Сары уйгырлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сары уйгырлар latin yazuında])

Сары уйгырлар (югурлар, шира-йогурлар; Кытай телендә:裕固族, Yùgù Zú; Сары-юг. Sarïg Yogïr, j|ʊ|ɢ|ʊ|r, шир-юг.Šera Yogor : j|ʊ|ɢ|ʊ|r) — 56 рәсми танылган Кытай халыкларының берсе. Милли-территориаль автономиягә ия — Ганьсу провинциясенең Сунань-Югур автономияле өязе. Сары уйгурлар ике территориаль төркемгә бүленә, берсе төрки сарыг-югур телендә, башкасы — монгол шира-югур телендә.

Югурлар гаиләсе, Ланьчжоу, Кытай, 1944 ел

Борынгы уйгурларның токымнары булып тора, Уйгур Каганлыгының б.э. 840 елда таркалуыннан соң, Шад тәхет титуллы Удзар Текин патшазадә белән уйгурларның өлеше хәзерге Ганьсу провинциясенә юнәлгән һәм аткаклы дәүләт эшлеклесе Пан Текин ярдәмендә Ганчжоу уйгыр идикутлыгын барлыкка китергәннәр, ул берничә гасыр булган. Тангутлар тарафыннан тар-мар ителгән булган. 2000 ел халык санын алу буенча сары уйгырлар саны 13 719 кеше. Ганьсу провинциясе территориясендә яшиләр (2,3 %).

Ыру-кабилә составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э. Р. Тенишев мәгълүматы буенча, сары уйгырларның ыру бүленешләре җиде территориаль берәмлеккә — отакларга берләшә. Отаклар, юйгу ыру-кабилә юнәлешләре кебек үк хәзерге вакытта нинди дә булса хуҗалык яки административ әһәмияткә ия түгел.[1].

Телләре төрле булып көнкүрештә аермалар булса да, сарыг-югурлар һәм шера-югурлар этник бер-берсенә кардәш. Моның турында берселәрендә һәм икенчеләрендә дә очрый торган ыру-кабилә атамалары шәһадәт булып тора.

  • Анджан (анджән, анджәң, анджян).
  • Арлат. Арулатларның токымнары.
  • Вай. Ике өлешкә бүленә: эрки вай «иске вай» һәм йаны вай «яңа вай».
  • Джуныл (чоңыл, чуңыл). Бурят-монгол цонгол кабиләсе белән тәңгәл китерелә.
  • Йаглахкыр (йаглакыр, йаглахкар, йаглыхкыр, яглак). Ике төркемгә бүленә: ак йаглахкыр һәм кара йаглахкыр. Йаглакар — Тан Империясе вакытында Борынгы уйгырларның привилегияле ыруының атамасы.
  • Йагток.
  • Йун (патан).
  • Каджан.
  • Калка. Халха-монголлар белән тәңгәл китерелә.
  • Камер.
  • Каргос. Карагаслар һәм арулатларга кардәш монгол каркас кабиләсе белән тәңгәл китерү мөмкин.
  • Колен. Карагыз: кулин.
  • Комджук. Бер юрама буенча кыргыз килеп чыгышына ия. Ыру исеме мөгаен Кемчик елгасы һәм кэм-кэмджиут кабиләсе белән бәйле.[1]. Өйрәнүчеләр кэм-кэмджиутларны татар камаши (камачи) ыруы белән тәңгәл китерүне мөмкин дип фаразлыйлар.[2].
  • Коң. Коңы ыруы Шорларда бар.
  • Конрат (конырат). Хонгиратларның токымнары.
  • Кулин. Шулай ук колен дип әйтелә. Мөгаен Тыва куль ыруына һәм хакас (Койбалы) кӧл ыруына кардәш.
  • Кыргыс. Борынгы кыргызлар токымнары.
  • Ланчак.
  • Лахшо.
  • Мнэг. Тангутлар токымнары.
  • Ойрот (ойрат). Шулай ук уйрат дип әйтелә. Ойратлар — көнбатыш монгол кабиләсе.
  • Ӧрге. Этноним урта монгол ӧргӧӧ сүзеннән килеп чыккан — «пулат, гүрнәчә, ханның тору урыны».
  • Пагана. Монгол баганас ыруы белән тәңгәл китерелә.
  • Паглыг. Этноним, мөгаен, Борынгы кыргыз баг «халыкның ыру бүленеше» сүзеннән, яки монгол баг сүзеннән килеп чыккан — Монгол Халык Республикасында ас административ бүленеш берәмлеге.
  • Пайат. Баятларның токымнары.
  • Патан. Карагыз:. йун.
  • Пашу.
  • Пегеши. Йаглахкыр ыруының өлеше.
  • Пейат.
  • Пәй. Тыва пайгара кабиләсе һәм хакас (камасин) байга кабиләсе белән тәңгәл китерелә.
  • Сокалыг. Төшенчә сока- нигезеннән һәм –лыг аффиксыннан (тору урыны мәгънәсендә) тора. Сока сүзе сарыг-югурлар телендә— «дала үләне (чия) тамырлары белән җир түмгәге».
  • Солтус. Сулдусларның токымнары.
  • Сына.
  • Темирт. Монгол телендә –т аффиксы сыйфатны гыйбарәт итә: төмөр + т «тимер».
  • Темурчин. Монгол телендә темерч(ин) «тимерче». Төшенчә монгол килеп чыгышлы. Монголларда төрле вазифаларның атамалары еш ыру һәм кабилә исемнәренә күчкәне мәгълүм.
  • Тогшы (тогша, тогши).
  • Тунса.
  • Тӳргӳш (тюргешлар). төркиләрнең көнбатыш тармагы кабиләсе. V—VIII гасыр Енисей-орхон язмаларында очрый.
  • Уйрат. Карагыз: ойрот.
  • Хор. Хори-туматлар һәм хори-бурятлар белән тәңгәл китерелә.
  • Хараңгат (ораңгат, хуруңут)[1]. Харанутлар белән тәңгәл китерелә.[3].
  • Чанбан.
  • Чунса. Алтай (теленгит) чӱнӱс ыруы белән тәңгәл китерелә.
  • Чыгаллык. Мөгаен сарыг-югур «чыган» һәм монгол «цагаан» сүзеннән, «ак» мәгънәсендә.
  • Шартың. Йаглахкыр ыруының өлеше.
  • Эркэр. Этноним, мөгаен, эрк + эр «куәтле кеше» яки эрки-эр «ирекле кеше» сүзеннән килеп чыккан.
  • Ыглан. Этноним Тибет теле γǎlán, γlan (үгез) сүзеннән килеп чыккан.[1].

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югурларның традицион дине — ул Шаманизм белән беррәттән кулланылган Тибет Буддачылыгы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Тенишев Э. Р. {{{башлык}}} // Советская этнография. — № 1. — С. 59—66.
  2. ФАЗЛАЛЛАХ РАШИД-АД-ДИН->СБОРНИК ЛЕТОПИСЕЙ->ПУБЛИКАЦИЯ 1946-1952 ГГ.->ТОМ I->КНИГА 1->РАЗДЕЛ 2. www.vostlit.info. 2018-12-30 тикшерелгән.
  3. Бушаков В. А. Тюркская этноойконимия Крыма / Э. Р. Тенишев. — Москва, 1991. — С. 152.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народы Восточной Азии / под ред. Н. Н. Чебоксарова, С. И. Брука, Р. Ф. Итса, Г. Г. Стратановича. М. — Л.: Наука, 1965. С. 219.