Сергей Бородин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Бородин latin yazuında])
Сергей Бородин

Тугач бирелгән исеме: Сергей Петрович Бородин
Псевдонимнар: Амир Саргиджан
Туу датасы: 12 сентябрь 1902(1902-09-12)
Туу урыны: Россия империясе, Мәскәү
Үлем датасы: 2 июнь 1974(1974-06-02) (71 яшь)
Үлем урыны: СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Ватандашлык: Русия империясе байрагы РИ
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1930-еллар — 1974
Юнәлеш: проза
Жанр: роман
Иҗат итү теле: рус теле
Премияләр: Сталин премиясе - 1942
Бүләкләр: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Хөрмәт Билгесе» орденыКызыл Йолдыз ордены

Сергей Бородин, Сергей Петр улы Бородин (рус. Сергей Петрович Бородин, 1902 елның 12 (25) сентябре, РИ, Мәскәү1974 елның 2 июне, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― рус совет язучысы, прозаик, тарихи романнар авторы. 1941 елга кадәр Амир Саргиджан псевдонимы белән басылган. Үзбәкстан ССР халык язучысы (1973), икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1942), Хәмзә исемендәге Үзбәкстан ССР Дәүләт премиясе (1968) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902 елның 12 (25) сентябрендә Мәскәүдә зыялы гаиләдә туган. Әтисе ― нәселдән килүче асылзат, Әнисе А. М. Янгалычева (1875―1918) ― Нижгар татары, князьләр Янгылычевлар нәселеннән[1]. Башта Сергей өйдә тәрбияләнә. 1913-1920 елларда Белёвтагы реаль училищеда укый, аннары Пролеткультның җирле студиясендә рәссам Т. И. Катуркинда рәсем ясарга өйрәнә. 12 яшендә язган беренче очеркын 1915 елда «Путеводный огонек» журналына кушымтада, беренче шигырьләрен 1917 елда — башта төрле яшьләр журналларында, соңрак — «Белёвский пролетарий » газетасында (Гусляр псевдонимы астында), «Крестьянская газета»да һәм Мәскәүнең төрле вакытлы басмаларында һәм альманахларында бастыра. 1925 елда Бөтенроссия Язучылар берлегенә кабул ителә. 1926 елда В. Я. Брюсов исемендәге Югары әдәби-сәнгать институтын (ВЛХИ) тәмамлый, рус фольклорын тирәнтен өйрәнә. Профессор Ю. М. Соколов җитәкчелегендә рус фольклоры буенча махсуслаша, Дәүләт сәнгать фәннәре академиясенең (ГАХН) төрле фольклор экспедицияләрендә катнаша: Переславль-Залесский (1923), Заонежье (1925), Карелия (1926), Кенозеро (1927). Шул ук вакытта тарих һәм этнография белән шөгыльләнә һәм 1923 елда Үзәк халык белеме музее тарафыннан Бохара Халык Совет Җөмһүриятенә этнографик коллекцияләр җыю өчен җибәрелә. Озак вакыт Ерак Көнчыгышта (1928), Төрксиб төзелешендә (1929), анда «Ударник» газетасы мөхәррире була; Таҗикстанда (1931), анда Ибраһимбәк басмачылары белән көрәштә катнаша. 1933 елда бөтен Памир, Каратегин һәм Дарвазны урап чыга. 1933 ел ахырында Әрмәнстанда Эчмиадзин (Вагаршапат) районы сәяси бүлек газетасында эшли. Берникадәр вакыт «Перевал» әдәби берләшмәсендә исәптә тора, аннан 1931 елда чыга. 1951 елда Ташкентка күченә, анда филолог Рауза Хәсәновага өйләнә. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.

1930-елларда СССРның ерак өлкәләрендә булганда җыелган материалга нигезләнеп, повестьлар һәм хикәяләр яза. Беренче тарихи романы ― 1941 елда Иске Руссада язылган «Дмитрий Донской» романы(рус.). Әнисе ягыннан татар князьләре Янгылычевлар нәселеннән булган С. П. Бородин үзенең масштаблы әсәре битләрендә рус кешеләре образларын гына түгел, аларга каршы булган татарларның да чагу образларын объектив рәвештә бирә алган. Икенче тарихи романы (иҗатының Ташкент чорында) — «Сәмәрканд өстендә йолдызлар» (Звезды над Самаркандом) трилогиясе — XIV—XV гасырлар Үзәк Азия һәм Кавказ арты вакыйгаларын сурәтли, үзәктә – Аксак Тимер образы. «Ак ат» циклының дүртенче өлеше, аерым бүлекләрдән кала, тәмамланмаган. Таҗик, үзбәк, һинди һәм башка телләрдән тәрҗемә итә.

1974 елның 22 июнендә вафат. Ташкентта Чигатай зиратында күмелгән[2].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче хатыны – язучы Татьяна Дубинко - Круликовская (1902―1990)[3].
  • Икенче хатыны ― Е. Алисова, кызы Оксана[4].
  • Өченче хатыны (1951 елдан) – филолог Рауза Якуп кызы Хәсәнова (?―2012), уллары Андрей, Александр [5], кызы Сәидә (Фәрхәди)[6].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елда Ташкентта музее ачылган, музей белән хатыны Рауза Хәсәнова җитәкчелек иткән. [7].

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Последняя Бухара, 1932
  • Египтянин, 1933
  • Мастер птиц, новеллы, 1934
  • Рождение цветов, 1937
  • Дмитрий Донской, 1941
  • Утренька, 1942
  • Звёзды над Самаркандом:
    • Хромой Тимур, 1955
    • Костры похода, 1962
    • Молниеносный Баязет, 1973

Басылган әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авторның иң күп басылган әсәре булып «Дмитрий Донской» тарихи романы тора, ул 1941 елдан 1994 елга кадәр 50 ел эчендә гомуми тиражы миллионнан артык данә булган 20дән артык басмада нәшер ителгән.

Сайланма әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бородин С. П. Собрание сочинений: В 5-ти томах. — Ташкент: Гослитиздат УзССР, 1958—1960.
  • Бородин С. П. Собрание сочинений: В 6-ти томах. — Ташкент: Изд-во лит. и иск-ва, 1973—1977.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1942 – Икенче дәрәҗә Сталин премиясе — «Дмитрий Донской романы (1941) өчен
  • орден, медальләр
  • 1968 – Хәмзә исемендәге Үзбәкстан ССР Дәүләт премиясе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Акимов В. Творчество Сергея Бородина. — Ташкент, 1972.
  • Оскоцкий В. Д. Роман и история: Традиции и новаторство советского исторического романа. — М.: Художественная литература, 1980. — 384 с.
  • Лахина Н. Эволюция исторического романа в творчестве С. П. Бородина: Автореф. канд. дис. — М., 1981.
  • Шерстнёва Н. Художественная правда в романах С. Бородина «Дмитрий Донской» и «Звёзды над Самаркандом»: Автореф. канд. дис. — М., 1982.
  • Сергей Бородин в воспоминаниях современников: Сборник. — Ташкент: Изд-во лит. и иск-ва, 1982. — 213, [18] с.
  • Лобанова Т. К. Возрождённая эпоха: Об исторической эпопее Сергея Бородина «Звёзды над Самаркандом». — Ташкент: Изд-во лит. и искусства, 1984. — 136 с.
  • Устименко А. На Самаркандской бумаге, под гранатовым деревом (три из жизни вырванных страницы) о писателе С.Бородине // Иные берега. 2010. №4. http://www.inieberega.ru/node/285

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]