Сергей Вонсовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Вонсовский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сергей Вонсовский
Туган 20 август (2 сентябрь) 1910
Ташкәнт, Төркистан генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе[1]
Үлгән 11 август 1998(1998-08-11) (87 яшь)
Екатеринбург, Россия
Күмү урыны Широкая-Речка зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Питырбур университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре физик, университет профессоры
Эш бирүче Институт физики металлов УрО РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: физика
Эш урыны: Институт физики металлов УрО РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Фәнни җитәкче: Шубин, Семён Петрович[d]
Мәшһүр шәкертләр: Ю. А. Изюмов, М. И. Кацнельсон
Широкореченское зиратында С. В. Вонсовский кабере.

Сергей Васильевич Вонсовский (20 август (2 сентябрь)1910 ел - 11 август, 1998 ) - совет һәм Рәсәй физигы, ССРБ һәм РФА (1991 елдан) Фәннәр академиясе академигы. Социалистик Хезмәт Каһарманы .

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташкәнтта София Ивановна Вонсовская һәм аның икенче ире Василий Семенович Вонсовский гаиләсендә туган. [2]

Ленинград университетын (1932) теоретик физика белгечлеге буенча тәмамлай. 1932 елның октябреннән ул Свердловск шәһәрендә яши, анда йүнәлтмә (бүлү) буенча җибәрелә. 1932-1939 елларда Урал физика һәм техник институтында ( Свердловск ) эшли, 1939 елдан - металл физикасы институтында бүлек мөдире. Ул үз инициативасы белән булдырылган магнит нейтронография лабораториясен җитәкләй. Аннары ул Россия Фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе була. «Физика металлов и металловедение» журналының баш мөхәррире иде.

1971 елдан 1985 елга кадәр - СССР Фәннәр академиясенең Урал фәнни үзәге президиумы рәисе. 1947 елдан Урал Университеты (физика факультеты) профессоры, 1993 елдан Екатеринбургтагы Гуманитар Университет ректоры. 1992-1994 елларда ул математика һәм механика факультетында, аның тәкъдиме буенча оешкан физ-мат төркемдә укыта.

Каты есем теориясе һәм магнит күренешләре физикасы буенча Урал фәнни мәктәбенә нигез салучы. Хезмәтләре каты есемнең квант теориясе, металл һәм ярымүткәргечләрнең күп электрон теориясе, ферро - һәм антиферромагнетизм, үтә үткәрүчәнлек теориясе өлкәсендә. 1934-1936 елларда С.П.Шубин белән берлектә, ул кристаллик каты есемнәрнең поляр һәм s-d-алмашу модельләрен төзи. Күчмә металлар, сплавлар һәм сирәк җирле тоташмаларның, бу төркем матдәләренең магнит һәм электр үзенчәлекләре бәйләнешен исәпкә алучы теориясен булдыра. Ул эретмәләрнең ферромагнитизм теориясенә нигез сала, магнитлы анизотропия һәм магнитострикция күренешләре теориясен үстерә. Шактый эшләр циклы күчмә металл һәм сплаваларда үтә үткәрүчәнлек теориясе, аларда ферромагнетизм һәм үтә үткәрүчәнлектең бер үк вакытта яшәү проблемасына карый.

Ул, 1973 елда галимнәрнең "Правда" газетасына «академик А. Д. Сахаровның тәртибен» хөкем иткән хатка кул куйган ССРБ Фәннәр академиясе академикларының берсе. Хатта Сахаров «Советлар Союзының дәүләт королошын, тышкы һәм эчке сәясәтен кимсетүче берничә белдерү ясауда» гаепләнә, һәм академиклар аның кеше хокукларын яклау эшчәнлеген «совет галименең дәрәҗәсен һәм абруен фасикълау» дип бәяләделәр [3]. Ул 1989 елгы СССР халык депутатларын сайлаулар барышында, МДУ бинасында, Андрей Дмитриевичтан Фәннәр академиясе исеменнән рәсми рәвештә гафу үтенә[чыганак күрсәтелмәгән 643 көн].

Сергей Вонсовский 1998 елда вафат була, Широкореченское зиратында күмелә[4]. Екатеринбургның торак районындагы элеккеге Институтская урамы академик Вонсовский исеме белән атала.

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вонсовский С. В., Шур Я. С. Ферромагнетизм. — М. — Л., 1948.
  • Вонсовский С. В. Магнетизм. Маг­нит­ные свой­ст­ва диа-, па­ра-, фер­ро-, ан­ти­фер­ро- и фер­ри­ма­гне­ти­ков. — М., 1971. — 1032 с.
  • Вонсовский С. В. Магнетизм микрочастиц. — М., 1973. — 280 с.
  • Вонсовский С. В., Кацнельсон М. И. Квантовая физика твёрдого тела. — М., 1983.
  • Вонсовский С. В. Маг­не­тизм. М., 1984.
  • S. V. Vonsovsky, M. I. Katsnelson. Quantum Solid State Physics, Springer, N.Y., 1989.

Ул Физик энциклопедиядә редколлегия әгъзасы һәм берничә мәкалә авторы (1-5 том, 1988-1999).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антон Бочаров. Сергей Васильевич Вонсовский (рус.). Сайт «Герои страны». Дата обращения 13 февраля 2015.