Сары төс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сары төс latin yazuında])
Сары (RGB)
— Төс координатлары —
HEX #FFFF00
RGB¹ (r, g, b) (255, 255, 0)
CMYK² (c, m, y, k) (0, 0, 100, 0)
HSV (h, s, v) (60°, 100%, 100%)

¹: Нормальләштерелгән [0–255]
²: Нормальләштерелгән [0–100]

Сары (#FEFE33)

Сары (CMYK, буяу сарысы)
— Төс координатлары —
HEX #FFEF00
RGB¹ (r, g, b) (255, 239, 0)
CMYK² (c, m, y, k) (0, 0, 100, 0)
HSV (h, s, v) (56°, 100%, 100%)

¹: Нормальләштерелгән [0–255]
²: Нормальләштерелгән [0–100]

Сары — 565–590 нм дулкын озынлыклы төсләр. Зәңгәр төскә өстәмә төс булып тора.

Сарының стандартлаштырылган төсләренең берсе CMYK системасы компоненты булып тора. Аның RGB системасындагы уналтылы билгеләнеше — #ffff00.

Сары төснең табигый эталон һәм үрнәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каротин йомырка сарысына төс бирә
Сары тузганак

Спектраль чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сары төстәге органик матдәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сары неорганик пигментлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгатьтә сигнал бирү төсләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сары төс атмосферада минималь таралышка ия, шуңа күрә сигнал, кисәтү төсе буларак файдаланыла, кара кыек буйлар белән берлектә — визуаль контрастлыкны арртыру өчен.

Газ баллоннарын билгеләүдә сары төстән файдаланалар:

Мәдәният, сәнгать һәм этнографиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мифология һәм ышанулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуашлар сарыдан шәүлегән (чув. Сар кайăк — сары кош) каурыйлары ярдәм итә дип уйлыйлар. Аның оясыннан сары каурыйларны алып суга салалар, һәм шул су белән авыруның тәнен юалар.

Кытай һәм Көнчыгыш белән бәйләнеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кытайда сары төс бер үк вакытта яшәеш һәм үлемне дә тасвирлаган. Үлеләр дөньясын «Сары чишмәләр?» (рус. «Желтые ключи») дип атаганнар, ләкин сары торна үлемсезлек аллегориясе булып торган.[1]
  • Сары төс Кытай һәм аның императорын символлаштырган. Кытай гади халкы сарыдан киенә алмаган — бу төс идарә итүче династия төсе була.
  • Графит карандашларын сары төскә буйыйлар. Бу гадәт иң яхшы графит Кытайда булу белән бәйле. Элек сары төскә кытай карандашларын гына буяганнар.
  • Сары раса дип монголоид расасын атыйлар.
  • Сары диңгез аңа коючы Хуанхэ елгасының суны болганчыкландыруы сәбәпле шундый исем ала.
  • «Сары ышану» (монг. шарын шашин)[2] — Тибет буддизмы мәктәбе — Гелугның монгол телле халыкларда аеруча таралган атамасы (Аурупада «сарыбашлыклылар» формасы гадәткә керә). Ике төр атама да әлеге мәктәпнең кием төсенә бәйле. «Сары ышану» тулаем буддизм синонимы буларак та файдаланыла.

Мәдәни ассоцияцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөнаһ, хыянәт, остракизм белән бәйлелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урта гасырар Испаниясендә учакта яндырылучы еретикларны сарыга киендергәннәр.
  • Иуда Искариотны сары плащта сурәтләгәннәр.
  • Корабтагы сары төс (Yellow Jack) аның карантинда икәнлеген күрсәткән.
  • Инглиз телендә сары төс куркаклык белән асоциацияләнә. Гарәпчә «сары елмаю» — ихлассыз елмаю. Французча «сары көлү» (rire jaune) — ясалма көлү.
  • Николай I патшаның Россия империясендә фахишәлек һәм фәхешханәләрне законлаштыручы указы нигезендә, фахишәләрнең «сары билетлары» булырга тиеш булган, анда, аерым алганда, иясенең сәламәтлеге турында язылган.
  • В.И. Ленин, фахишәләрнең «сары билетлары» белән чагыштырып, II Интернационалны «сары» дип атый. Шул ук вакытта II Интернационалның хокуклы варисы — Социнтерн курку өчен түгел, ә намус өчен эшләүчеләр билгесе рәвешендә сары төсне рәсми төс буларак файдалана.

Саклык билгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Светофордагы янучы сары төс юл чаты буенча хәрәкәт итүне башлауны тыя, ләкин элек башланган хәрәкәтне дәвам итүне рөхсәт итә (кайбер илләрдә сары урынына кызгылт сары фанар кулланыла).
  • Тимер юл светофорларында сары сигнал 60 км/сәг. артык булмаган тизлек белән узуны рөхсәт итә, ә киләсе светофор бу вакытта «ябык». Ике сары сигнал кырый юлга 60 км/сәг. артык булмаган тизлек белән күчүне аңлата.
  • Кайбер илләрдә юлларда җемелдәүче сары флаг гомуми саклыкка чакыру билгесе булып тора.
  • Автомобиль ярышларында сары флаг шулай ук саклыкка чакыруны аңлата. Аерым алганда, сары флаг узуны тыя.
  • Футболда сары карточка кисәтүне аңлата, регбида — 10 минутка уеннан чыгаруны.

Вексиллологиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Астрономия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төс Сурәт
Сары-яшел  
Сары  
Алтын  
Гәрәбә  
Әфлисун  

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Төс символикасы, archived from the original on 2007-03-13, retrieved 2011-11-27 
  2. Кручкин Ю. Большой современный русско-монгольский — монгольско-русский словарь. — М., 2006.
  3. История государственного флага Украины
  4. Государственные и исторические символы Украины 2009 елның 15 февраль көнендә архивланган.(укр.)