Хәсән Сарьян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Сарьян latin yazuında])
(Сарьян Хәсән битеннән юнәлтелде)
Хәсән Сарьян
Туган телдә исем Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов
Туган 24 март 1930(1930-03-24)
СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Иске Аю
Үлгән 21 сентябрь 1978(1978-09-21) (48 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре журналист, язучы
Ата-ана
  • папа (әти)

Хәсән Сарьян, чын исеме Сарьян Салихҗан улы ХәсәновБашкортстанда туып үскән татар язучысы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Сарьян 1930 елның 24 мартында Башкортстан АССРның Илеш районы Иске Аю авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күрше авыл мәктәбендә тәмамлый. Аннан соң күмәк хуҗалык эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948-1951 елларда Х. Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары, «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1957-1960 елларда Башкорт дәүләт университетында татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан лекцияләр укый.

Томана, надан бер карьеристның фәнгә үрмәләве турында язылган «Чәмәт ― фәннәр кандидаты» исемле сатирик әсәре басылып чыккач, әсәрдә телгә алынган «каһарман»ның (БДУда тел галиме) «татар милләтчесе» дип Х. Сарьян өстеннән КГБга әләк язуы, ике-өч мәртәбә әлеге оешмага чакырып сорау алу нәтиҗәсендә, язучы эшсез кала, язылган әсәрләрен басмый башлыйлар, Уфада эшкә керә алмый.[1]

1960 елның октябрендә, Аяз Гыйләҗев, Марс Шабаев чакыруы буенча, Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә, биредә унсигез ел яши, эшли һәм иҗат итә: башта «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының редакторы булып эшли.

Х. Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның Казанда беренче «Хикәяләр» җыентыгы 1962 елда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң авторның хикәяләре тупланган тагын ике җыентыгы («Туган як хикәяләре» (1972)) дөнья күрә. 1977 елда «Уеңны уйдырып сал» китабы басылып чыга. Беренче хикәяләре белән үк Х. Сарьян үзенчәлекле язучы, тел остасы булып таныла. «Әткәм һөнәре» (1965), «Бер ананың биш улы» (1976), «Җәза» (1978) повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Х. Сарьян 1970-еллар татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.

Х. Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшли. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра.

Әдипнең аерым әсәрләре рус һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнгән.

Хәсән Сарьян 1978 елның 21 сентябрендә 48 яшендә кинәттән вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Фирүзә, техникум укытучысы. Балалары: уллары Рифкать, Булат, Айрат [1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Марс Шабаев. Туган җиренең баласы иде. // Марс Шабаев. Йөрәк хәтере. К.: ТКН, 2013, 110-122нче бит. ISBN 978-5-298-02476-1