Семён Задионченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Семён Задионченко latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Семён Задионченко
Туган 22 июнь 1898(1898-06-22)
Ржыччив
Үлгән 19 ноябрь 1972(1972-11-19) (74 яшь)
Мәскәү, ССҖБ
Күмү урыны Новодевичи зираты[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыКызыл Йолдыз ордены

Семён Задионченко (рус. Семён Борисович Задионченко, чын исеме Зайончик Шимон Борухович; 10 (22) июнь 1898(18980622), Ржищев, Киев өязе, Киев губернасы, Рәсәй империясе19 ноябрь 1972, Мәскәү) — сәвит фирка-дәүләт эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшче гаиләсендә туган. 1914 тә Кременчуг һөнәрчелек-техник укуханәсен тәмамлый. Яһүд милләтеннән.[1]

Ватандашлар сугышында катнашкан. 1917 дән урыс гаскәрендә; 1918—1925 елларда Кызыл Гаскәрдә. 1934-1936 елларда Мәскәүнең БК(б)Ф Бауман район кәмитите сәркәтибе, 1937-1938 елларда РСФСР ХКШ рәисе урынбасары. 1938-1941 елларда БК(б)Ф Днепропетровск өлкә кәмититенең беренче сәркәтибе, 1941 дә БК(б)Ф Сталино өлкә кәмититенең беренче сәркәтибе. 1941-1942 елларда янә Кызыл Гаскәрдә, Көньяк фронтның хәрби шурасы әгъзасы. 1942 нең гыйнварында — 1943 нең февралендә БК(б)Ф Башкортстан өлкә кәмититенең беренче сәркәтибе. 1943-1946 елларда БК(б)Ф Кемерово өлкә кәмититенең беренче сәркәтибе, аннары БК(б)Ф ҮК инспиктыры (1946-1948, 1954-1958), БК(б)Ф ҮК авыр сәнәгать бүлеге мөдире (1948). СССР авыл хуҗалыгы продуктлары әзерләү министрының беренче урынбасары (1948-1951), 1951-1958 еллардп СБКФ ҮК аппаратында. 1958 дән пинсәдә, РСФСР Министрлар Шурасы аппаратында.

ССРБ Югары Шурасының 1 һәм 2 чакырлышары депутаты.

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]