Сафиулла Мәкъсүтов
Сафиулла Мәкъсүтов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 1858 Олы Күлбаш, Кукмара вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1920 елдан иртә түгел |
Яшәгән урын | «Касыймия» мәдрәсәсе |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Иттифак әл-Мөслимин |
Сафиулла Таҗетдин улы Мәкъсүтов (1858, Олы Күлбаш, Кукмара вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1920 елдан иртә түгел) — мулла, Казан губернасыннан II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы депутаты.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сафиулла Мәкъсүтов 1858 елда Казан губернасының Олы Күлбаш авылында авыл мулласы гаиләсендә туа. Милләте буенча татар[1]. 1883 елда Казанда «Көлбәе» мәдрәсәсен тәмамлаган. Ислам дине гыйлемнәрен камилләштерү өчен, Төркистанга һәм Бохарага сәяхәткә китә.
1885 елдан Казан губернасының Олы Айбаш һәм Күлбаш авылларында указной мулла булып хезмәт итә. 1891 елдан имам-хатыйп һәм ахун була. Мөселман дине мәсьәләләрендә дә, хәзерге сәясәттә дә хәбәрдар белемле авыл мулласы буларак билгеле була. Белемле авыл мулласы буларак билгеле. «Иттифак әл-Мөслимин» партиясе әгъзасы була. Игенчелек белән шөгыльләнә, 4 дисәтинә мәйданлы җир участогы булган.
1907 елның 6 февралендә ул Казан губернасы сайлау җыелышы сайлаучыларының гомуми составыннан II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасына сайлана. Мөселман фракциясе составына керә. Дума комиссияләрендә тормаган һәм Дума трибунасыннан фикер алышуларда да катнашмаганы. Думада үз эше турында депутат хисапларын һәм мөселман фракциясе идеялары турында Казанның «Йолдыз» газетасында бастыра.
Алга таба язмыш һәм үлем датасы билгеле түгел.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Боиович М. М. Члены Государственной думы (Портреты и биографии). Второй созыв. М.: Тип. Товарищества И. Д. Сытина. 1907. С. 112.
- Усманова Д. М. МАКСЮТОВ Сафиулла Тазетдинович. // Государственная дума Российской империи: 1906—1917. Б. Ю. Иванов, А. А. Комзолова, И. С. Ряховская. Москва. РОССПЭН. 2008.(үле сылтама) C. 344.
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Боиович М. М. Члены Государственной думы (Портреты и биографии). Второй созыв. М.: Тип. Товарищества И. Д. Сытина. 1907. С. 112.
Казан губернасыннан Дәүләт Думасы депутатлары | ||
---|---|---|
I чакырылыш | Габриел Шерешеневич • Яков Абрамов • Сәетгәрәй Алкин • Гариф Бадәмшин • Александр Васильев • Марк Герасимов • Пөтр Ершов • Иван Лаврентьев • Константин Лаврски • Фәйзелкотдус Миңлебаев | ![]() |
II чакырылыш | Михаил Капустин • Гариф Бадәмшин • Михаил Батуров • Дмитри Кушников • Садри Максуди • Сәйфулла Мәкъсүтов • Гомәр Мусин • Григори Петрухин • Зинови Талантсев • Александр Фөдоров | |
III чакырылыш | Иван Годнев • Сергей Дунаев • Гайсә Еникеев • Николай Ефремов • Михаил Капустин • Васили Карәкин • Александр Лунин • Садри Максуди • Николай Мелников • Иоанн Соколов • Александр Баратынски* • Николай Сазонов | |
IV чакырылыш | Илья Бажанов • Павел Бычков • Иван Годнев • Фөдор Казин • Владимир Марковников • Ипполит Рындовски • Дмитри Сверчков • Александр Смирнов • Дмитри Теренин • Алексей Юхтанов | |
* - Н.А.Мелников баш тарткачтын сайланылган; ** - Н.П.Ефремов баш тарткачтын сайланылган |