Свердловск татар-башкорт педагогия укуханәсе
Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Мөселман педагогия техникумы, Свердловск татар-башкорт педагогия техникумы |
Нигезләү елы | 1919 |
Ябылу елы | 1940 |
Урын | ![]() |
Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы — Екатеринбург (элеккеге Свердловск) шәһәрендә урнашкан уку йорты. 1919—1940 елларда эшләгән.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1919 елда Екатеринбургда Мөселман педагогия техникумы буларак нигезләнгән.[1] 1924-1925 елларда — Свердловск политехникумының өлеше, 1925-1926 елларда — берләштерелгән рус һәм татар-башкорт педтехникумының өлеше. 1926 елдан — мөстәкыйль уку йорты.
1940 елда Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы Свердловск педагогия училищесының татар-башкорт факультетына үзгәртеп корыла, ә инде 1941 елда ул да ябыла. Укуны дәвам итәргә теләүчеләр Пермьгә күчерелгәннәр.
Юкка чыккан милли кадрлары әзерләү йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Жёлтое татар-башкорт педагогика училищесы
- Пермь татар-башкорт педагогия техникумы
- Бәләбәй татар-башкорт педагогика техникумы
- Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы
- Самар татар-башкорт педагогия училищесы
- Ырынбур башкорт педагогия техникумы