Светлана Захарова (1946)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светлана Захарова (1946) latin yazuında])
Светлана Захарова
Туган телдә исем Светлана Захарова
Туган 3 май 1946(1946-05-03) (77 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе

Светлана Захарова (Светлана Григорий кызы Захарова, 3 май 1946(1946-05-03) (77 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — музыка белгече, концерт програмнарын алып баручы һәм режиссер, ТАССРның атказанган артисты (1986), РФның атказанган артисты (1996).

Биография һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елда Казан музыка училищесын тәмамлый.

1964-69 елларда 4 номерлы Казан балалар музыка мәктәбендә укыта.

1969 елда Казан дәүләт консерваториясен (фортепиано факультеты) тәмамлый.

1969-76 елларда - концертмейстер, Казан консерваториясендә Владимир Александрович Воронов классында белем бирә.

1977 елда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Вильнюс, Киев,Түбән  Новгород, Пермь, Тула, Смоленск һәм башка Россия шәһәрләрендә Бөтенроссия, Бөтенсоюз һәм халыкара конкурс-фестивальләрендә алып баручы була.

1984-2007 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең опера һәм камера музыкасы бүлегендә, ТР симфоник оркестрында, Н. Осипов исемендәге академик милли оркестрда (Мәскәү) музыка белгече була.  Балалар иҗаты белән бәйләнгән иҗади кичәләрнең, юбилей концертларының оештыручысы һәм режиссеры була. З. Соткилава, Н. Брегвадзе, В. Спиваков, В. Левко, Л. Казарновская,  А.Стрельченко һ.б. мәшһүр башкаручыларның һәм оркестрларның концертларын алып баручы була.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тормыш иптәше - пианист, педагог, СССРның халык артисты Виктор Карпович Мержанов (15 август 1919 — 20 декабрь 2012)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]