Селивёрст Васильевич Давыдов исемен мәңгеләштерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Селивёрст Васильевич Давыдов исемен мәңгеләштерү latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Советлар Союзы Герое - Селивёрст Васильевич Давыдов(1918-1992) Селивёрст Давыдов 1918 нче елның 15 нче гыйнварында Татарстан Республикасы хәзерге Балык Бистәсе районы, Тегермән Пүчинкәсе (Мельничный Починок) авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлауга колхозда эшли башлый.

Селевёрст Васильевич Давыдов

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1939 нчы елда Эшче-крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә чакырыла. Сугышның беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышына җибәрелә. Көньяк Украинаны, Белорусияне азат итүдә катнаша. Гвардия сержанты Селивёрст Давыдов Мелитопольне азат иткәндә аеруча батырларча көрәшә. 1943 нче елның 13нче октябрендә Мелитопольнең көньягында каты сугышлар барганда дошман танкларын, унлап ут ноктасын, 100ләп солдат һәм офицерын юк итүдә катнаша. Аның җитәкчелегендә солдатлар дошманннарны чолгап алалар һәм юк итәләр. Алга таба да ул Украина, Польшаны азат итүдә катнаша.
  • 1945 нче елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый һәм командир дәрәҗәсендә үз полкына кайта. Берлин операциясендә катнаша.
  • 1946 нчы елда ул туган якларына әйләнеп кайта. Шулай ук бернче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән дә бүләкләнә.
  • 1992 нче елның 14 нче маенда вафат була һәм Түбән Кама зиратында җирләнә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медаль Ленина
  • Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен 1943 нче елның 1нче ноябрендә Югары Совет Президиумы указы белән Селиверст Васильевич Давыдовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
  • Ленин ордены
  • “Кызыл Йолдыз” медале

Хэтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 нче елда Түбән Кама муниципаль районында “Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары – безнең якташларыбыз” дип исемләнгән брошюра бастырыла. Анда Василий Михайлович Варфоломеев, Яков Иванович Николаев һәм Советлар Союзы герое Селиверст Васильевич Давыдовлар турында бик бай мәгълүмат тупланган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Түбән Кама шәһәрендә әлеге геройларга мемориаль такта ачу турында карар чыгарыла. Беренче мемориаль такта Дан орденының тулы кавалеры Василий Михайлович Варфоломеев хөрмәтенә ул яшәгән Кайманов урамы 12 нче йортта, икенче мемориаль такта Мурадьян урамындагы 34 нче йортта Селиверст Васильевич Давыдов хәрмәтенә ачыла. Безнең 31 нче мәктәп укучылары әлеге истәлекле тактаны ачу бәхетенә ирештеләр.

Мәктәбебез батырларны онытмый. Мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган аерым зур бүлек бар. Буыннан-буынга тапшырылып килүче күпъеллык традицияләре бар. Ә бүгенге көндә Юнармиячеләр отряды Селиверст Васильевич Давыдов исемен йөртүе белән чиксез горурлана.

Чыганак:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

turkaramamotoru.com/ru/Давыдов