Сахалин өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты

Сахалин өлкәсе
рус. Сахалинская область

Flag of Sakhalin Oblast.svg Sakhalin Oblast Coat of Arms.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Сахалин өлкәсе

Администраив үзәк

Южно-Сахалинск

Мәйдан

37-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

87 101 км²
0,5

Халык саны

73-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

497 973 (2014)

ТРП

21-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

492,7 млрд. сум (2010)

989,55 мең сум

Федераль бүлге

Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе

Икътисади район

Ерак Көнчыгыш икътисади районы

Губернатор

Олег Кожемяко
ISO 3166-2 коды RU-SAK

ГАТОБК коды

64

Сахалин өлкәсе (рус. Сахалинская область) — Русия Федерациясенең Азия өлеше субекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.

Административ үзәге — Южно-Сахалинск шәһәре.

Курилларның көньяк утралуларының (Итуруп, Кунашир, Шикотан, Хабомаи төркеме) Русиянеке булуы Япония тарафыннан дәгъвалана.

Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сахалин өлкәсенең коры җир чикләре юк. Диңгез аша ул төньякта Камчатка крае белән, көнбатышта — Хабаровск крае белән, көньякта — Япония белән чикләнә.

Сахалин өлкәсе — утрауларда гына урнашкан Русиянең бердәнбер төбәге. Аның составына Сахалин утравы һәм янәшәсендәге утраулары (гомуми мәйданы 76,6 мең км²) һәм Курил утраулары керәләр. Сахалин утравы төньяктан көньякка 948 километрга, көнбатышта көнчыгышка — 26-160  километрга сузылган. Курил утраулары төньяк-көнчыгыштан көньяк-көбатышка Камчаткадан алып Хоккайдога кадәр 1200 километрга сузылган.[1] Сахалин көньяк-көнбатыштан җылы Япон һәм көнбатыштан салкын Охот диңгезләре белән юыла; Курил утраулары исә көнбатыштан Охот диңгезе, ә көнчыгыштан — Тын океан сулары белән юыла.

Сахалин табигать шартларының үзнечәлеге — югары сейсмик һәм янартау активлыгы: Курил утрауларында 9 янартау урнашкан, җир тетрәүләр дә шактый еш булалар.

Төп елгалар — Тым, Поронай.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сахалин яралары буйлап Көнбатыш Сахалин (иң биек ноктасы — Онор тавы, 1330 м) һәм Көнчыгыш Сахалин таулары (иң биек ноктасы — Лопатина тавы, 1609 м) сузылганнар. Курил утрауларына таулы рельеф хас (иң биек ноктасы — Алаид янартавы, 2339 м).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сахалин климаты уртача, муссонлы.  Гынварның уртача температурасы — -6…-24°С, августның уртача температурасы — 10…19°С, явым-төшемнәр саны 600 ммдан (тигезлекләрдә) 1200 ммга кадәр (тауларда).

Пункт Гый,°C Фев,°C Мар,°C Апр,°C Май,°C Июн,°C Июл,°C Авг,°C Сен,°C Окт,°C Ноя,°C Дек,°C Абс. мин.,°C Ур. мин.,°C Ур. ел.,°C Ур. макс.,°C Абс. макс.,°C Дымл, % Явым-төш., мм Җил, м/с
Александровск-Сахалинский −15,5 −15,2 −8,0 −0,1 6,0 11,6 15,3 16,9 12,7 5,4 −4,0 −12,4 −41,0 −3,3 1,1 4,9 34,5 78,7 679 4,0
Ноглики −16,4 −16,1 −9,1 −1,9 3,7 10,1 13,0 14,9 11,5 3,8 −6,4 −14,9 −42,2 −5,4 −0,6 3,9 33,9 79,1 678 3,5
Поронайск −14,6 −14,5 −7,1 −0,1 4,6 10,1 13,9 16,2 12,3 5,4 −4,1 −13,1 −39,8 −4,3 0,7 5,0 36,2 80,1 740 3,1
Холмск −7,6 −7,4 −2,9 3,1 8,0 12,6 16,4 18,7 15,7 9,2 1,1 −5,5 −27,0 2,2 5,1 7,9 32,3 74,8 823 3,3
Южно-Курильск −4,0 −5,3 −2,2 1,8 5,2 9,2 12,8 16,2 15,5 11,2 4,9 −1,2 −20,3 2,9 5,3 7,9 30,5 81,3 1251 4,4
Южно-Сахалинск −11,6 −11,9 −5,5 1,6 7,1 12,3 15,6 17,6 15,2 6,6 −1,2 −8,9 −34,8 −2,7 2,9 8,4 34,7 81,4 861 2,4

