Сергей Дунаев (1858)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Дунаев (1858) latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 24 сентябрь (6 октябрь) 1858
Үлем датасы билгесез
Һөнәр төре сәясәтче
Әлма-матер Беренче Казан ирләр гимназиясе
Сәяси фирка әгъзасы Конституцион-демократик фирка[d]

Дунаев Сергей Владимирович (24 сентябрь [6 октябрь] 1858 — билгесез— земство табибы, Казан губернасыннан III Дәүләт Думасы әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Владимирович Дунаев 1858 елның 24 сентябрендә Казан губернасының дворяннары гаиләсендә туган.

Беренче Казан ир-атлар гимназиясендә өлгергәнлек аттестатына имтиханны тапшырып, 1882 елда тәмамлаган Казан Император Университетының медицина факультетына укырга керә. Университетны тәмамлагач, Пермь губернасының Шадрин һәм Чәрдән өязләрендә земство табибы булып хезмәт итә.

1889 елдан Казан губернасының Лаеш өязе Емельяново авылында хатыны имениесендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, анда ул 1901 елда нигез салган кредит ширкәтенең идарә рәисе булып тора. 1900—1906 елларда Лаеш өяз земство җыелышының гласные булып сайлана. Рус-япон сугышына запастан хәрби хезмәткә алына, ике ел дәвамында башта полк, аннары 54 нче пехота дивизиясенең госпиталь табибы була.

Лаеш өязе җир хуҗалары съездыннан 2 нче чакырылыштан Дәүләт Думасына сайлаучы булып торган. Сәяси карашлар буенча кадет партиясенә якын була.1907 елда Казан губернасыннан III Дәүләт Думасы әгъзасы итеп сайлана. Кадетлар фракциясенә керә. Эчкечелеккә каршы көрәш чаралары турында комиссия әгъзасы булып тора.

Дәүләт думасының вәкаләтләре чоры тәмамлангач, Казан губернасына кире кайта, даими табиблык практикасына ия була, шәраб ясау белән мавыга.

Алдагы язмыш билгеле түгел.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дунаевлар нәселе 1842 елның 26 февраленнән (10 мартыннан) Казан дворян депутатлар җыелышының билгеләмәсе буенча Казан губернасының дворян шәҗәрә китабының 3 өлешенә кертелгән, 1844 елның 17 (29) июнендә Герольдия указы белән расланган.

Бабасы — Иван Иванович Дунаев (1788—1843), православие дине руханиларыннан, Казан университеты профессоры

  • Әтисе — коллеж киңәшчесе Владимир Иванович Дунаев ( — 1871 тирәсе)
  • Әнисе — Надежда Николаевна Юферова, надворный советник кызы.
    • Туганнары:
    • Иван Владимирович (—?).
    • Александр Владимирович (—?).
    • Николай Владимирович (—?), 1885—1887 елларда Казанның беренче ир-атлар гимназиясендә укый, өлгермәү сәбәпле, 7 класстан азат ителә.

Өйләнгән.

  • Кызы Наталья Сергеевна (23 июль (4 август) 1883 —?).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]