Себастьян Курц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себастьян Курц latin yazuında])
Себастьян Курц
Австрия федераль канцлеры
Вазыйфада
2020 елның 7 гыйнвары – 2021 елның 11 октябре
Президент Александр Ван дер Беллен
Аңа кадәр Бригитте Бирляйн
Дәвамчысы Александр Шалленберг
Австрия федераль канцлеры
Вазыйфада
2017–2019
Австрия тышкы эшләр министры
Вазыйфада
2013–2017
Шәхси мәгълүмат
Туган 27 август 1986(1986-08-27) (37 яшь)
Вена шәһәре, Австрия
Сәяси фирка Австриянең халык фиркасе
Белем Вена университеты

Себастьян Курц (алман. Sebastian Kurz, 1986 елның 27 августы, Австрия, Вена) — Австрия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2013—2017 елларда Австриянең тышкы эшләр министры. 2017 елның 18 декабреннән 2019 елның 27 маена кадәр һәм икенче тапкыр 2020 елның 7 гыйнварыннан 2021 елның 11 октябренә кадәр Австриянең федераль канцлеры. 2017 елдан Австриянең халык фиркасе рәисе. Сайланган вакытында — дөньяның иң яшь премьер-министры (33 яшь).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Себастьян Курц

1986 елның 27 августында Венада туган, әтисе — инженер, әнисе — укытучы. Эрльгассе федераль гимназиясен тәмамлагач, 20042005 елларда хәрби хезмәт бурычын үти. Вена университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Сәясәттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

17 яшьтә Себастьян Курц Австриянең халык фиркасенең (АХФ) яшьләр оешмасына керә, ә 23 яшендә оешманың Вена комитетын җитәкли. 2009 елда ул АХФ яшьләр оешмасының рәисе итеп сайлана.

20102011 елларда С. Курц Вена шәһәр шурасы составына керә.

2011 елның апрелендә С. Курц яңа булдырылган интеграция эшләре буенча Дәүләт сәркатибе вазифасына билгеләнә (Австрия эчке эшләр федераль министрлыгының бер өлеше).

2013 елда Австриядә узган сайлауларда Австриянең милли шурасына (парламент) сайланган.

Тышкы эшләр министры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның 16 декабрендә С. Курц Австриянең тышкы эшләр министры вазифасына билгеләнә. Австриянең тышкы сәяси ведомствосы башлыгының вәкаләтләре С. Курц үтенече буенча киңәйтелә һәм социаль интеграция мәсьәләләрен дә үз эченә ала. Вазифага билгеләнгән вакытта Себастьян Курц Австрия хөкүмәтенең иң яшь министры, Аурупа берлегендә һәм дөньяда иң яшь чит ил эшләре министры булып тора.

2017 елның 1 гыйнварыннан 18 декабренә кадәр Австриянең тышкы эшләр министры сыйфатында АИХО (ОБСЕ) рәисе була.

Федераль канцлер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 15 октябрендә Австриядә вакытыннан алда узган парламент сайлауларында С. Курц җитәкләгән Австрия халык фиркасе беренче урынны ала. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Себастьян Курц Австриянең федераль канцлеры вазифасына билгеләнә.

2017 елның 15 декабрендә С. Курц Австриянең уң ирек фиркасе (АУИФ) белән коалицион килешүгә ирешә, шул нигездә АУИФ саклану, чит ил һәм эчке эшләр министрларының портфельләрен ала.

2017 елның 18 декабрендә С. Курц хөкүмәт башлыгы вазифасына керешә, ул вакытта дөньядагы иң яшь эшләүче хөкүмәт башлыгы була.

2019 елның 27 маенда Австрия парламенты Себастьян Курцка аның хөкүмәте вәкилләре турында Ибицада (Испания) төшерелгән видео нигезендә чыккан җәнҗал (de) сәбәпле ышанычсызлык белдерә[1]. 1945 елдан башлап, бу очрак — ил парламенты канцлерны вазифасыннан читләштергән беренче очрак. Икенче көнне С. Курц отставкага китәргә дигән карар кабул итә. Вакытлыча канцлер итеп Бригитте Бирляйн (Brigitte Bierlein) билгеләнә[2].

2019 елның 29 сентябрендә вакытыннан алда узган парламент сайлауларында С. Курц җитәкчелегендәге Австрия халык фиркасе яңадан җиңү яулый.

2020 елның 7 гыйнварында С. Курц Австриянең федераль канцлеры вазифасына икенче тапкыр керешә[3].

2021 елның октябрь башында Австрия прокуратурасы С. Курцны коррупциядә гаепләү буенча тикшерү башлый. Курц һәм аның берничә якын кешесе дәүләт хисабына Австрия таблоидларыннан берсенең редакциясенә уңайлы публикацияләр өчен түләүләре хакында шикләнү белдерелә. Курц журналистларны сатып алуда гаепләүләрне ялган дип атаган һәм, объектив тикшерүне көткәндә, 2021 елның 9 октябрендә отставкага китә һәм үз вазифасын Австриянең чит ил эшләре министры Александр Шалленбергка бирә[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Die Videofalle. piegel.de, 17.05.2019(алм.)
  2. Brigitte Bierlein übergab Regierungsgeschäfte an Sebastian Kurz. bundeskanzleramt.gv.at(алм.)
  3. Bundeskanzler Kurz: Verantwortung übernehmen und Österreich in eine gute Zukunft führen.(үле сылтама) bundeskanzleramt.gv.at(алм.)
  4. ORF at/Agenturen red (2021-10-09). Kurz kündigt Rückzug aus Kanzleramt an.
Элгәре:
Михаэль Шпинделеггер
Австрия тышкы эшләр министры
2013–2017
Аннары:
Карин Кнайсль
Элгәре:
Кристиан Керн
Австрия федераль канцлеры
2017–2019
Аннары:
Хартвиг Легер (в.б.)
Элгәре:
Бригитте Бирляйн
Австрия федераль канцлеры
2020–2021
Аннары:
Александр Шалленберг