Сембер үзәк җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сембер үзәк җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мәчет
Сембер үзәк җәмигъ мәчете
66нчы мәхәллә мәчете
Ил Россия
шәһәр 432001, Сембер өлкәсе, Сембер, Ленин районы, Мунча тыкрыгы, 1 һәм 1А
Дин Ислам
Мәхәллә 66нчы мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет итеп үзгәртеп корылган бина
Төзелеш еллары 19891993 еллар
Төп даталар:
1989 (үзгәртеп кору башлану)
1993 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Сембер үзәк җәмигъ мәчете (рус. Центральная соборная мечеть г. Ульяновска), шулай ук 66нчы мәхәллә мәчете (рус. Мечеть махалля 66) ― Сембер шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә (Сембер мөфтияте) карый [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елга кадәр Сембер шәһәрендә эшләүче бер мәчет тә булмый. Мөселманнарның үтенече буенча, СССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре буенча совет үзенең карары белән (№ 1052, 29.07.1946) Сембер шәһәре, Верхне-Полевая урамы, 23 нче йортта мәчет ачарга рөхсәт итә. Әлеге бер катлы йортны мөселманнар 1946-1956 елларда, арендага алып, мәчет итеп файдаланганнар. 1946 елның 7 сентябрендә шул ук адрес буенча СССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре буенча совет Сембер мөселман җәмгыятен теркәгән. Җәмгыять эшләре белән идарә итү өчен мөтәвәллият сайланган.

1956 елда мөселман җәмгыяте бер катлы агач йорт сатып ала (Сембер шәһәре, Крупская урамы, 45). Үзәк мәчет төзелгәнчегә кадәр әлеге йорт гыйбадәт йорты булып хезмәт иткән. Әлеге йорт еллар үтү белән туза һәм намазга килүче мөселманнарны сыйдырып бетерә алмый.

1988 елда мөселман җәмгыяте үтенече буенча һәм Сембер шәһәр советы Башкарма комитеты карары белән шәһәрнең Ленин районының 2 нче торак-коммуналь хуҗалыгы Сембер шәһәре, Мунча тыкрыгы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан кирпеч бинаны (элекке мунча) гыйбадәт максатлары өчен бушлай файдалануга тапшыра.

1989 елның мартында реконструкцияләнгән мәчеттә намаз уку башлана. 1993 елда мәчет каршында мәдрәсә ачылган. 1989-1993 елларда И. Х. Сибгатуллин проекты буенча бина тулысынча реконструкцияләнгән.

2002 елга кадәр мәчет комлексында Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Сембер мөфтияте) аппараты урнашкан булган [2].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бинасы элекке Михайлов мунчасы бинасыннан гыйбарәт. 1989-1993 елларда И. Х. Сибгатуллин проекты буенча реконструкцияләнгән. Бина ак һәм кызыл кирпеч белән тышланган. 18 метр биеклектәге манара төзелгән. Аның 4,5 метр биеклектәге шпиль өлеше С.В. Ильюшин исемендәге авиация комплексына керүче, Сембердә очкычлар җитештерүче «Авиастар»(рус.) АҖдә полировкаланган тутыкмый торган корычтан ясалган. Мәчет бинасы ике катлы, подвал өлешен ислам мәдәнияте музее алып тора. Музей экспонатлары арасында Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе мәчеткә бүләк иткән Кәгъбә япмасы, борынгы кулъязма Коръән нөсхәләре һ. б. бар [3].

Имам ― Рөстәм хәзрәт Сафин.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]