Семочки (Нижгар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Семочки (Нижгар өлкәсе) latin yazuında])
(Семочки (Түбән Новгород өлкәсе) битеннән юнәлтелде)
Семочки
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Кызыл Октябрь районы
Координатлар 55°27'5"тн, 45°35'30"кнч
Авыл советы башлыгы Бәдретдинов Равил
Халык саны 560 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83194
Почта индексы 83165
Рәсми сайт semochki.ucoz.ru/
Русча атама Семеновка

Семочки рус. СеменовкаТүбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октяб районындагы татар авылы. Пиана елгасының уң ярына урнашкан. Авыл советын тәшкил итә. 477 йорт бар, даими яшәүчеләрнеке 200. Яшәүчеләр саны 560, кышын – 550.[1]

Семочки фаҗигасе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабка кадәр авылда 3 мәчет булган.

1918 елның көз ахырында авылда партия оешмасы һәм комбедлар төзелгән. 1918 елның беренче яртысында Семочки һәм Пашатта байтак революцион үзгәрешләр тормышка ашырылган. Авыл советлары, аларның рәисләре һәм сәркатибләре сайланган. Җирне, социализацияләү турындагы канунга туры китереп, аны вакытлыча бүлү эше башланган.

Балаларны дөньяви укытуга күчерү, аларга дин өйрәтүне һичшиксез тыю һәм мәчет янындагы мәктәп-мәдрәсәләрне бетерү, шулай ук хуҗалык, көн-күрешне дәүләтнең икмәккә монополиясе һәм азык-төлек диктатурасы таләпләренә ярашлы рәвештә үзгәртеп кору буенча мәсьәләләрдә мөселман крестьяннар белән кыен ирешелгән.

1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта продразверстка отряды шактый кабахатлекләр кылган. Алар халык тарафыннан ихтирамлы һәм йогынтылы гражданнарны, бигрәк тә авыл муллаларын әшәке сүз белән сүгү, корал белән янау, кул күтәрү, башка түбәнсетү, мәсхәрләү чаралары белән куәтләп эшкәртү була.

Моңа чыдап тормаган авыл яшьләре восстание күтәрәләр. Большевикларның берсен үтерәләр дә. Әмма түнтәрелеш тирә яктан килгән ярдәм белән шул ук көнне бастырыла. Тиз арада, кем аткан, кем үтергәнне тикшермичә халыкны кулга алу башлана. Ике авылда гадәттән тыш хәл кертелә. Ике көн буена, Пашат авылы уртасында, мәхкәмәсез-нисез кешләр аталар. Мәетләрне авыл урамына чыгарып ташлап торалар. Сорау алган урынында ук аталар. Аккан канны да сөртмичә, икенче гаепләнүчене кертеп утыртып, тагын атканнар. Шулай итеп, барлыгы 51 кеше һәлак була. Күпчелекне 20-25 яшьлек егетләр тәшкил итә.[2]

1919 ел террор корбаннары хәтере итеп Семочкида мемориал ачылды (1999).

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпләрендә 87 бала укый. Мәктәп урта булгач, бирегә Пашат балалары да килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]