Сергей Булич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Булич latin yazuında])
Сергей Булич
Туган 27 август (8 сентябрь) 1859[1]
Казан, Россия империясе
Үлгән 15 апрель 1921(1921-04-15)[1] (61 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты[2]
Һөнәре филолог, композитор, телбелгеч, этнограф, университет профессоры
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]

Сергей Булич (Сергей Константин улы Булич, 27 август (8 сентябрь) 1859[1], Казан, Россия империясе15 апрель 1921(1921-04-15)[1] (61 яшь), Санкт-Петербург, РСФСР[d]) — тел белгече, этнограф, көйязар, музыкаль мәдәният тарихчысы, Казан телбелгечлек (лингвистик) мәктәбенең күренекле вәкилләренең берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Булич 1859 елның 27 августында (8 сентябрь) Казанда туа.

1882 елда Казан Император университетын уңышлы тәмамлый, И.А. Бодуэн де Куртенэ укучысы.

Петербург университетында чагыштырма тел белеме һәм санскрит кафедрасында тарих-филология факультетында эшли: 1885 елдан-приват-доцент, 1908 елдан — ординар профессор, 1910 елдан — атказанган профессор. Бестужев югары хатын-кызлар курсларында профессор (1891 елдан) һәм директор (1910 елдан) булып эшли.

Петербург тарих-филология институтында хезмәт итә: 1895 елдан-экстраординар профессор, 1903 елдан — ординар профессор. 1895 елдан Гуревич гимназиясендә рус теле дә укыта.

1919 елда күренекле кадет буларак кулга алына, ләкин аннан озакламый кайбер зыялыларның аны яклап чыгуы аркасында азат ителә.

С.К.Булич, нигездә Санкт-Петербургта эшләсә дә, Казан лингвистика мәктәбенең иң зур вәкилләренең берсе булып санала. В.А. Богородицкий белән бергә эксперименталь-фонетик тикшеренүләргә нигез салучыларның берсе, университет каршында эксперименталь-фонетик кабинет булдыру инициаторы һәм аның беренче җитәкчесе (1899) була.

Күп кенә популяр дәреслек авторы (шул исәптән «Введения в языкознание» һәм «Введения в сравнительное изучение индоевропейских языков»). Аның «Очерк истории языкознания в России»(1904) хезмәте дә игътибарга лаек. Бу хезмәте өчен С.К.Буличка докторлык дәрәҗәсе бирелә, ә 1905 елда Ломоносов премиясе тапшырыла.

Галим шулай ук славян һәм фин-угыр халыкларында музыкаль әсәрләр һәм музыка тарихы буенча тикшеренүләр алып бара. Петроградта Сәнгать тарихы институтында музыка факультетын оештыручыларның берсе, факультет деканы (1920 елдан).

Сергей Буличның мәкаләләре Брокгауз һәм Ефрон энциклопедиясенә кертелгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны — Булич Мария Платоновна (5.04.1871-17.11.1961, Хельсинки)
  • Кызы— Булич София Сергеевна (9.12.1892-19.06.1950, Хельсинки)
  • Улы — Булич Константин Сергеевич (6.09.1894-12.06.1957, Хельсинки)
  • Кызы — Булич, Вера Сергеевна (1898—21.07.1954, Хельсинки)

Мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Викитека

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Литераторы Санкт-Петербурга. ХХ век / мөхәррир О. В. Богданова
  2. Булич, Сергей Константинович // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1905. — 956 бит