Сениль макуляр ертылу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сениль макуляр ертылу latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Сениль (яшькә бәйле, картлык) идиопатик тулы макуляр ертылу (ТМЕ) гомернең 6-7 декадасында ешрак хатын-кызларда, 1000 кешедән якынча 3'сендә барлыкка килә. ТМЕ чагылган үзәк күрү начарлану белән билгеләнә яки икенче күзне ябып, очраклы табылганда, чагыштырмача симптомсыз бара. Икенче күз җәлеп итү куркынычлыгы киләсе 5 ел дәвамында 10% тәшкил итә.

Стадияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макуляр ертылу үзәк чокырчык ачылу белән үзәктән куелган фоторецепторлар күчеше нәтиҗәсе. Беренчел вакыйгалар, мөгаен, аномаль витреофовеоляр беркетелү дәрәҗәсендә бара, нәтиҗәдә алгы-арткы һәм тангенциаль тракцияләр түбәндәге вакыйгаларга китерә.

1. 1а стадия (ертылуга кадәр) Клиник яктан сирәк ачыклыйлар һәм кагыйдә буларак, икенче күздә тулы макуляр ертылу белән пациентларда табалар. Бу стадия үзәк чокырчык яссылану, фовеолада 100-200 мкм диаметрдагы сары тап барлыкка килү һәм фовеаль рефлекс булмау белән сыйфатлана.

2. 1b стадия (яшерен ертылу) пыяласыман җисемнең яндаш кабык катламы белән сары боҗра барлыкка килү белән сыйфатлана. Бу табылдыклар белән бергә уртача күрү үткенлеге кимү яки метаморфопсияләр була. 1 стадиядәге ертылуларның 50% фовеоладан үзеннән-үзе пыяласыман җисем кубарылуына китерә.

3. 2 нче стадия (иртә ТМЕ) префовеаль кортекс кысылу өчен ясалучы префовеаль тоныклык белән яки ансыз (псевдокапкач) диаметры 300 мкм кимрәк тулы кимчелек белән сыйфатлана. 1 стадия 2 күчү 1 атнадан берничә айга кадәр була.

4. 3 нче стадия (билгеләнгән ТМЕ) тоташкан арткы гиалоидлы мембрана белән псевдокапкач яки ансыз челтәркатлауның 400 мкм артык диаметрдагы тулы кимчелеге булу белән сыйфатлана.

5. 4 нче стадия ертылуның авызы нигезендә кечкенә саргылт утырмалар белән субретиналь сыекча өеме белән чолгап алынган 400 мкм артык диаметрдагы түгәрәк кимчелек белән сыйфатлана (кара рәс. 17.20а). Пыяласыман җисемнең арткы өлеше тулысынча кубарылган, еш Вейс боҗрасын табу билгесе санала. Күрү үткенлеге башлыча фоторецепторларны югалту белән үзәктәге кимчелек барлыкка килү, ә алга таба абсолют үзәктәге скотома өчен кими. Үз чиратында, ертылу кырыйлары тирәли субретиналь сыекча өеме һәм челтәркатлауның икенчел элевациясе абсолют үзәктәге скотоманы урап алган чагыштырмача скотома барлыкка килү сәбәбе була. Күрү үткенлеге көчәеп кими бара, 6/ 60 яки кимрәк дәрәҗәдә тотрыклану ертылу максималь диаметрга җиткәндә була. Кайбер пациентларда эксцентрик беркетелү өчен югарырак күрү үткенлеге була ала.

NB Кайбер сирәк очракларда үзеннән-үзе ТМЕ бетеп, үзеннән-үзе пыяласыман җисемнең арткы кубарылуы һәм витреомакуляр тракция бетү өчен күрү үткенлеге яхшыру мөмкин.

Диагностик сынаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Вацке-Аллен сынавын ертылу үзәгенә тар вертикаль һәм горизонталь яктылык ярыгы проекциясе юлы белән башкаралар. Макуляр ертылу белән пациент яктылык ярыгын өзелеп күрә. Псевдокиста яки киста белән пациентлар, кагыйдә буларак яктылык баганасын үзгәрмәгән киңлектә , әмма кыекланган килеш яки ул өзелгәнче күбрәк бөгелгән булып күрәләр.

2. Юнәлгән лазерлы бәйләм белән сынауны ертылу үзәгенә 50 мкм диаметрдагы лазерлы бәйләмне (мәсәлән, Не-Nе) юнәлтеп башкаралар. Макуляр ертылу белән пациент нурның югалуын билгели, шул ук вакытта псевдоертылу яки киста белән пациент нурны күрә.

