Эчтәлеккә күчү

Светлана Аллилуева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светлана Аллилуева latin yazuında])
Светлана Аллилуева
Туган телдә исем Светлана Иосиф кызы Аллилуева
гөрҗ. სვეტლანა ალილუევა
Туган 28 февраль 1926(1926-02-28)
Ленинград
Үлгән 22 ноябрь 2011(2011-11-22) (85 яшь)
АКШ
Үлем сәбәбе колоректаль яманшеш[d]
Милләт грузин
Ватандашлыгы

ССРБ ССРБ
АКШ АКШ

Бөекбритания Бөекбритания
Әлма-матер МДУ тарих факультеты[d]
Һөнәре мемуарчы
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Григори Морозов[d], Юри Жданов[d], Вильям Весли Петерс[d] һәм Иван Сванидзе[d]
Өйдәш Brajesh Singh[d] һәм Каплер, Алексей Яковлевич[d][1]
Балалар улы Иосиф,
кызлары Екатерина, Ольга
Ата-ана
Кардәшләр Яков Иосифович Джугашвили[d], Василий Сталин, Константин Степанович Кузаков[d], Артём Фёдорович Сергеев[d], Александр Яковлевич Давыдов[d] һәм безымянный ребёнок Иосифа Сталина[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 Светлана Аллилуева Викиҗыентыкта

Светла́на Аллилу́ева (1957 елга кадәр Сталина), Светлана Иосиф кызы Аллилуева, гөрҗ. სვეტლანა ალილუევა, рус. Аллилуева Светлана Иосифовна, ингл. Svetlana Alliluyeva, мөһаҗирлектә Лана Питерс (ингл. Lana Peters) (1926 елның 28 феврале, ССРБ, Ленинград2011 елның 22 ноябре, АКШ, Висконсин) — мемуарчы, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты. Иосиф Сталинның кызы. 1966 елда Һиндстанда вакытта АКШ илчелегенә качып, сәяси сыену урыны сорый.

1967 елда АКШта, Иосиф Сталинның гаиләсенә һәм хакимлек чорына багышланган, дөньякүләм зур кызыксыну тудырган «Дуска егерме хат»[2] исемле мемуарлар китабы чыга.

С. Аллилуева Л. Берия белән

1926 елның 28 февралендә Ленинградта туган. Әтисе — Иосиф Сталин (1878-1953). Әнисе — Надежда Аллилуева (1901-1932), 1932 елның 9 ноябрендә үз-үзен атып үтерә.

Мәскәүнең 25нче үрнәк мәктәбен (1943), Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын (1949), КПСС ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе (хәзерге РФ дәүләт хезмәте академиясе) аспирантурасын тәмамлый. «Совет романында рус реализмының алдынгы традицияләре үсеше» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1954). Инглиз теленнән тәрҗемә белән шөгыльләнә. 1957-1966 елларда Дөнья әдәбияты институтында совет әдәбиятын өйрәнү секторында эшли.

1966 елның 20 декабрендә, Мәскәүдә үлгән иренең җәсәден туган иленә озата бару өчен, А.Н. Косыгин ярдәме белән Һиндстанга барырга рөхсәт ала. виза срогы чыккач, ССРБга кайтудан баш тарта. 1967 елның 6 мартында АКШның Дәһлидәге илчелегенә качып, сәяси сыену урыны сорый. Швейцариядә, Бөекбританиядә, аннары АКШта яши. 1970 елда архитектор У. Питерска кияүгә чыгып, исемен Лана Питерска алмаштыра. 1982 елдан Бөекбританиядә яши, кызы Ольганы Кембриҗ мәктәп-интернатына урнаштырып, үзе сәяхәт итә.

1984 елда көтмәгәндә кызы белән ССРБга кайта, совет хакимияте аны энтузиазм белән каршы ала[3]. Гөрҗистан ССР башкаласы Тифлистә яши башлый. Аңа совет ватандашлыгы кире кайтарыла, яшәү өчен яхшы шартлар тудырыла. 1967 елда ССРБда калдырган улы Иосиф һәм кызы Екатерина белән элемтәләрен яңарта алмый.

Ике елдан М.С. Горбачев ярдәме белән кире Америкага китә, ССРБ ватандашлыгыннан баш тарта.

2011 елның 22 ноябрендә АКШның Висконсин штатында Ричмонд шәһәре картлар йортында вафат була.

« Кайда гына яшәсәм дә – Америкадамы, Швейцариядәме, Һиндстандамы, берәр утраудамы – мин һәрвакыт әтиемнең исеменең сәяси тоткыны булачакмын[4]
Светлана Аллилуева
»
  • I ире (1944-1948 елларда) хокук белгече Г.И. Морозов (1921-2001). Улы Иосиф Аллилуев (1945-2008), табиб.
  • II ире (1949-1952 елларда) Ю.А. Жданов (1919-2006), фәлсәфә фәннәре кандидаты, соңыннан химик-академик. Кызы Екатерина (Козева) (1950), вулканолог.
  • III ире (1957-1959 елларда) Джонрид Сванидзе (1927-1987), Африка буенча белгеч, соңыннан икътисад фәннәре докторы.
  • IV ире (1962-1966 елларда, рәсмиләштерелмәгән никахта) Һиндстан ватандашы Браджеш Сингх Раджа (1900-1966).
  • V ире (1970-1973 елларда) америкалы архитектор Уильям Уэсли Питерс (1912-1991). Кызы Ольга Питерс (соңыннан Крис Эванс) (1971)