Себер эрбет нараты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себер эрбет нараты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Себер эрбет нараты
Pinus sibirica Urals1.jpg
Халыкара фәнни исем Pinus sibirica Du Tour, 1803
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Нарат
Таксонның халык атамасы Siberian Pine[1], Siberian pine, Siberian Stone Pine[1] һәм siperiansembra[2]
Базионим Пихта сибирская[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][3]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=28543[4]
ХТСБ идентификаторы 42415[1]
Commons-logo.svg Pinus sibirica Викиҗыентыкта
Эрбет чикләвеге

Себер эрбет нараты яки Себер эрбет агачы (лат. Pínus sibírica) — Нарат ыругының бер төре, мәңге яшел агач, биеклеге 35-44 метрга, кәүсәсе диаметры 2 метрга җитә.

Себер эрбет наратының яшәеш озаклыгы 500 елга (кайбер чыганакта 800-850 елга) җитә.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII—XVIII гасырдан Рәсәйдә Себер эрбет агачы атамасы астында билгеле, ләкин фәнни караш буенча бу төр Нарат ыругына карый һәм Гади наратка тугандаш була, ә чын Эрбет агачы ыругы (Лөбнан, атлас, гималай эрбет агачы) аерылып тора.

Ләкин Рәсәйдә нәкъ Себер эрбет нараты Эрбет агачы дип йөртелә.

Таралыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет нараты Себердә, аеруча Көнбатыш Себердә бик таралган, Уралдан көнбатышка Тиман тәбәнәк таулар тезмәсенә кадәр үсә. Үзәк Алтайда 1900-2000 м диңгез дәрәҗәсеннән өстендәге якларда таралган, шулай ук Монголиядә, Төньяк Кытайда үсә.

Кара ылыслы тайгада типик агач. Комсу һәм балчыксыл туфракта үсә.

Эрбет нараты салкынга, күләгәгә чыдам, һава һәм туфрак дымлылыгына таләпчән.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет наратының үзагачы йомшак, җиңел, нык, хуш исле, югары кыйммәтләнә, музыкаль кораллар, карандашлар җитештерүдә кулланыла.

Эрбет нараты үзагачы резонанс үзлегенә ия, шуңа күрә аннан рояльләр, арфалар, гитаралар ясала.

Эрбет чикләвеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет чикләвеге - кыйммәтле азык продукты, чи һәм термик эшкәртелгән төрдә ашарга яраклы.

Фосфатид фосфор микъдары буенча бүтән чикләвекләрдән өстен чыга. Эрбет чикләвегендә күп марганис, бакыр, цинк , кобальт, йод элементлары бар.

Эрбет чикләвегеннән файдалы эрбет мае ясала. Е витамины буенча ул Әстерхан чикләвегеннән һәм миндальдән ике тапкырга өстен чыга.

Кешедән тыш эрбет чикләвеген борындык, тиен, кеш, аю, тукран һ.б. ашыйлар.

Күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Забелин И. И. Род 8. Cedrus — Кедр // Деревья и кустарники СССР. Дикорастущие, культивируемые и перспективные для интродукции. / Ред. тома С. Я. Соколов и Б. К. Шишкин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1949. — Т. I. Голосеменные. — С. 176—184. — 464 с. — 3000 экз.
  • Род 40. Кедр — Cedrus Link // Флора СССР. В 30 т. / Гл. ред. акад. В. Л. Комаров; Ред. тома М. М. Ильин. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1934. — Т. I. — С. 159. — 302 + XVI с. — 5000 экз.
  1. 1,0 1,1 1,2 Кызыл китап — 1964.
  2. Finnish Biodiversity Information Facility
  3. The IUCN Red List of Threatened Species 2020.2 — 2020.
  4. GRIN үсемлекләр таксономиясе