3. ОКТ макуляр ертылуны ачыклау һәм стадиясен билгеләү өчен кулланалар (рәс. 17.19).

4. ФАГ «ачык» хориоидаль флюоресценция урынында туры килгән гиперфлюоресценция өлкәсен (рәс. 17.20б) ачыклый, бу ксантофилл катламында үзәктән куелган күчеше өчен кимчелеккә бәйле. Шундый күренешне псевдотишек һәм киста белән пациентларда ачыклап була, шуңа ФАГ бу очракта сайлау ысулы булмый.

Хирургик дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Күрсәтмә 2 нче стадия һәм югарырак ТМЕ белән 6/9 кимрәк күрү үткенлеге санала. Иң яхшы нәтиҗәләр ертылу 1 елдан кимрәк булганда теркәлгән. Шуңа карамастан, берничә ел дәвамында булган ертылулар да күрү үткенлеге арту һәм бозып күрү кимү белән ябылырга мөмкин.

Мөһим күрү үткенлеге яхшыру белән ОКТ буенча (рәс.17.19е кара) гадәти фовеаль архитектоникасы кайту мөмкинлеге, ертылу ябылу — арткы үзәккә омтылучы хәрәкәт белән бергә алдан парацентраль күчкән фоторецепторлар нәтиҗәсе, ә ЧПЭ челтәркатлау кырыйлары якынлашу түгел дип фаразларга нигез бирә. Хирургик катнашуны уңышлы үткәрү очрагында 65% диярлек пациентларда соңгы күрү үткенлеге 6/12 һәм югарыракка җитеп, күрү яхшыру 80-90% очрагында була.

2. Өзлегүләр, шулардан челтәркатлау кубарылу һәм катаракта үсеше, кагыйдә буларак, витрэктомия белән бәйле. Күбрәк дәрәҗәдә катаракта хирургиясе белән витрэктомия күрү реабилитациясен тизләтә.

Кайчакта күз куышлыгында коры һава дәвамлы булу өчен күрү кырында, ешрак аскы чигә квадрантында икенчел кимчелекләр барлыкка килә ала.

3. Нәтиҗәләр. Дифференциаль диагностика Чын макуляр ертылуларның башка сәбәпләре

а) югары дәрәҗәдәге миопия белән арткы стафилома макуляр ертылу ясалу белән барып, челтәркатлау кубарылуына китерә ала.

б) күзнең туры җәрәхәте витреаль тракция яки челтәркатлау селкенү нәтиҗәсендә макуляр ертылуга китерә ала. Бу фоторецепторлар катламында дезинтеграциягә китереп, алга таба макуляр ертылуга китерә.

1. Макуляр псевдоертылу

а) премакуляр мембрана чигендә ертылу үзәктән куелган тартылу нәтиҗәсендә барлыкка килә;

б) ламелляр ертылу макуляр ертылу ясалу барышы тәмамланмау яки дәвамлы булган КМШ нәтиҗәсе;

в) «ак нокталы» фовеа — ак таплар булып таралып урнаша яки фовеола кырые буенча боҗра ясый алган бик сирәк симптомсыз халәт. Соңгы очракта чын макуляр ертылу белән сыекча тупламасы күренешен охшатырга мөмкин.

2. Макуляр микроертылу (алга таба кара).

Макуляр микроертылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макуляр микроертылу сирәк очрый һәм җентекләп анамнезны җыймыйча һәм тикшермичә ачыкланмаска мөмкин. Бер күздә микроертылу, кагыйдә буларак, уңайлы фаразлы була. 1. Кечкенә үзәк скотома яки уку өчен кирәкле күрү начарлану белән билгеләнә.

2. Билгеләре. Фовеаль яки юкстафовеаль урнашу белән бик кечкенә, яхшы чикләнгән кызгылт төстәге интраретиналь кимчелек, ул дәвамлы күзәтүдә үзгәрешсез кала (рәс. 17.21а).

3. ОКТ яхшы чикләнгән кечкенә кимчелекне күрсәтә, ул, мөгаен, фоторецепторлар һәм/яки ЧПЭ катламында ертылу булу билгесе тора (рәс. 17.21б).

4. Дифференциаль диагностиканы 1а стадиядәге сениль макуляр ертылу, макуланың кояштан пешүе һәм тупас җәрәхәт белән үткәрәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел