Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте latin yazuında])
Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте
рус. ЦДУМ УО в составе ДУМ РФ
Баш-фатир:

Россия байрагы / Сембер өлкәсе, Сембер, Сембернең Идел арты районы, Ленин комсомолы ур., 1а

Оешма төре:

региональ дини оешма

Рәсми теле:

гарәп, рус, татар

Җитәкчеләр
Мөфти

Мөхәммәт хәзрәт Байбиков

Нигезләү
РФ Юстиция министрлыгында теркәлү

1999 ел

cdumuo.ru /

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз

Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рус. Центральное духовное управление мусульман Ульяновской области, ЦДУМ УО в составе ДУМ РФ) ― Сембер өлкәсе Сембер шәһәрендә урнашкан үзәкләштерелгән дини оешма. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында. Сембер өлкәсендә теркәлгән җирле мөселман дини оешмаларының бер өлешен берләштерә. Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе (2010 елдан) – мөфти Мөхәммәт хәзрәт Байбиков [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сембернең Яңа шәһәре «Ихсан» мәчете. Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте шунда урнашкан

1991 елга кадәр РСФСР мөселманнары бердәм була һәм СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә (рус. ДУМЕС, рәисе мөфти Тәлгат Таҗетдин) карый. Сембер өлкәсендә ДУМЕС вәкиле Әип хәзрәт Дебердеев була.

1992 елда Уфада БДБ илләренең Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының VI гадәттән тыш корылтае уза һәм исемен Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте итеп үзгәртә (рәисе – югары мөфти Тәлгат Таҗетдин, 1948 елгы)

1994 елда Мәскәүдә тагын бер гомумроссия мөфтияте — Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла (рәисе – мөфти Равил Гайнетдин, 1959 елгы).

Сембер өлкәсе мөселманнары әлеге ике гомумроссия диния нәзарәтенә караган ике җирле дини оешмага таркала [2].

1991 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (Уфа) карамагындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте оештырыла (рәисе 1991-2002 елларда ― мөфти Әип хәзрәт Дебердеев).

«Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте» дини оешмасы 1999 елда Фатыйх хәзрәт Алиуллов җитәкчелегендә барлыкка килә. Идарә ҮДН хакимлеген танымаган мөселман оешмаларын берләштерү һәм аларның эшчәнлеген координацияләү өчен оештырылган [3].

2010 елның 20 гыйнварында Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте чираттагы хисап-сайлау съездында ул вакыттагы мөфти вазыйфаларын башкаручы Фатыйх хәзрәт Алиуллов тәкъдиме буенча Сембернең Зөя арты районы мәчете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары Мөхәммәт хәзрәт Байбиков (Руслан Фәрит улы Байбиков, 1978 елгы) мөфтилеккә үз кандидатурасын тәкъдим итә һәм күпчелек тавыш белән мөфти итеп сайлана[1]. .

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сакускай мәчете

Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында «Фаҗр» хатын-кызлар оешмасы эшли.

Басма органы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте 2004 елдан «Әл–Һидая» газетасын чыгара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]