм яңадан институтка әверелә. Институтның беренче директоры итеп галим-биолог, профессор В.Р. Заленский сайлана. Ул вакытта институтта А.И. Стебут, А.П. Шехурдин, Е.М. Плачек, В.С. Богдан, Г.К. Мейстер, Н.М. Тулайков, Я.Я. Дадонов кебек күренекле галимнәр эшли.

1923 елда мелиорация факультеты ачыла. Шуңа бәйле Сарытау авыл хуҗалыгы институты Саратов авыл хуҗалыгы һәм мелиорация институты итеп үзгәртелә.

XX гасыр башында шәһәрдә Дәүләт зоотехника-ветеринария институты (1918 ел) һәм Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институты (1932 ел; Сарытауга күчерелгән Мәскәү авыл хуҗалыгы машина төзелеше институты базасында) оешкан.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 18 декабрендәге «Сарытау өлкәсендә һөнәри белем бирү системасын камилләштерү турында» карары белән авыл хуҗалыгы юнәлешендәге өч югары уку йорты — Н.И.Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, Сарытау дәүләт агроинженер университеты һәм Сарытау дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясе Н.И. Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт аграр университетына берләшәләр. Хәзерге вакытта алар СДАУ структурасында 1, 2 һәм 3 нче уку комплекслары булып торалар.

Берләшкән югары уку йортының беренче ректоры 1998 елның апрелендә Б.З. Дворкин билгеләнә (2003 елда вафат була). 2003 елның маенда университет ректоры итеп Николай Иван улы Кузнецов сайлана. 2019 елның маеннан ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Соловьев Дмитрий Александр улы билгеләнә.

Университет бүгенге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта университетта түбәндәге факультетлар эшли:

  • Агрономия факультеты (декан в.б. Ткаченко О.В.)
  • Икътисад һәм менеджмент факультеты (декан в.б. Дудникова Е.Б.)
  • Инженерия һәм табигатьне төзекләндерү факультеты (декан Соловьев Д.А.)
  • Ветеринария медицинасы, азык-төлек һәм биотехнологияләр факультеты (декан в.б. Попова О.М.)
  • Халыкара белем бирү программалары институты (директор в.б. Ларионов С.В.)

Төп бүлекчәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Агроцентр («Корольков бакчасы» кебек танылган)
  • Ветеринария хастаханәсе
  • «Пищевик» укыту-җитештерү комплексы
  • Инжиниринг үзәге
  • «Инноватор» инновацияле яшьләр иҗаты үзәге
  • «Идел буе» укыту-фәнни-җитештерү берләшмәсе (элек «Степное»)
  • Гомуми мәйданы 3967 кв. м булган спорт-сәламәтләндерү комплексы
  • Китапханә-мәгълүмат үзәге

Филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Краснокуцк
  • Маркс
  • Пугачев
  • Сарытау финанс-технология көллияте

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы — Соловьев Дмитрий Александр улы
  • Укыту эшләре буенча проректор в.б. — Макаров Сергей Анатолий улы
  • Фәнни һәм инновацион эш буенча проректор в.б. — Воротников Игорь Леонид улы
  • Тәрбия һәм социаль эш буенча проректор в.б. — Шьюрова Наталья Александр кызы
  • Икътисадый үсеш һәм оештыру эшләре буенча проректор в.б. — Александров Иван Александр улы

Чыгарылыш укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

№ 1 уку комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

№ 2 уку комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

№ 3 уку комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  2. История. СГАУ им. Н. И. Вавилова.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]