Сафаҗай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сафаҗай latin yazuında])
Сафаҗай
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Пилнә районы
Координатлар 55°23'12"тн, 46°6'33"кнч
Авыл советы башлыгы Вафа Камалетдинов
Беренче телгә алу 1451
Элеккеге исемнәр авыл
Халык саны 2239[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83192
Почта индексы 607496
Рәсми сайт safajay-center.ru
Урысча атама Красная Горка, Собачий овраг

Сафаҗай (рус. Красная Горка) – Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районындагы авыл. Мәдәнә елгасы буенда урнашкан. Бүгенге көндә Сафаҗай авылында 1100 йорт булып, авылда яшәүчеләрнеке – 740, 2 300 кеше яши. Йортларның икейөзләбе “мәскәүчеләрнеке” булып санала.

Дини тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда биш мәчет эшләп килә. Шушы мәчетләрнең барысында диярлек яшь имам-хатыйблар хезмәт куя. Алар тырышлыгы белән Сафаҗайда ел дәвамында мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә дини укулар оештырылган. Моннан тыш, җәй айларында шәһәрдән ялга кайткан яшьләр өчен дә дини укулар – җәйләүләр уза.

Авылда үзгәртеп кору чорында, 1988 елда беренче мәчет ачыла. Шул ук елны мәчет каршында дини укулар да башлана.[2]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 1968 елдан бирле урта мәктәп эшли. Мәктәп бинасы 1975 елда ачыла. Бу бина 640 урынга исәпләнгән. 2011 елда мәктәптә 256 бала укый. 27 бала унберенче сыйныф тәмамлый. 32 бала тугызынчы сыйныфны бетерә.[3]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хронологик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәлак ителгән татар дин әһелләренә һәйкәл

Икътисади хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар барысы бергә–426, пенсиәгә чаклылар саны–830, пенсионерлар – 800, колхозда эшләүчеләре–230, фермер хуҗалыклары–9, аларда эшләүчеләр саны 80–90 кеше. Эшсезләр арасында күбрәк хатын–кызлар, ирләр–900, хатын–кызлар–1400. Менә нинди саннар, авыл димәссең. Авылда терлек күп, 365 баш сыер, үгезләр, бозаулар–670 баш, 6 көтүләре. Колхозда–1600 баш эре мөгезле терлек, 8–көтү, җирләре–4500 гектар, атлар, 20–30, җирләр пайларга бүленгән, пайга чыккан–2,5 гектар җир.

Чәчүлек җирләре – 4692 гектар, көтүлек – 815 га, уңыш уртача гектардан 30 центнер. 14–шәхси кибет (магазин), 4–кибет райпоныкы, 1 зур магазин–анда 3 кеше эшли, бу авылда 19 кибет. КБО (комбинат бытового обслуживание) бар, анда юләү цехы, парикмахерская эшли. Колхозлары ача тагы бер юләү цехы эш киемнәре (рабочая одежда) юләү буенча. Авыл тулаем газлаштырылган, йортлар, магазиннар, мәчетләр, бала бакчасы, мәктәп, фельдшерский пункт, элемтә бүлеге (почта), клуб, бөтенесенә газ кертелгән. Клубта спорт буенча 1 штат булдырылган, спорт заллары инвентарьлар белән җиһазлаштырылган, көрәш өчен матлар коверлары белән.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]