Сегед

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сегед
Сегед (Маҗарстан)
Сегед
Герб
Герб
Ил Маҗарстан
Өлкә (меҗе) Чонград өлкәсе
Координатлар 46°15′00″ т. к. 20°10′00″ кч. о.HGЯO
Халык саны 170052 кеше
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды 62
Кардәш шәһәрләр Суботитса, Сэкуени[d], Луҗ, Варна[d], Вэйнань[d], Рахив[d], Пула, Кембриҗ[d], Парма, Дармштадт, Роттердам, Толидо[d], Timișoara һәм Ларнака[d]
Кардәш шәһәрләр Суботитса, Сэкуени[d], Луҗ, Варна[d], Вэйнань[d], Рахив[d], Пула, Кембриҗ[d], Парма, Дармштадт, Роттердам, Толидо[d], Timișoara һәм Ларнака[d]

Сегед (венгр. Szeged, алман. Szegedin, рум. Seghedin, хорв. Segedin, серб. Segedin, Сегедин) — Маҗарстанның Чонград өлкәсендә урнашкан шәһәр.

Сәгать кушагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Time zones of Europe.svg

Халыкара стандарт буенча Сегед Үзәк Аурупа вакыты (Central European Time, CET) сәгать кушагында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу җирдә Рим империясе дәвереннән үк кеше яшәгән. Клавдий Птолемей үз язмаларында шәһәрнең борынгы исемен дә телгә ала: Партискум. Һун империясе башлыгы Аттиланың Сегед тирәсендә үз ирәге (ставкасы) булган дип фараз ителә. Сегед исеме беренче мәртәбә 1183 елда телгә алына. Монгол яулары дәверендә вәйран ителгән тиздән кабат төзелгән булган. 14 нче гасырда, Бөек Лайош дәверендә Сегед Көньяк Маҗарстанның иң әһәмиятле шәһәренә әйләнгән. Жигмунд Люксембурглы дәверендә шәһәр белән уратылган, 1498 дә Сегедкә азат кыйрал шәһәре статусы бирелгән.

Төрек гаскәре шәһәрне 1526 да талап бетерсә дә, Госман дәүләте тәркибенә ул 1543 тә генә кертелгән. Төрекләр дәверендә шәһәр мәэмүри үзәк функцияләрен башкарган: Будин вилаяте, аннары Эгри вилаяте тәркибендәге Сегед санҗагы үзәге булган.

1686 дә Сегед Һабсбурглар тарафыннан басып алына. 1848 елгы инкыйлаб вакытында шәһәр инкыйлаби үзәк ролен үтәгән. 1879 да зур су ташкыны нәтиҗәсендә Сегед тулысынча диярлек юк ителгән.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң чик буе шәһәренә әйләнгән. 1921 дә бирегә Клуж-Напокадан университет күчерелгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1870[1] 1890[1] 1910[1] 1920[1] 1930[1] 1941[1] 1949[1] 1960[1] 1970[1] 1980[1] 1990[1] 2001[1] 2013
56901 68924 96063 100175 108448 110740 104867 117515 140235 164437 169930 165588 170052

Милләтләр (2011): маҗарлар — 93,5%.[2]

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми сайт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 http://pop-stat.mashke.org/hungary-census.htm
  2. http://www.ksh.hu/apps/!cp.hnt2.telep?nn=0
  3. Städtepartnerschaften und Internationales (German). Büro für Städtepartnerschaften und internationale Beziehungen. 26 июль 2013 көнне тикшерелгән.
  4. Villes jumelées avec la Ville de Nice (French). Ville de Nice. 24 июнь 2013 көнне тикшерелгән.
  5. Miasta partnerskie - Urząd Miasta Łodzi [via WaybackMachine.com] (Polish). City of Łódź. 21 июль 2013 көнне тикшерелгән. 24 июнь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  6. Međunarodna suradnja Grada Pule (Croatian, Italian). Grad Pula. 28 июль 2013 көнне тикшерелгән. 5 май 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.