Сенегалда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сенегалда ислам latin yazuında])
Сенегалда ислам
Дәүләт  Сенегал
 Сенегалда ислам Викиҗыентыкта
Ил башкаласы Дакар мәчете
Илнең тарихи һәм мәдәни үзәге Сен-Луи шәһәре мәчете
Каолак шәһәре мәчете. Тиҗания суфичылык тарикатенә карый

Сенегалда ислам (фр. Islam au Sénégal, гарәп. الإسلام في السنغال‎ ) ― күпчелек дине. Бәяләүләр буенча, ил халкының (15, 8 млн кеше, 2018 елга) 96 % ы ― мөселманнар. Ислам дине Сенегалда XI гасырда ук урнашкан. Илдә зур йогынтыга ия суфичылык тарикатьләре (Тиҗания, Лайения, Мөридия, Кадыйрия һ. б.) Франция колонизациясе чорында көчәйгән. Мөселманнарның 95 % ы – суфилар, 1 % ы – шигыйлар (Ливаннан чыккан Сенегал ватандашлары) [1], 1 % тан кимрәге – әхмәдияләр.

Сенегал – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы булган ил.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сенегалда Ислам дине XI гасырда ук урнашкан. 1040 елда, Төньяк һәм Көнбатыш Африка арасында сәүдә элемтәсе нәтиҗәсендә, хәзерге Сенегал территориясендә урнашкан, IX-XIII гасырларда яшәгән Такрур(ингл.) дәүләте короле Вар Җаби (War Jabi) ислам динен кабул иткән. Такрур дәүләте ― әлеге төбәктәге беренче ислам дәүләте булган. Ислам динен кабул итү дәүләткә зур файда китергән, Африканың башка ислам илләре белән икътисади һәм сәяси элемтәләрне ныгытырга һәм киңәйтергә мөмкинлек биргән [2].

XVII гасырда ислам Сенегалда элита һәм сәүдәгәрләр диненә әверелә.

XVIII гасырда Франция колонизациясе башлангач, сенегаллылар колонизаторларга каршы берләшә, илдә суфичылык тарикатьләре (Тиҗания, Мөридия, Кадыйрия һ. б.) йогынтысы арта [3].

Сенегалда дөньяви дәүләт урнаштырып, француз администрациясе шулай ук Коръән өйрәнү мәктәпләре булдыруны чикли, дәүләт мәктәпләрендә дөньяви программа буенча укытуны кертә, җәмәгатьчелекнең Ислам темаларына китаплар алу мөмкинлеген, Сенегал һәм Якын Көнчыгыш арасындагы элемтәләрне, Мәккәгә хаҗ кылуны чикли, мөселман галимнәрен кулга ала һәм үтерә[3].

1953 елда реформалар яклы шәех Тур Мөселман мәдәнияте берлеген (фр. l'Union culturelle musulmane) оештырган.

1956 елда Согуд Гарәбстанында укыган Мамаду Ба (Mamadou Ba) Сенегалда сәләфиләр җәмгыятенә нигез салган. Хәзер Сенегалда сәләфиләрнең күренекле вәкиле – Алиун Ндао (Alioune Ndao)[4].

Суфичылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сенегал мөселманнарының барысы да диярлек Суфичылык тарикатьләре (кардәшлеге) әгъзалары булып тора, Сенегалда алар дүртәү: Тиҗания (2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Сенегал халкының 60 % ы), Мөридия (28 %), Кадыйрия (6 %), Лайения (6 %) [5]. Кагыйдә буларак, кеше гаилә традицияләре буенча Суфичылык тарикатьләре әгъзасы була. Сенегалда суфичылык җәмгыятьләре катлаулы иерархия нигезендә оештырылган, анда югары вазыйфаи затлар лидер статусына ия.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Le chiisme au Sénégal Mozdahir 2020 елның 23 февраль көнендә архивланган.. Shia Africa.
  2. Robinson, David. . — ISBN 978-0-521-53366-9.
  3. 3,0 3,1 Mbacke, Khadim; Trans. by Eric Ross (2005). Sufism and Religious Brotherhoods in Senegal. Princeton, NJ: Marcus Wiener Publishers. 
  4. Natacha Tatu. Au Sénégal, la contagion salafiste. nouvelobs.com, 18 mai 2019
  5. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.