Натан Седерблюм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Натан Седерблюм latin yazuında])
(Седерблюм Натан битеннән юнәлтелде)

Архиепископ Натан Седерблюм Nobelpristagare
Nathan Söderblom
Туган телдә исем Ларс Олоф Йонатан Седерблюм (Сёдерблюм)
Туган 15 гыйнвар 1866(1866-01-15)
Трене, Швеция байрагы Швеция
Үлгән 12 июнь 1931(1931-06-12) (65 яшь)
Уппсала Швеция байрагы Швеция
Күмү урыны Уппсала кафедраль җәмигы[d][1]
Ватандашлыгы  Швеция
Әлма-матер Уппсала университеты
Һөнәре рухани
Эш бирүче Лейпциг үнивирситите[d], Шевитсә чиркәве[d] һәм Уппсала университеты
Җефет Анна Сөдерблүм[d]
Балалар Helge Söderblom[d], Sven Söderblom[d], Staffan Söderblom[d], Jon Olof Söderblom[d] һәм Brita Brilioth[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1930 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Nathan Söderblom|
Архиепископ Натан Седерблюм Nobelpristagare
Nathan Söderblom]]
Викиҗыентыкта

Ларс Олоф Йонатан Седерблюм (Сёдерблюм) (швед. Lars Olof Jonathan Söderblom; 15 гыйнвар 1866 ел12 июль 1931 ел) — швед рухание һәм экуменист, Уппсала архиепискобы, 1930 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Седерблюмның исеме лютеран чиркәү тәкъвимендә 12 июль көнне билгеләнгән.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Натан Седерблюм Швециянең Евлеборгның Седерхамн муниципалитетында, ул чагындагы Трене фермасында туа. Аның әтисе дә рухани һәм ихлас христианлы була.

1883 елда Натан Уппсала университетына укырга керә. Башта ул кайсы фәнне өйрәнергә теләгәнен төгәл белмәгән дә, ләкин әтисенең юлы аша китәргә җыенган. 1892 елда АКШтан кайткач, ул теология буенча дәрәҗә ала һәм лютеран чиркәве пасторы итеп билгеләнә. Шул ук елны ул Мартин Лютерның теологиясе турында беренче китабын нәшер итә. 1892 һәм 1893 елларда Седерблюм Уппсала студентлар берлегенең беренче вице-президенты һәм президенты вазифаларын башкара.

Натан Сёдерблюм

Күпмедер вакыт ул Уппсала психиатрия хастаханәсендә капеллан булып хезмәт куя, аннары Париждагы швед чиркәвенә пастор итеп билгеләнә. 1897 елда Уппсала университетында укучы Анна Форселлга өйләнә, аларның гаиләсендә 10 бала туа. Парижда Сердеблюм җиде ел яши. Бу вакытта аның мәхәлләсендә төрле атаклы скандинавияле рәссамнар, дипломатлар һәм эшкуарлар, шул исәптән, Альфред Нобель кунак була. 1896 елның 10 декабрендә Нобель вафат булгач, Седерблюм махсус җеназа хезмәтен үткәрә.

Натан Седерблюм 1966 елгы алман почта маркасында

Ул Париж университетында теология һәм дин тарихи буенча аспирантураны тәмамлый һәм теология докторы дәрәҗәсен ала. Ул 1901 елда Швецияга кайта һәм анда Уппсала университетының теология кафедрасын җитәкли. 1912 елда Натан Лейпциг университетының дин белеме профессоры була.

1914 елның 20 маенда Седерблюм Швеция Чиркәве архиепискобы итеп билгеләнә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытларыннан алып, Седерблюмны тынычлык өчен христиан хәрәкәте билгеле кеше итә. Бу чорда ул берничә эре хезмәт яза һәм 1921 елда Швед академиясенә сайлана.

Седерблюм инглиз экуменисты Джордж Белл белән якын таныш була, һәм аның бергә экуменимзга нигез салучыларның берсе дип санала. 1925 елда ул Стокгольмда Гомуми христиан конференциясен оештыра, анда Рим-католик чиркәвеннән кала, дөньяның барлык чиркәүләре катнаша. Бу очрашу һәм соңрак дәвам иткән эшчәнлек нәтиҗәсендә 1948 елда Бөтендөнья чиркәүләр шурасы оештырыла.

Дини берләшү аша тынычлыкка ирешүдә казанышлары өчен, Седерблюм 1930 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Нобель премиясен алып, бер ел үткәч, аны Эдинбургта нотыклар сөйләргә чакыралар, ләкин ун ликсә сөйләгәч, ул Швецияга кире кайта. Седерблюм йөрәк өянәгеннән Уппсалада 1931 елның 12 июлендә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 1,0 1,1 Nathan Söderblom