И. Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/И. Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университеты latin yazuında])
Баш корпусы Улдпу исемендәге И. Н. Ульянов

И. Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университеты(УлГПУ, УлДПУ) - Россиянең Сембер шәһәрендә урнашкан университет. Идел буенда иң борынгы югары уку йорты, 1932 елны барлыкка килә. Уку йорты тарихы агамында меңләгән квалификация педагогик кадрлар әзерләенгән. 1980 еллар ахырында филология факультетында милли хәрәкәтләре тырышлыгы аркасында татар һәм чуаш бүлекләре ачыла. 2012 елны татар бүлеге шәкертләрнең килмәү сәбәпле ябыла. Төрле елларда уку йортын тәмамладылар Советлар Союзы Каһарманы Вербицкий, Социалистик Хезмәт Каһарманы Кузьмина Н.Н., СССРның Халык укытучысы Сёмин Н.В., РСФСРның халык укытучысы Латышев Ю.И., Россия мәктәбе атказан укытучысы Пономарёва Н.В.

Шулай ук анда күренекле галимнәрдә эшләгән - Головко В.М., Любищев А.А., Штраус А.В., Левина Р.Е., Никитина Е.И., Левинтов Н.Г.

Хәзерге вакытта университетка керәләр: 10 факультет, 41 кафедра, әзерләнү бүлеге, өстәмә профессияләр бүлеге. Уку йорты 33 белгечлек буенча белем бирә. Гомуми шәкертләр саны - 7000 тирәсе. Биредә 59 фән докторы, профессор һәм 260 фәннәр кандидаты, доцентлар эшли.[1]

Университет югары квалификация (аспирантура) по 17 белгечлек буенча кадрлар әзерләү алып бара, аспирантлар һәм соискателләр 200 кеше тирәсе; 3 доктор һәм нәмзәтләр яклау буенча максатчан шуралары бар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-12-23, retrieved 2013-02-11 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университетының рәсми сайты