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сахалинның төп халыклары — нивхлар (гиләкләр) һәм айннар — утрауда урта гасырларда барлыкка килделәр. Урта гасырларның азагында (XVI—XVII гасырларда) аларга эвенклар һәм орочлар кушылганнар.

Беренче аурупалылар утрауларга кадәр 17 гасырның уртасында барып җиткәннәр (Иван Москвитин, Мартин де Вриес). Нәкъ шул вакытларда японнар да утрауны үзләштерә башлый — 1679 елда утрау көньягында Отомари шәһәрчеге нигезлнәнгән. 1806 елда «Юнона» урыс фрегаты Отомарига һөҗүм итә һәм икмәк складларны яндыра.[2]

Русия империясенең активлыгы Японияне шөбһәгә төшерде, һәм 1845 елда ул берьяклы рәвештә Сахалин өстендә үз суверенитетын игълан иткән. Әмма урыс күчеп утыручылары таләпне игътибарсыз калдырганнар, һәм 1850-еллардан башлап, утрауда актив эшләрне алып бара башлады.

1855 елда Русия империясе һәм Япония арасында төзелгән Симода килешүе буенча Сахалин ике дәүләтләрнең уртак биләмәсе булып игълан ителә. Шул килешүнең аныксызлыгы ике якларга да ап-ачык күренеп торган, һәм 1875 елда Санкт-Петербург килешүе төзелә — шул килешү буенча Япония Сахалинга Русия ия булуын таный, Русия исә Япониягә Курил утрауларны тапшырган була.

Урыс-япон сугышында (1905) җиңелүдән соң 50-нче параллельдән көньяграк Сахалин өлеше Япония кулына күчкән. Ватандашлар сугышы вакытнда Япония төньяк өлешен дә басып калган, әмма 1925 елдагы Пекин килешүе буенча ул аны калдырырга мәҗбүр була.

Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә Сахалинның көньяк өлеше һәм Курил утраулары Советлар Берлеге составына күчеләр.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
649 405 615 652 654 915 709 629 546 695 497 973

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: урыслар — 86,5%, кореялылар — 5,3%, украиннар — 2,6%, татарлар — 1,0%.[9][10]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сахалин өлкәсе 1 муниципаль районга һәм 17 шәһәр бүлгесенә бүленә:

  1. Александровск-Сахалинский районы шәһәр бүлгесе
  2. Анива шәһәр бүлгесе
  3. Долинск шәһәр бүлгесе
  4. Корсаков шәһәр бүлгесе
  5. Курильск шәһәр бүлгесе
  6. Макаров шәһәр бүлгесе
  7. Невельск шәһәр бүлгесе
  8. Ноглики шәһәр бүлгесе
  9. Оха шәһәр бүлгесе
  10. Поронайск шәһәр бүлгесе
  11. Северо-Курильск шәһәр бүлгесе
  12. Смирных шәһәр бүлгесе
  13. Томари шәһәр бүлгесе
  14. Тымовское шәһәр бүлгесе
  15. Углегорск районы
  16. Холмск шәһәр бүлгесе
  17. Южно-Курильск шәһәр бүлгесе
  18. Южно-Сахалинск шәһәр бүлгесе

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сахалин өлкәсенең төп махсуслаштыру тармаклары — нефть-газ, балык, урман, тау-чыгару сәнәгатьләре, машиналар төзү һәм металл эшкәртү. Кеше башына тулаем төбәк продукты күрсәткәче буенча Сахалин өлкәсе Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә беренче урыныда, ә илдә — иң алдынгы урыннарда тора.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]