Сәхаб Урайский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәхаб Урайский latin yazuında])
(Сахаб Урайский битеннән юнәлтелде)
Сәхаб Урайский
Туган телдә исем Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов
Туган 21 декабрь 1907(1907-12-21)
Иске Кызылсу, Памрәс вулысы[d], Ыстарапул өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 15 февраль 1957(1957-02-15) (49 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь

Сәхаб Урайский (чын исем Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) – татар шагыйре.

Сәхаб Урайский 1907 елның 21 декабрендә хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, бала чактан ук тормышның ачысын татып үсә: тамак ялы өчен авыл байларында батрак булып эшли, көтү көтә. Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң гына, мәктәп партасына утырып, башлангыч белем ала һәм 1927-1930 елларда Самар шәһәрендәге татар–башкорт педагогика техникумында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә 19321938 елларда Куйбышевта татар телендә чыга торган «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук елларда (19341936) ул әдәби курсларда укып кайта.

1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә эшли башлый. 19411945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының политик җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Сәхаб Урайский 19461948 елларда республика партия мәктәбендә укый, аннан соң күп еллар буе «Яшь сталинчы» газетасында әдәби хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр–балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

С.Урайскийның исеме матбугатта 1929 елдан күренә башлый. Әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук ул яшьләр темасына язучы әдип буларак мәйданга чыга. Лирик – публицистик шигырьләрендә булсын, «Давыллар аша», «Порт – шәһәр» кебек поэмаларында булсын, шагыйрь яшьләренең хезмәттәге батырлыкларын, якты идеалларын, өметләрен чагылдырырга омтыла. Ул балалар өчен язган «Пионерлар җыры» (Х.Вәлиуллин көе), «Чыршы янында» (И.Шәмсетдинов көе), «Укырга» (С.Сәйдәшев көе), шулай ук яшьләргә багышланган «Икебез ике якта», «Безнең яшьләр», «Тау кызы» (Ш.Мәҗитов көе), «Син кал бездә», «Онытма» (Р.Яхин көе), «Өй артында шомыртым» (халык көе) кебек җырлар үз заманында халык арасында киң популярлык казана.

С.Урайский 1957 елның 15 февралендә вафат булды.


  1. 1,0 1,1 http://matbugat.ru/enc/urayskiy-shab-606/