Светлана Гыйниятуллина
Светлана Гыйниятуллина | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Светлана Гайнулла кызы Гыйниятуллина |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: |
БАССР Караидел районы Караидел авылы |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Амплуа: |
лирик-драматик каһарманнар |
Бүләк һәм премияләр: |
БР халык артисты (2014) |
https://ok.ru/svetlana.giniyatullina |
Светлана Гыйниятуллина, Светлана Гайнулла кызы Гыйниятуллина, рус. Гиниятуллина Светлана Гайнулловна (1975 елның 7 июле, БАССР, Караидел районы, Караидел авылы) — драма актрисасы, Башкортстанның халык артисты (2014), Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2008).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1975 елның 7 июлендә БАССР Караидел районы Караидел авылында туган. Караиделнең 1нче санлы урта мәктәбен[1], фортепиано сыйныфы буенча музыка мәктәбен, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр сәнгате факультетын (А.И. Карякин курсы, 1997) тәмамлаган. Уфа рус драма театрында, М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында уйнаган. 1997 елдан Стәрлетамак дәүләт рус драма театрында эшли.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Амплуасы — лирик-драматик яшь каһарманнар, көлкеле рольләр.
Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1998 «Актер җыры» бәйгесе, лауреат.
- 1999 «Драма артистлары җырлый» фестивале, лауреат.
- 2003 «Театр язы» республика фестивале (Уфа) — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе җиңүчесе — Ольшанскийның «Хапун» спектаклендәге Галя роле өчен.
- 2006 РФ кече шәһәрләре театрлары фестивале (Вышний Волочек) — жюри призы — Н.В. Гогольның «Өйләнү» спектаклендәге Агафья Тихоновна роле өчен.
- РФ театр әһелләре берлеге дипломы
- БР атказанган артисты.
- 2014 БР халык артисты[2]
- 2008 Шәехзадә Бабич премиясе — Агафья Тихоновна («Өйләнү»), Любовь («Соңгылар»), Турандот рольләре өчен.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Стәрлетамак рус драма театры сайты 2016 елның 6 август көнендә архивланган.
- Караидел районы мәдәният бүлеге сайты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Караидельской школе №1 есть, чем гордиться.
- ↑ ИА «Стерлеград», archived from the original on 2019-12-07, retrieved 2016-07-25