Светлана Захарова (1972)
| Светлана Захарова | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Захарова Светлана Михайловна |
| Туган | 30 июль 1972 (53 яшь) Яр Чаллы шәһәре |
| Белем | Казан дәүләт медицина университеты,Кемерово дәүләт университеты |
| Һөнәре | табиб, член местного совета |
| Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, |
Светлана Захарова — медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе (2025 елның 25 сентябренә кадәр[1]), Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы; Бердәм сайлау округы, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Захарова Светлана Михайловна 1972 елның 30 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. “Дәвалау эше” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын; “Социаль өлкә, иминият һәм сәламәтлек саклау менеджеры” белгечлеге буенча Кемерово дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1995-2005 елларда-Яр Чаллы шәһәре шәһәр Советы депутаты.
- 1999-2001 елларда-Яр Чаллы шәһәренең участок терапевты ставкасы белән берлектә 4нче шәһәр поликлиникасының баш табибы урынбасары.
- 2001-2009 елларда-Яр Чаллы шәһәренең 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы.
- 2005-2009 елларда-Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутаты.
- 2009 елдан 2014 елга кадәр-дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2014 елның ноябреннән — сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясен җитәкли.
- 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2019 елның сентябреннән 2025 елның 25 сентябренә кадәр[1] - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2025 елның 25 сентябреннән ― Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил (балалар омбудсмены)[1].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Ел табибы («Иң яхшы җитәкче» номинациясендә җиңүче (2008 ел)
- Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре