Светлана Ишморатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светлана Ишморатова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Светлана Ишморатова
Svetlana Ishmouratova, 2016.jpg
Туган 20 апрель 1972(1972-04-20) (49 яшь)
Зылатаус, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Урал дәүләт физик мәдәният университеты[d]
Һөнәре биатлонист, сәясәтче, чаңгы узышчысы, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

Commons-logo.svg Светлана Ишморатова Викиҗыентыкта

Светлана Ирек кызы Ишморатова (20 апрель 1972 ел) — биатлончы, Русиянең атказанган спорт мастеры. Русия Биатлончылар берлегенең идарә әгъзасы.

2016 елның 5 февраленнән Мәскәүнең ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары. Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы подполковнигы.

Милләте — татар[1]. Әти-әнисе — Зинәйдә һәм Ирек Ишморатовлар — чыгышы белән Башкортостаннан. Атасы Ирек Мөсәлим улы Салават районы Саргамыш авылыннан, әнисе Зинаида Фәтхетдин кызы Архангель районының Югары Ләмәз авылыннан.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елгы Кышкы олимпия уеннарында биатлон буенча ялгыз калдыру һәм эстафетада ике алтын медаль яулый. Солт-Лейк-Ситида үтә торган 2002-нче елгы Кышкы олимпия уеннарында бронза медалҗга лаек була.

Светлана Ишморатова — Эстафетада Олимпия чемпионы, 23 февраль, 2006 ел, Турин

Биш тапкыр дөнья чемпионкасы — (2001, 2003 һәм 2005) эстафетада, катнаш эстафетада (2005) һәм команда узышында (1998).Ике көмеш медаль иясе (масс-старт, 2003, эстафета, 2004), бер бронза медале бар (куышу узышы, 2003). Җәйге биатлонда икеләтә дөнья чемпионкасы (1999).

Биатлон буенча Дөнья кубогында иң яхшы нәтиҗә — 2000 һәм 2006 елларда 6 нчы урын.

1996 елда бер тапкыр чаңгы буенча Дөнья кубогы өчен ярышта катнаша.

2007 елның 2 декабрендә РФ бишенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Запастагы подполковник. 2016 елның февралендә Русия Оборона министры Сергей Шойгу карары белән ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.


Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почёт ордены (Русия) (2007) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, спорттагы югары казанышлары өчен[2]
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале (2003) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, 2002 елда Солт-Лейк-Ситидагы Олимпия уеннарында спорттагы югары казанышлары өчен .[3]

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Упорство и любовь: биография биатлонистки Светланы Ишмуратовой. «Sportobzor.ru» сайты, 2015, 3 февраль[4].
  • Абдуллина Л. Җилдәй генә җитезлегең. — «Яшьлек» гәзите, 2006, 7 март

Светлана Ишморатова әти-әнисе йортында.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]