Саф (радио)
«Саф» балалар радиосы | |
![]() | |
Шәһәр | |
---|---|
Ил | |
Тапшыру форматы |
интернет-радио |
Тапшыру зонасы |
бөтен дөнья |
Тапшыру башлау вакыты |
2022 |
Сайт | |
Онлайн-тапшыру |
«Саф» радиосы, САФ (Сабыйларыбыз өчен Ана телендә Файдалы дус) ― балалар өчен Интернет киңлегендә татар телендә эшләүче беренче радио. 2022 елның 1 июненнән сынау режимында старт алган радио тәүлек буе эшли.
Оештыручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Проектның җитәкчесе ― Марат Галимов.
Радионың әдәби мөхәррире ― Гөлназ Дениз-Гарипова.
Радионың музыкаль мөхәррире ― Чулпан Яркәева.
Телеграм-каналны алып баручы ― Айгөл Хамматова.
Радионың логотибы авторы ― Назыйм Исмәгыйлев[1].
Баш мөхәррир ― филология фәннәре кандидаты Алсу Галимова[2].
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2022 елның 1 июненнән сынау режимында старт алган радио, тәүлек буе эшли.
Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ана теле татар теле булган, татарча өйрәнергә теләгән балаларга сыйфатлы контент булдыру. Балаларга, яшүсмерләргә сыйфатлы әдәби-музыкаль-тәрбияви мәгънәле контент тыңлату[3].
Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Радиода җыр-моң белән әдәби өлеш үрелеп бара.
- Һәр көн «Җырлы иртә» белән башлана. Биредә җырлар әниләр яки балалар укыган уяту шигырьләре һәм «Гаҗәпме? Гаҗәп» сәхифәсе белән чиратлаша.
- «Хикәяле иртә»дә язучыларның балалар өчен язган кыска хикәяләре һәм «Белмәмеш» сәхифәсенең кызыклы табышмаклары яңгырый. Татар халык мәкальләрен дә ишетергә мөмкин.
- «Шигырьле иртә»дә балалар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укый, «Шигъри әкияткә – кунакка» бүлеге үз эченә кызыклы шигъри әкиятләрне ала.
- «Радиотамаша»да эчтәлекле һәм кызыклы әкият-спектакльләр тәкъдим ителә.
- «Шигырьле кич» сәхифәсендә һәр көнне 17.45 тә «Озын хикәя» сәгатендә танылган татар язучыларының хикәяләрен тыңларга мөмкин.
- «Әкият төенчеге», нәниләрнең йокы сәгате якынлашкач, «Бәлли-бәү» сәхифәсе бара.
Радиода Татарстан китап нәшрияты яздырган әдәби әсәр язмалары кулланыла.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Балалар өчен татар телендә «Саф» интернет-радиосы ачылды. «Көмеш кыңгырау», 16.06.2022
- ↑ Айзирә Имамова. Яңа радио - "Саф радио". «Шәһри Чаллы», 16.06.2022
- ↑ Лилия Йосыпова. «“Саф” радиосын бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар». «Ирек мәйданы», 11.08.2022, 12нче бит
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лилия Йосыпова. «“Саф” радиосын бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар». «Ирек мәйданы», 11.08.2022, 12нче бит.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Интернетта радионың сайты: Саф балалар радиосы | saf-radio.ru
- Радионың Телеграм-каналы: t.me/safradio