Семён Брауде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Семён Брауде latin yazuında])
Семён Брауде
Туган 28 гыйнвар 1911(1911-01-28)
Палтау, Россия империясе
Үлгән 29 июнь 2003(2003-06-29) (92 яшь)
Харьков, Украина
Күмү урыны Второе городское кладбище Харькова[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Украина
Әлма-матер Харьков милли университеты[d]
Һөнәре радиоастроном, физик
Эш бирүче Харьков физика-техника университеты[d], Украина Милли фәннәр академиясе Радиоастрономия институты[d] һәм Украина МФА А. Я. Усиков исемендәге Радиофизика һәм электроника институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Семён Брауде Викиҗыентыкта

Семён Яковлевич Брауде (1911 елның 15 (28) гыйнвары, Полтава, Россия империясе2003 елның 29 июне, Харьков, Украина) — совет һәм украин радиофизигы һәм радиоастроном.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Семён Брауде 1911 елның 15 (28 гыйнварында) Полтавада туган, Харьков физика-математика институтын (1932) тәмамлаган[1]. 1933—1955 елларда Украина физика-техник институтында эшли. Аның базасында ССРБ ФА Радиофизика һәм электроника институтының радиофизика бүлекләрен төзүдә актив катнаша. 1955 елдан башлап ССРБ ФА Радиофизика һәм электроника институтында эшли (1955—1980 елларда — фәнни өлеш буенча директор урынбасары). Харьковский политехника институты профессоры (1946—1956). ССРБ ФА академигы (1969).

Төп хезмәтләре радиофизика һәм радиоастрономия өлкәсенә карый. ССРБда радиоастрономия пионерларының берсе. Аның җитәкчелегендә Украинада беренче радиоастрономия обсерваториясе оештырылган, радиоастрономия аппаратурасы, шул исәптән декаметр диапазонында эшләүче нур белән электр идарәсе булган оригиналь радиотелескоплар эшләнгән. Аның җитәкчелегендә төзелгән уникаль УТР-2 радиотелескобы һәм «УРАН» радиоинтерферометры ярдәмендә күк объектлары радионурланышы буенча берничә тикшеренү башкарыла: пульсарларның түбән ешлыклы радионурланышы ачыклана, озын радио чыганакларын үлчәү үткәрелде, космик фонның радионурландыруы өйрәнелә, Кояш системасыны җисемнәренең декаметр нурланышы һәм ионизацияләнгән водородны йоту өлкәләре өйрәнелә, декаметр диапазонында беренче радиолиния — нейтраль азот табыла (Иосиф Шкловскийның теоретик күрәзәләреннән соң чирек гасыр узгач).

Семён Брауде һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан радио чыганакларының һәм аларның спектрларының декаметр диапазонында беренче каталогы төзелә. Шулай ук космик радионурланышның теоретик тикшеренүләрен үткәрә. 1957 елда ук кояш таҗын радиолокацион зондировкалау мөмкинлеген өйрәнүгә керешә. Теоретик яктан синхротрон һәм җылылык нурланышларының уртак гамәлдә булу нәтиҗәләрен, ионизацияләнгән газда йотылу нәтиҗәләрен билгели, зур оптик калынлыктагы объектларда синхротрон нурланышны өйрәнә. Космик радионурланыш чыганаклары эволюциясендә мөһим роль уйнаучы плазма казаннары турында кызыклы мәгълүмат ала. Шома булмаган диңгез өслегендә радиодулкыннарының таралу теориясен эшли. Брауде тарафыннан алынган таралган сигналларның амплитудалы, фазалы һәм ешлык (доплер) үзенчәлекләрен өйрәнүгә нигезләнеп, яңа фәнни юнәлеш булдырыла — радиоокеанография. Радиодулкыннарның куәтле генераторларын эшләүдә һәм ССРБда беренче радиолокатор төзүдә катнаша.

2003 елның 29 июнендә вафат була. Харьков шәһәренең 2 нче шәһәр зиратында җирләнгән.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — техника өлкәсендә тикшеренүләр өчен;
  • Фән һәм техника өлкәсендә Украина дәүләт премиясе (1997);
  • ССРБ ФА Александр Попов исемендәге алтын медаль (1983);
  • өч Кызыл Байрак Хезмәт ордены;
  • I, II, III дәрәҗә «Казанышлар өчен» ордены.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы. Биографический справочник. — К.: Наукова думка, 1986.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «ГРОМАДА Схід»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]