Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее (Карадуган)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее (Карадуган) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музее
Карадуган музее.jpg
Нигезләү датасы 1976
Урын 422261 ТР, Балтач районы,
Карадуган, Себер тракты ур., 49
Директор Фирая Муллаҗан кызы Зыятдинова
Сайт Музей сайты

Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее (рус. Музей истории Сибирского тракта и Мусы Джалиля) — Татарстан Республикасы Балтач районы Карадуган авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Ике катлы бер бинада ике музей урнашкан. Берсе — Hero of the USSR Gold Star.png Советлар Берлеге Каһарманы, татар шагыйре Муса Җәлил музее, икенчесе — Себер тракты тарихы һәм Карадуган авылы тарихы музее. Музей — М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1990). 1976 елдан — мәктәп музее, 1992 елданТР милли музее филиалы – дәүләт музее.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Экспонатлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 15 февралендә Татарстан АССР Балтач районы үзәгеннән 10 чакрымда урнашкан Карадуган авылында тантаналы рәвештә музей ачыла. М. Җәлилгә багышланган музейның эшчәнлеге 1955 елдан Муса Җәлил исемен йөрткән Карадуган мәктәбенең (2016 елдан Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе)[1] пионер дружинасы эшчәнлеге белән бәйле.

Музейны нигезләүче һәм 19922011 елларда беренче директоры — Бакый Шәймулла улы Зыятдинов (19302014), ТАССР (1980) һәм РСФСР (1987) мәктәпләренең атказанган укытучысы[2][3]. 1925 елга кадәр бинада элемтә бүлеге, 19251995 елларда мәктәп урнаша. 1995 елда ике катлы бина тулысынча музейга бирелә, икенче катында Себер тракты тарихына һәм Карадуган авылы тарихына багышланган экспозицияләр урын ала. 2006 елда, Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга музей экспозицияләре яңартыла.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей 1911 елда Себер трактында кунакханә буларак төзелгән ике катлы таш бинада урнашкан. 2нче гилдия сәүдәгәре Мортаза Мөлеков тарафыннан төзелгән бинаның беренче катында йорт кирәк-яраклары кибете, икенче катында кунакханә бүлмәләре урнашкан була. Хәзер бина дәүләт тарафыннан саклана (XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы архитектура һәйкәле).

Беренче катта Муса Җәлил музее урнашкан. Биредә язучының тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар урын алган. Экспонатлар арасында — Муса Җәлил мандолинасы, рәссамнар Х. А. Якупов, Н. Г. Бикташев картиналары, Муса Җәлилнең Бакый Урманче ясаган бюсты[4]. М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган «Сугыш һәм хезмәт даны залы» ачыла. Биредә сугышта һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар туплана. «Үлем үзәне»ндә табылган каска, мина кыйпылчыклары, патроннар, уксибәр дискы, басмаханә шрифтлары күрсәтелә. Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү парадында катнашкан карадуганлы Мәхмүт Вәлиев сугышкан 120нче танк бригадасының сугышчан юлы карта-схемасы күргәзмәгә куелган.

Бинаның икенче катында «Себер тракты тарихы» һәм «Карадуган авылы тарихы» экспозицияләре урнашкан. Анда 1790 елдан башлап хәзерге көннәргә кадәр почта элемтәсе тарихы яктыртыла. Музейда атлы элемтә белән бәйле материаллар (ямчы киеме, ат сбруясы, кыңгыраулар, кистәннәр) саклана. Инкыйлабка кадәрге документлар, хатлар, 1797, 1887 еллардагы элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе–телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче совет телевизоры, Русиядә элемтә үсеше тарихын күз алдына китерергә ярдәм итүче башка экспонатлар күрсәтелә. «Карадуган авылы тарихы» бүлегендә туган якны өйрәнүгә багышланган материаллар (музей урнашкан йорт хуҗасының шәхси әйберләре, дин әһелләренең шәхси эшләре, кулъязма Коръән) күрергә була.

Музейның төп фондында — 5 меңнән артык саклау берәмлеге. Күргәзмәләрнең гомуми мәйданы — 245 кв.м.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты
  • Себер тракты һәм Карадуган авылы
  • Гасырлар аша үткән тарих

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ленар Гобәйдуллин. «Себер тракты тарихы» музее. «Безнең мирас», 18.08.2015

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]