Сербиядә ислам
Сербиядә ислам (серб. Ислам у Србији) — Сербия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Сербия халкының (8 772 мең кеше) 3,10 % ы (221 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Сербиянең традицион диннәреннән берсе. Сербия мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сербиядә Ислам XIV—XV гасырларда ил территориясе Госманлы империясе кул астында булганда кабул ителгән. 1521 елда төрекләр, маҗарларны җиңеп, ил территориясен кулга төшерә. Урта гасыр Сербиясе Госманлы империясенә кушылганнан соң, ислам биредә иң киң таралган дингә әверелә. Күп кенә славяннар ислам динен кабул иткән, илдә халыкны исламлаштыру барган, шулай ук көнчыгыштан бирегә төрекләр һәм башка мөселман халыклары күчеп килгән.
Төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби 1660 елда Белградта яшәүче 98 мең кешенең 21 меңе мөселман булмавын, 77 меңенең мөселман булганын, шәһәрдә эшләп килгән 35 мәчетнең исемен теркәп калдырган[2].
1688—1690 елларда Австро-Венгрия империясе гаскәре ил территориясен кире кайтарып алгач, күп кенә мәчетләр җимертелә, җимерелми калганнары христиан (католик) чиркәвенә әверелә. 1690—1717 һәм 1739—1789 елларда яңадан госманлылар кул астына кергәч, мәчетләр кире үз хәленә кайтарыла, ремонтлана, яңалары төзелә.
Ил территориясе госманлылардан азат ителгәч, XIX гасырдан ислам диненең тәэсире кими, күп кенә мәчетләр җимертелә.
Мөселманнар милләте буенча
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сербия мөселманнары, нигездә, босниялеләр, албаннар, мөселман чегәннәр, милләте буенча мөселман булганнар һәм гораннар.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сербиядә мөселман халкы 2010 елдагы 280 мең (ил халкының 3,7 % ы) урынына 2030 елда 377 мең (ил халкының 5,1 % ы) булыр, дип фаразлана [3].
Оешма
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сербиядә ислам тарафдарлары ике аерым оешмага берләшкән: Босния һәм Герцеговинаның Ислам җәмгыятенә буйсынган, Белградта урнашкан Сербиядә Ислам җәмгыяте (Islamska zajednica Srbije) һәм 2007 елда нигезләнгән, Нови-Пазарда урнашкан Сербия Ислам җәмгыяте (Islamska zajednica u Srbiji).
Мәчет
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Байраклы мәчете (Белград)
Байраклы мәчете бинасы XVII гасырның икенче яртысында төрек солтаны (1687—1691 елларда) Сөләйман II (1642—1691) фәрманы буенча иске мәчет урынында төзелгән, дип уйланыла. 1717—1739 елларда Сербияне австриялеләр басып алгач, мәчет католик чиркәве итеп үзгәртелә, төрекләр Белградны кире яулап алганнан соң, яңадан мәчеткә әверелә.
1868 елда Сербия кенәзе Михаил Обренович (1823—1868) мәгариф һәм чиркәү эшләре министрына гамәлдәге мәчетләрнең берсен (Байраклы мәчетен) сайларга һәм мөселман дини йолаларын башкару өчен яраклы итәргә боера.
1935 елда Белградта борынгылыкны саклау турындагы карар белән беренче тапкыр дәүләт тарафыннан саклауга алына.
2004 елның 18 мартында Косовода чуалышлар вакытында албаннарның православ чиркәүләрен яндыруына җавап итеп, радикаль яшьләр төркеме тарафыннан мәчет таланган, ут төртеп яндырылган[4][5].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Islamska zajednica u Srbiji
- Abdulah Talundžić. Džamije u Beogradu
- The Bajrakli Mosque(ингл.)
- Islamske zajednice Srbije (Сербия Ислам җәмгыяте)(серб.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Abdulah Talundžić. Džamije u Beogradu
- ↑ Muslim populations by country: how big will each Muslim population be by 2030? theguardian.com(ингл.)
- ↑ Flames Engulf Belgrade Mosque (Белград мәчетен ут чолгап алды)(ингл.)
- ↑ Бајракли џамија. Завод за заштиту споменика културе града Београда (Белград шәһәренең мәдәният һәйкәлләрен яклау институты)(серб.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |