Сергей Довлатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Довлатов latin yazuında])
Сергей Довлатов
Туган телдә исем Сергей Донатович Довлатов-Мечик
Туган 3 сентябрь 1941(1941-09-03)
Уфа
Үлгән 24 август 1990(1990-08-24) (48 яшь)
Нью-Йорк
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Күмү урыны Маунт-Хеброн[d]
Милләт яһүд-әрмән[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
АКШ АКШ
Әлма-матер Школа № 206[d] һәм Высшая школа журналистики и массовых коммуникаций[d]
Һөнәре язучы
Җефет I Ася Пекуровская
II Елена Довлатова
Балалар кызлары Екатерина (1966), Александра (1975),
улы Николас (1981)
Ата-ана
  • Донат Исаак улы Мечик (1909-1995), режиссер (әти)
  • Нора Степан кызы Довлатова (1908-1999), актриса (әни)
Сайт http://www.sergeidovlatov.com/

 Сергей Довлатов Викиҗыентыкта

Сергей Довлатов, Сергей Донатович Довлатов-Мечик (1941-1990) — совет һәм америкалы язучы һәм журналист.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 3 сентябрендә Уфада, сугыш вакытында Ленинградтан эвакуацияләнгән гаиләдә туган. 1944 елда гаиләсе белән Ленинградка кире кайта. 1959 елда Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының (ЛДУ) филология факультетына фин теле бүлегенә укырга керә, ләкин ике ел ярым укыгач, аннан куыла. Армиядә хезмәт иткәч (1962-1965), ЛДУның журналистика факультетында укуын дәвам итә. «За кадры верфям» күптиражлы институт газетасында эшли башлый.

1972 елдан Таллинда: «Моряк Эстонии», «Советская Эстония» газетасы хезмәткәре. 1976 елга кадәр А.С. Пушкинның Михайловскоедагы (Псков өлкәсе) тыюлыгында экскурсияләр йөртә. 1976 елда Ленинградта «Костер» журналында эшли.

1960 еллардан ССРБда самиздат басмаларында кайбер әсәрләре басыла. 1970 еллардан башлап, Көнбатышта «Кыйтга» (Континент) һәм «Вакыт һәм без» (Время и мы) эмигрант журналларында да әсәрләре басыла. Шуның өчен 1976 елда Совет хакимияте С. Довлатовны ул эшләгән басмалардан һәм ССРБ журналистлар берлегеннән чыгара.

ССРБда иң соңгы эшләгән урыны — бозга каткан баржа сакчысы.

1978 елдан гаиләсе белән эмиграциядә: башта Венада, соңрак Нью-Йоркта. Анда «Яңа америкалы» (Новый американец) газетасын нәшер итә. 1980 еллар уртасыннан әсәрләре абруйлы «The New-Yorker» журналында басыла. «Азатлык» радиосында шәхси тапшыруын алып бара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби стиль үзенчәлеге — әсәрләренең бер үк вакытта җитди дә, иронияле дә булуында.

1960 еллар ахырында беренче китабы булган «Биш почмак» (Пять углов) китабының наборын КГБ юк итә.

Америкада басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

12 ел эчендә 12 китабы чыга.

  • 1978 Күзгә күренмәс китап (Невидимая книга)
  • 1980 Ундервудта соло (Соло на ундервуде)
  • 1981 Уртак тел табу (Компромисс)
  • 1982 Зона
  • 1983 Тыюлык (Заповедник)
  • 1983 Безнекеләр (Наши) һ.б.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабер ташы. Нью-Йорк

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әтисе-яһүд, әнисе-әрмән