Сафлык кардәшләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сафлык кардәшләре latin yazuında])
Сафлык кардәшләренең энциклопедиясеннән бер бит. XII гасыр

Сафлык кардәшләре һәм тугрылык дуслары, яки Бәсрә кардәшләре, Ихван әс-Сафа (гарәп. إخوان الصفا‎)– X гасырда Бәсрә шәһәрендә оештырылган яшерен мөселман фәнни җәмгыяте. Бәсрәдән тыш, Багдад, Нишапур һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә дә эшләгәннәр. Шигыйлыкның исмәгыйльчелек агымында торганнар, җәмгыятьтәге гөнаһлы һәм зәгыйфь сыйфатларны юкка чыгарыр өчен фәлсәфи һәм фәнни белемне таратуны максат итеп куйганнар. Атаклы вәкилләре – Әбү Сөләйман Мөхәммәд ибн Мөшир әл-Бүстый, Әбү-л-Хәсән Гали ибн Һарун әз-Зәндҗәни, Мөхәммәд ибн Әхмәд ән-Нәхрәҗүри, Әбү-л-Хәсән әл-Ауфи һәм Зәйд ибн Рифа‘а.

«Сафлык кардәшләре» фикеренчә, кеше хакыйкатьне танып-белгән акыл аша гына чын бәхеткә ирешә ала. Әл-Кинди кебек үк, алар да хакыйкать кешенең үзе тарафыннан индивидуаль рәвештә ачылмый, ә кешелек тарихы барышында хикмәт ияләренең бергәләшеп тырышлык куюы нәтиҗәсендә генә ачыла дип санаганнар. «Кардәшләр» ислам динен һәм шәригатьне тышкы белемгә генә ия булган мәгърифәтсез кешеләренң иҗтимагый тормышын көйли торган чара буларак кабул иткәннәр һәм аңа каршы чыкмаганнар. Әмма «тышкы» белемнән башка яшерен белем дә бар, хакыйкатьне ачып, яхшылыкны төшенүгә һәм арттыруга илтә торган юлны да ул гына күрсәтә. 

«Сафлык кардәшләре»нең хезмәтләре «Сафлык кардәшләре һәм тугрылык дусларының язмалары» дип исемләнгән энциклопедик китапка тупланган. Анда 52 рисалә (трактат) бар: математика фәннәре һәм мантыйктан 14 трактат, табигать белеменнән 17 трактат, җан һәм акыл турында 10 трактат, илаһи кануннар һәм шәригать хакында 11 трактат.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]