Свирь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Свирь latin yazuında])
Свирь
География
Моның өлеше Единая глубоководная система Европейской части Российской Федерации Edit this on Wikidata
АТБ Ленинград өлкәсе
Ил Россия
Координатлар 61°0'32"тн, 35°29'30"кнч, 60°30'33"тн, 32°47'55"кнч, 60°30'39"тн, 32°48'4"кнч
РДСР 01040100712102000011922
Tarddiad Онега күле Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Ладога күле Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 84 400 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 224 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 790 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Ладога күле, Онега күле Edit this on Wikidata
Карта

Свирь (рус. Свирь) — Россиянең Ленинград өлкәсенең төньяк-көнчыгышында, Карелия Республикасы белән административ чикләренә якын ага торган зур елга. Идел-Балтыйк су юлында мөһим система.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озынлыгы 224 км, башлангычын Онега күленнән ала һәм Ладога күлендә коя. Елганың киңлеге бөтен дәвамында тамагының тар урынында 100 метрдан алып Ивин ташкынында 10-12 км-га чаклы үзгәрә. Агым тизлеге 0,5 алып 10,6 км/сәг үзгәрә. Уртача су чыгымы 785 м3/с. Тамагының биеклеге диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән — 4,84 метр.

Свирь елгасы барлыкка килгәнче Онега күленнән Ладогага агым көньяктарак — Ошта — Лукша — Оять елгалары аша узган. Хәзерге елга 9,5 мең ел элек Онега күленең көньяк өлешенең трансгрессиясе нәтиҗәсендә, күл котловинасы төньяк өлеше күтәрелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Елга уйсулыкларда ага, элеккеге заманда бу җирләрне бозлык су яткылары биләгән булган. Свирь яры күпчелек өлешендә урман баскан таулы җирдән гыйбарәт. Свирь елгасының урта агымында бусагалар булган, ләкин елгада электростанция каскадларын төзү белән плотиналар су биеклеген күтәрә һәм бусагалар су астында кала, шулай итеп елга дәвамында тирән су юлы барлыкка килә. Елга агымында Түбән Свирь (тамагыннан 80 км еракта) һәм Югары Свирь (тамагыннан 120 км еракта) сусаклагычлары урнашкан. Югары Свирь ГЭС-ы Ивин ташкынын яки 183 км2 мәйданы белән Югары Свирь сусаклагычын булдыра.

Түбән Свирь Ладога яны уйсулыгы чикләрендә ага һәм түбән агымы буйлап аңа Оять һәм Паша елгалары койган җирдә күп санлы тармаклар һәм су агымнары барлыкка китерә, аларның берсе Загурский култыгы белән кисешә. Биредә Түбән Свирь тыюлыгы урнашкан. Елгада барлыгы утызга якын утрау бар.

Иң зур утрау — Иванькоостров.

Свирь елгасының су җыю бассейнының 80 % өсте Онега күленә туры килә һәм елганың бассейн өлешеннән агым сусаклагычлар белән көйләнгән, аның су режимы еллап төрлелеге белән аерыла. Әммә, мәсәлән, Нева белән чагыштырганда, язгы ташу түбән агымында, шул исәптән барлыкка килгән боз тыгыны сәбәпләре аркасында ачыграк күзәтелә.

Хуҗалыкта куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Свирь елгасы безнең эраның беренче һәм икенче мең еллыклары аралыгында мөһим сәүдә юлы булган, ул көнчыгыш һәм көнбатыш илләрен тоташтырган. Ул юлны викинглар кулланган. Аларның борынгы хариталарында Свирь Идел буе Болгарына юлның өлеше, шулай ук тирегә бай Биармиягә юл дип билгеләнә. Свирь ярларында весь кабиләләре яшәгән. Свирь янын славянлаштыру XI гасырда башлана һәм су юллары буйлап үтә. Бу җирләр Новгород республикасы составына, ә 1478 елдан Бөек Мәскәү кенәзлеге составына керә. XV гасыр азагында Свирь янында Александро-Свирский монастырена нигез салына.

Бүгенге көндә елга язгы-көзге вакытта елга су транспорты белән йөкләрне һәм пассажирларны ташу өчен кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Житков С. М. Исторический обзор устройства и содержания водных путей и портов в России за столетний период 1798—1898. СПб, 1900.
  • Петрашень И. В. Мариинская система. 1810—1910. СПб, 1910.
  • Муллонен И. И. Топонимия Присвирья: проблемы этноязыкового контактирования (рус.) / И. И. Муллонен; Рецензенты: д-р филол. наук А. С. Герд, канд. филол. наук Н. Н. Мамонтова; Институт языка, литературы и истории. Карельский научный центр РАН. — Петрозаводск: ПетрГУ, 2002. — 356 с. — 700 экз. — ISBN 5-8021-0193-8.
  • По водным путям Северо-Запада. Путеводитель. / Г. Е. Евгеньев (Пащенко). Л.: Речной транспорт, 1958.
  • Волго-Балт. От Волги до Балтики. Альбом. / Авт.-сост.: В. В. Лапин, А. Н. Чистиков. СПб.: Лики России, 2004.
  • Мариинская водная система. Выдающиеся гидротехнические сооружения мира (рус.) / Автор-сост. А. Н. Чистиков. — СПб.: Лики России, 2011. — 200 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-87417-266-4.
  • Свирь, река Олонецкой и С.-Петербургской губерний // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Свирь (река) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.