Сент-Китс һәм Невиста ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сент-Китс һәм Невиста ислам latin yazuında])
Сент-Китс һәм Невиста ислам
Дәүләт  Сент-Китс һәм Невис
Бу мәкалә Ислам турында
Сент-Китс һәм Невис картада

Сент-Китс һәм Невиста ислам (ингл. Islam in Saint Kitts and Nevis, гарәп. الإسلام في سانت كيتس ونيفيس‎ ) ― азчылык дине. Ил халкының (52,4 мең кеше, 2018 елга) 0,53 % ы ― мөселманнар. Pew тикшеренү үзәгенең(ингл.) 2009 елгы хисабы буенча, мөселманнар ил халкының 0,1 % ын тәшкил иткән[1]. Сент-Китс һәм Невиста халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 150 кеше, ягъни халыкның гомуми саныннан 0,3 % ы мөселман булып санала[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мөселманнар утрауга 1623 елда колонизатор инглизләр белән бергә аяк баскан. Бөекбританиянең утраудагы хакимияте шикәр камышы плантацияләрендә эшләргә Африка колларын алып килгән.

Сент-Китс һәм Невис 1983 елда Бөекбританиядән бәйсезлек игълан итә.

Сент-Китс һәм Невис халкының зур күпчелеге (87,6 % ы) ― христианнар (шул исәптән, тарафдарлары кимү тәртибендә, англикан чиркәве тарафдарлары, протестантлар, методистлар, илленчеләр, католиклар һ.б. христианнар), 8,7 % ы – дингә ышанмаучылар, 1,8 % ы – Һинд дине, 0,53 % ы – Ислам, 1,9 % ы – башка диннәр тарафдарлары[3].

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрауларда ике ислам үзәге һәм берничә Ислам оешмасы урнашкан[4].

Җирле уку йортларында, мәсәлән, Виндзор университетының медицина факультетында(ингл.), мөселман студентлар оешмалары эшли[5][6]. Алар Гаити халкына хәйриячелек ярдәме оештырган.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрауларда ислам үзәкләре бер үк вакытта мәчетләр булып та хезмәт итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. A Report on the Size and Distribution of the World’s Muslim Population. Pew Forum (October 2009). әлеге чыганактан 2018-02-08 архивланды. 2022-01-26 тикшерелгән.
  2. AGAMA DI ST KITTS DAN NEVIS (Сент-Китс һәм Невиста дин). әлеге чыганактан 2022-05-28 архивланды. 2022-01-26 тикшерелгән.
  3. Religions in St Kitts And Nevis | PEW-GRF.
  4. Islamic Organizations in saint kitts nevis.
  5. Support Us In Building A House of Allah. әлеге чыганактан 2013-12-30 архивланды. 2022-01-26 тикшерелгән.
  6. Windsor University donates to Haitian earthquake relief. SKNVibes (2010-03-09). 2011-08-08 тикшерелгән.