Сергей Галицкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Галицкий latin yazuında])
Сергей Галицкий
Туган телдә исем Сергей Николай улы Галицкий (Арутюнян)
Туган 14 август 1967(1967-08-14) (56 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Краснодар крае, Сочи, Лазаревское
Яшәгән урын Краснодар
Милләт әрмәнрус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Кубан дәүләт университеты
Һөнәре «Магнит» кибетләр челтәре җитәкчесе
Җефет Виктория
Балалар кызы Полина
Бүләк һәм премияләре Кубаньның Хезмәт Батыры (2011)

 Сергей Галицкий Викиҗыентыкта

Сергей Галицкий, Сергей Николай улы Галицкий (үз фамилиясе Арутюнян) (әрм. Սերգեյ Նիկոլայի Գալիցկի, рус. Сергей Николаевич Галицкий (Арутюнян), 1967 елның 14 августы, РСФСР, Краснодар крае, Сочи, Лазаревское) — РФ эшмәкәре, бизнесмен, миллиардер, «Магнит» кибетләр челтәренә нигез салучы һәм генераль директоры (2006-2018),[1] Краснодар ФК президенты (2008 елдан), Кубаньның Хезмәт Батыры (2011). Краснодарның шәрәфле ватандашы. Forbes журналы версиясе буенча, 2018 елның 5 февраленә шәхси байлыгы $ 4,2 млрд [2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 14 августында Краснодар крае Сочи шәһәренең Лазаревское бистәсендә рус-әрмән[3] гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, 1985-1987 елларда хәрби хезмәттә була. «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Кубань дәүләт университетының икътисад һәм халык хуҗалыгын планлаштыру факультетын тәмамлаган (1993).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда, Кубань дәүләт университетының икенче курсында укыганда, Краснодар коммерцияле банкына эшкә урнаша, 1994 елда, аннан киткәндә, идарәче урынбасары вазифасында була.

1994 елда куларкадашлары белән Avon, Johnson & Johnson, Procter & Gamble (косметика, көнкүреш химиясе, парфюмерия) брендларының дистрибьюторы булган «Трансазия» компанисенә нигез сала.

1995 елда «Трансазия» фирмасы илнең Көньяк регионында Procter & Gamble брендының эксклюзив дистрибьюторына әверелә. Уңышлы эшләп килгән фирманы куларкадашларына калдырып, үзенә яңа «Тандер» фирмасы ача.

«Магнит» кибетләр челтәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Краснодарда Cash & Carry форматындагы беренче ашамлыклар кибете ача. 2000 елда әлеге кибетләрне дискаунтерлар итеп үзгәртеп кора һәм «Магнит кибетләр челтәре» дип атый.

2001 елда илдә ваклап сату челтәре РФдә иң эре саналган «Магнит кибетләр челтәре»нең 250 кибете була. 2006 елда, тауар-сәүдә әйләнеше буенча ($ 1,6 млрд), илдә иң зур ваклап сату челтәре саналган «Пятерочка кибетләре челтәре»н узып китә. Шул ук елны, 58 % акцияне үзендә калдырып (куларкадашы Алексей Богачевта 15 %, фирманың топ-менеджерларында 9 %), «Магнит»ның 19 % акциясен РТС һәм ММВБ биржаларына урнаштыра. Төрле инвесторлар аларны $ 368 млнга сатып ала.

2006 елның апреленнән С. Н. Галицкий «Магнит»ның генераль директорына, аның «Тандер» фирмасы идарә итүче компаниягә әйләнә. Биржада урнаштырудан кергән акча компанияне киңәйтү өчен тотыла. 2007 елның башына илдә 1 900 «Магнит» кибете була. Шул ук исемдә беренче гипермаркетлар барлыкка килә. 2008 елда «Магнит» кибетләрендә 70 меңнән артык эш урыны була.

2016 елның 1 мартына РФнең 2 363 торак пунктында 12 089 «Магнит» кибете эшли, 2017 елда 16 000 кибет була.

Башка проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Краснодарда тышкы реклама операторы — «Арт Сайд» агентлыгы, «Квартал» күңел ачу комплексы, кунакханә, ресторан, азык-төлек фабрикалары (шул исәптән «ТД-холдинг» ҖЧҖ) бизнесы белән идарә итә.

2008 елда «Краснодар» футбол клубына нигез сала, үзе клуб президенты сыйфатында аңа җитәкчелек итә. 2011 елда әлеге клуб РФ футбол клубларының Премьер-лигасына кабул ителә.

2013 елның маенда Көньяк федераль округындагы иң эре спорт корылмаларының берсе — «Краснодар» футбол клубы өчен стадион төзелешенә спонсорлык итә (ММЧ мәгълүматлары буенча, төзелешкә $ 85 млн тотыла).

2015 елның 25 июненнән ВТБ банкының күзәтүчеләр шурасының бәйсез әгъзасы, өлкән бәйсез директоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 Кубаньның Хезмәт Каһарманы
  • Краснодарның шәрәфле ватандашы

Шәхси милке[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Forbes журналының рус версиясе буенча, 2005 елда $ 460 (64нче урын), 2006 елда $ 1,2 млрд (38нче урын), 2010 елда $ 2,9 млрд (28нче урын), 2016 елда $ 5,7 млрд (17нче урын).

Күрсәткеч 2011 2012 2013 2014 2015 2016
Милек ($ млрд) 5,5 4,9 8,2 10,3 8,3 5,7
Урын (дөньяда) 185 216 138 117 162 219
Урын (Россиядә) 24 25 17 13 15 17

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Виктория, кыз фамилиясе Галицкая. Өйләнешкәч, ире үзенең әрмән Артуюнян фамилиясен Галицкийга алыштырган. Кызлары Полина (1995).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]