Сафуан Әлибай
Сафуан Әлибай Сафуан Әлибай | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Сафуан Әфтах улы Әлибаев |
Туган | 21 февраль 1941 СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Тирмән |
Үлгән | 6 июль 2014 (73 яшь) РФ, БР, Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, журналист |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | Салават Юлаев ордены(2014) БАССР атказанган сәнгать эшлеклесее (1991) |
Сафуан Әлибай (псевдоним, чын исеме Сафуан Әфтах улы Әлибаев, баш. Сафуан Әлибай, Сафуан Әфтәх улы Әлибаев) – шагыйрь, драматург, журналист. БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1941 елның 2 февралендә БАССР Салават районы Тирмән авылында туган. Тирмән җидееллык мәктәбен, Сәрмән урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1966) тәмамлый. Тимер юлда, күмәк хуҗалыкта, Салават районы газетасында эшли. 1966 елдан «Башкортстан пионеры», «Совет Башкортстаны» газеталарында мөхәррир, мөхәррир урынбасары . Уфада китап нәшрияты директоры. «Агыйдел» журналының баш мөхәррире.[1]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]С. Әлибай - яшьләр тормышына, дуслык һәм мәхәббәткә багышланган шигырьләр һәм җырлар авторы. Беренче китабы - «Безнең юлдан – якты кояш» (1968). Балалар әдәбияты, тәрҗемә (А.С. Пушкиннан, Р.Гамзатовтан), драматургия белән дә шөгыльләнә. «Башкорт балалар антологиясен» (2-китап) төзүче.[2]
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Безнең юлдан – якты кояш (1968)
- Җәйгор (1970)
- Көнбагыш (1971, балаларга)
- Мәктәп юлы (1978, балаларга)
- Җырлар чагым (1981)
- Язны кем китерде (1983, балаларга)
- Коен (1985)
- Тылмылы шар (1994)
- Сандугачлы язларым (2006)
- Сайланма әсәрләр. 2 томда (2010)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г.Сәләм исемендәге премия (1986) – «Коен» (1985) китабы өчен
- БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991)
- Салават Юлаев ордены (2014)
- Г.Х.Андерсен исемендәге ЮНЕСКО премисе (1996) – «Тылсымлы шар» (1994) китабы өчен.
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бертуган энесе Айдар Әфтах улы Әлибаев (2023 елның 9 мартында 61 яшендә вафат) ― хәрби медицина полковнигы, Башкортстанның атказанган табибы, «Йоматау» шифаханәсе баш табибы, иганәче.[3]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
- Антология поэзии Башкортостана. Уфа, 2007.(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Алибай Сафуан ufa.com сайтында, archived from the original on 2016-02-04, retrieved 2014-11-20
- ↑ башинформ сайтында
- ↑ Сажиҙә Лотфуллина. "Йоматау" шифаханыһының баш табибы баҡыйлыҡҡа күсте. «Йәшлек», 9.03.2023(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Библиография сайты 2016 елның 4 февраль көнендә архивланган.(рус.)
- Л.Аралбаева. Суфиян Әлибай мәрасиме(рус.)
- 21 февраль көнне туганнар
- 1941 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Салават районында туганнар
- 6 июль көнне вафатлар
- 2014 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Башкортстан язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Мөхәррирләр
- Тәрҗемәчеләр
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Андерсен премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре