Эчтәлеккә күчү

Сафа һәм Мәрва

21°25′25″ т. к. 39°49′38″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сафа һәм Мәрва latin yazuında])
Сафа һәм Мәрва
Рәсем
Дәүләт  Согуд Гарәбстаны
Административ-территориаль берәмлек Мәккә
Карта

Сагый йоласы

Сафа һәм Мәрва — Әл-Харам мәчетенең эчке ишегалдындагы ике калкулык. Алар хакында Коръәндә искә алына (2:158). Ике калкулык арасындагы ара 450 метр. Алар арасында 7 кат йөгерү хаҗ һәм гомрә кылуның мәҗбүри өлеше. Хаҗилар башта Сафа калкулыгына менәләр, Кагъбәгә борылып, рәхим-шәфкать һәм гөнаһлары гафу ителүен сорыйлар. Аннары хаҗилар калкулык итәгендәге баганага төшеп, Мәрва калкулыгы итәгендәге баганага таба йөгерәләр. Алар калкулыкка менеп, Кагъбәгә борылып, рәхим-шәфкать һәм гөнаһлары гафу ителүен сорыйлар. Алар тагын Сафа калкулыгына таба йөгерәләр. Бу гамәл — сагый (гарәп. سعى) дип атала.

Ислам риваятьләренә караганда, бу йоланың килеп чыгышы турында берничә гипотеза бар.

Берсендә бу таулар — Адәм белән Һава ял иткән калкулыклар диелә. Сагый шушы истәлек өчен башкарыла диләр.

Икенчесенә караганда, Ибраһим пәйгамбәр Аллаһыга гыйбадәт кылганда шайтан белән очрашкач, кире качарга һәм калкулыклар арасында йөгерергә мәҗбүр булган.

Иң еш очрый торган фараз — ул Һаҗәр һәм аның улы Исмәгыйльнең газапларын искә алу. Һаҗәр үлем хәлендәге улы Исмәгыйль өчен су эзләп Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасында җиде тапкыр йөгергән.

Риваятьләр буенча, улы Исмәгыйль елап утырганда, аның үкчәсе астыннан чишмә агып чыга. Ул җирне каплый башлагач, суны туктатырга тырышып, Һаҗәр: «зәм-зәм» (җыел, җыел) дип әйтә һәм агымны чикли.

« Чыннан да, Сафа һәм Мәрва Аллаһның билгеләре. Хаҗ яки Гомрә кылган кешегә гөнаһ юк, һәм кем изгелекне сайласа, әлбәттә, Аллаһ рәхмәт кылучы һәм белүче
»
  • Ермаков Д. В. Сай // Ислам: энциклопедический словарь / отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, 1991. — С. 202.
  • Али-заде, А. А. Саай (архив) // Исламский энциклопедический словарь. — М.: Ансар, 2007.
  • * Али-заде А. А. Замзам // Исламский энциклопедический словарь. М. : Ансар, 2007. ISBN 978-5-98443-025-8.
  • Гүзәл Ситдиҡова. Йәннәт баҡсаһы — Өфө: Уфимский полифграфкомбинат ДУП. 2014. — 232 бит (баш.)