Саҗидә Сөләйманова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саҗидә Сөләйманова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Саҗидә Сөләйманова
Sajide suleimanova.jpg
Туган телдә исем Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова
Туган 3 октябрь 1926(1926-10-03)
Яңавыл, Русия
Үлгән 10 май 1980(1980-05-10) (53 яшь)
Әлмәт
Милләт татар
Һөнәре шагыйрә

Саҗидә Гаделша кызы Сөләймановататар шагыйрәсе, прозаик.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саҗидә Сөләйманова 1926 елда[1][2] Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. 1944 елда Тәтеш урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Өфә педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.

Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм повестьлар да яза. Саҗидә Сөләймановадан мирас булып калган күңел байлыгы китап киштәләренә җыентыклар булып төзелгән: «Кыр казлары»(1963), «Бәхетне үзем табам»(1966), «Юллар, уйлар»(1968), «Яшәү хакы»(1970), «Кызыл каурыйлар»(1976), «Гөлбадран»(1980), «Сабыр канатлары»(1981), «Шигырьләр һәм поэмалар»(1981).

Сәҗидә Сөләйманова үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда урысча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Саҗидә Сөләйманова темасы буенча бит бар

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]